Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дондагы Ростовта 1906 елда татарлар төзеткән мәчет бинасын джаз мәктәбенә биргәннәр


Дондагы Ростовта элекке мәчет бинасы
Дондагы Ростовта элекке мәчет бинасы

Өч элек элек мәчет бинасын сатуга чыгарганнар иде.

1906 елны татарлар төзегән җәмигъ мәчетне 1963 елда Совет хакимияте мөселманнардан тартып ала, анда башта склад, аннары спорт залы, аннары хәрби клуб ясыйлар. Хәзер ул ташландык хәлдә.

Дондагы Ростов шәһәре идарәсе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта бина балалар сәнгать мәктәбенә бирелгән. Анда Ким Назаретов исемендәге джаз мәктәбе урнашачак.

Ростов шәһәре хакимияте Ким Назаретов джаз мәктәбе өчен күптән яхшырак бина кирәклеген әйткән булган, әмма 2017 елда ул чактагы шәһәр хакимияте башлыгы Виталий Кушнарев яңа бина төзер өчен акча юк дип белдерде.

Русия Дәүләт думасы 2010 елда "Дини оешмаларга дини милекне тапшыру турында"гы канунны кабул итеп, Октябрь инкыйлабыннан соң тартып алынган милеген кире алырга мөмкинлек ачты. Ростов мөселманнары да моннан файдаланып берничә ел элек мәчетне үзләренә кайтарырга тырышкан иде.

"Хакимияттән сорап карадык – бирмәделәр. Югары мәхкәмә дә безгә мәчетнең бинасын бирмәү карарын чыгарды. Европа мәхкәмәсеннән тыш, барлык хокукый юлларны үттек", дип сөйләгән иде Азатлыкка Ростов мөфтие урынбасары Мөхәммәт Бикмаев.

Соңрак шәһәр хакимияте клубны 29 миллион сумга сатуга чыгарды. Мөселманнар бинаны сатып алырга әзер иде, әмма хакимият сәбәпләрен аңлатмыйча, бинаны сатудан баш тарты. Donnews.ru хәбәр иткәнчә, бинаны Ким Назаретов джаз мәктәбе үтенече белән сатудан алганнар.

Хәзер Дондагы Ростов шәһәрендә бер генә мәчет эшли. Күптән түгел мөселманнар аны зурайтыр өчен акча җыя башлады. Мәчет мәйданын ике тапкыр арттырылачак. Шул ук вакытта мөселманнар Ростов үзәгендәге тарихи бинаны да кире кайтарырудан баш тартырга җыенмый.

XS
SM
MD
LG