Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленинград өлкәсе мөселманнары губернатордан Җәмигъ мәчете төзү өчен җир бүлеп бирүне сорый


Гатчина мөслеманнарның намаз уку урыны

Коллектив хатны мөселманнардан тыш православ җәмәгатьчелеге вәкилләре дә имзалаган.

Танылган православ җәмәгать эшлеклесе, "Христиан теләктәшлеге" фонды директоры Дмирий Пахомов Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденкога Гатчинадагы Җәмигъ мәчетенә урын бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Гатчина – Ленинград өлкәсенең башкаласы булып тора.

Хатны шулай ук "Юлдаш" татар-башкорт җәмгыяте рәисе, Гатчина шәһәре мөселманнары оешмасы рәисе Ильяс Норов, Петербур һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Дамир Хөсәенов, Калуга шәһәренең "Слово жизни" чиркәвенең өлкән пасторы, епископ Альберт Раткин, Ленинград өлкәсе депутаты Руслан Гайсин, тарихчы Александр Царегородцев һәм башкалар имзалаган.

"Юлдаш" татар-башкорт җәмгыяте рәисе Ильяс Норов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Гатчинада мөселманнар саны көннән-көн арта барса да, шәһәрдә мәчет тә, гыйбәдәт йорты да юк. "Патша заманында Гатчинада Татар переезды булган. Анда патша йортын саклаган татар полклары торган, ягъни татарлар монда килмешәк халык түгел", дип сөйләде ул Азатлыкка. Аның сүзләренчә, татарлар элек тә шәһәр башлыгына мәчет төзүне сорап мөрәҗәгать иткән булган, мәчетне булдырыр өчен аларга рәсми рәвештә оешманы теркәргә тәкъдим ителгән. "Без үз оешмабызны 21 ел элек үк теркәдек, ә мәчет һаман да юк", ди ул.

Татар-башкорт җәмгыяте рәисе сүзләренчә, бүгенге көндә Гатчинада 3 меңгә якын татар һәм башкорт яши. Дини бәйрәмнәрне татар-мөселманнар берничә сәгатькә арендага алып, кафеда үткәрә. "Никах укытырга, балаларга исем кушарга бернинди урын да юк, ә мөселманнар саны көннән-көн арта. Безгә андый урын бик кирәк", ди Ильяс хәзрәт Норов. Аның каравы, Гатчина шәһәренең элеккеге башлыгы мөселман зираты өчен җир бүлеп биргән булган. Анда җеназа укый торган аерым бүлмә дә бар.

Хат авторлары искәрткәнчә, 2022 елның 21 маенда Русиянең барлык мөселманнары Идел буе Болгар халкы тарафыннан ислам динен кабул ителүгә 1100 еллыгын билгеләп үтәчәк. "Ленинград өлкәсе мөселманнары да бу бәйрәмгә әзерләнә, чөнки төбәктә мөселманнар шактый күп. Әмма, кызганыч, Ленинград өлкәсе мөселманнарында проблемнар да бар, шуларның иң мөһиме, өлкәдә Җәмигъ мәчете булмау. Мәчет чит ил кунаклары өчен бер матур урын, җирле мөселманнар һәм мигрантлар арасында дини-агарту һәм рухи тәрбия эшләре алып бара торган бер урын булып торыр иде", диелә хатта.

Хат авторлары губернатордан Җәмигъ мәчетен салыр өчен 1 һектар җир бүлеп бирүне сорыйлар, ә беренче ташны 2022 елның 21 маенда, Идел Болгары халыклары тарафыннан ислам кабул ителүгә 1100 ел тулу көненә туры китереп куярга тәкъдим итәләр.

Ильяс Норов шулай ук, татарларның бу үтенечен Татарстан да хуплап алып, үз тарафыннан өлкә губернаторына шундый үк хат җибәрсә, яхшы булыр иде, дип билгеләп үтте. Элегрәк Пахомов Мәскәүдә дә яңа мәчетләр төзенү сорап, чыгышлар ясады.

Русия шәһәрләрендә мәчет төзү проблемы әледән-әле туып тора.

Элегрәк Рязань өлкәсе губернаторы Николай Любимовның халык белән аралашу чарасы вакытында Рязань өлкәсе имам-хатыйбы Рәшит Бултачеев шәһәрдә мәчет юклыгы мәсьәләсен күтәргән иде. Имамның бу соравына Рязань өлкәсе территорияләр эшләре һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгы җавап бирде. Түрәләр җавабында хәзерге вакытта Рязаньда дини биналар урнаштырырлык җирләр юк, диелә. "Бу мәсьәләне хәл итүнең бер юлы — мөселманнар мәчет төзер өчен җирне үзләре сатып алсын, яки мәчетне Рязань шәһәреннән читтә төзү мөмкинлеген карага була", дип тәкъдим итте өлкә хакимияте.

Ростов мөселманнары да татарлар төзеткән мәчет бинасын кире кайтарыр өчен имза җыя.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG