Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростов мөселманнары татарлар төзеткән мәчет бинасын кире кайтарыр өчен имза җыя башлады


Дондагы Ростовта элекке мәчет бинасы
Дондагы Ростовта элекке мәчет бинасы

Мәчет бинасы балалар сәнгать мәктәбенә бирелгән – анда Ким Назаретов исемендәге джаз мәктәбе урнашачак. 

Дондагы Ростов мөселманнары 1900нчы еллар башында татар сәүдәгәрләре салдырган тарихи мәчет бинасын кире кайтарыр өчен имзалар җыя башлады. Русия президенты Владимир Путин һәм Ростов мэриясенә юлланган петициягә 600дән артык кеше кул куйган.

Петиция авторлары Ростов хакимиятенең тарихи мәчет бинасын джаз мәктәбенә бирүен искә төшерә һәм XX гасыр башында Кызыл Армия урамында мөселманнар акчасына төзелгән тарихи мәчет бинасын мөселманнарга кайтаруны сорый.

"Мөселманнар озак еллар дәвамында кире кайтарырга маташкан мәчет бинасына нигез 1905 елда салына, төзелеш эшләре 1918 елда тәмамлана. Мәчет Наполеон армиясенә каршы көрәшкән татар полклары хөрмәтенә салына. Төзелеш татар сәүдәгәрләре ярдәме белән алып барыла. Мәчет ике катлы, манаралы булган, монда советлар чорында да җомга һәм бәйрәм гаетләренә меңләгән кеше җыела иде. 1953 елда мәчет бинасында капиталь ремонт эшләре башкарылган, тик ун елдан соң мәчетне ябалар, гыйбадәтханә милкен тартып алалар, имам кулга алына. Мәчет бинасы башта склад, аннары спорт залы булырак файдалана, соңыннан аны хәрби клуб итеп үзгәртәләр – гөмбәз, манара һәм диварларның бер өлешен җимерәләр", дип искә ала Ростов өлкәсе мөселманнары.

Петиция авторлары билгеләп үткәнчә, Ростов мөселманнары 1980 еллардан бирле Кызыл Армия урамындагы урнашкан бинаны үзләренә кире кайтарырга тырыша. 1990нчы елларда мөселманнар әлеге бина янында җыелып, урамда намаз укыйлар. 2016 елда төбәк мөселманнарының диния нәзарәте, "Дини оешмаларга дини милекне тапшыру турында"гы канунга нигезләнеп, шәһәр хакимиятеннән мәчетне үзләренә кайтарырга сораган иде, әмма өлкәнең мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре департаменты сүз мәчетнең тарихи бинасы турында түгел, ә 1980 елда төзелгән хәрби клубы турында бара, дигән җавап кайтарды. Ростов шәһәре һәм өлкәсе арбитраж мәхкәмәләре дә хакимият файдасына карар чыгарды һәм мөфтинең бинаны мөселманнарга кайтару турындагы дәгъвасен канәгатьләндермәде. Әмма мөселманнар Ростов үзәгендәге тарихи бинаны кире кайтарырудан баш тартырга җыенмый, диелгән петициядә.

1900нчы елларны татарлар төзегән җәмигъ мәчетне 1963 елда Совет хакимияте мөселманнардан тартып ала, анда башта склад, аннары спорт залы, аннары хәрби клуб ясыйлар. Русия Дәүләт думасы 2010 елда "Дини оешмаларга дини милекне тапшыру турында"гы канунны кабул итеп, Октябрь инкыйлабыннан соң тартып алынган милеген кире алырга мөмкинлек ачты. Ростов мөселманнары да моннан файдаланып берничә ел элек мәчетне үзләренә кайтару тырышлыгын башлады. Әмма хакимият бинаны кайтарудан баш тарткан. Ростов шәһәренең үзәгендә Кызыл Армия урамында урнашкан мәчетнең мөселманнарга кайтарылмавын аның сүтелеп яңадан төзелүе белән аңлатканнар. 2017 елда шәһәр хакимияте клубны 29 миллион сумга сатуга чыгарды. Мөселманнар бинаны сатып алырга әзер иде, әмма хакимият сәбәпләрен аңлатмыйча, бинаны сатудан баш тарты. Хәзерге вакытта бина балалар сәнгать мәктәбенә бирелгән. Анда Ким Назаретов исемендәге джаз мәктәбе урнашачак.

XS
SM
MD
LG