Accessibility links

Ростов мөселманнары элекке татар мәчете бинасын сатып алу өчен акча җыя


Элекке мәчет урынында хәзер ташландык хәрби клуб урнашкан

Ростовта мөселманнар элекке мәчет бинасын мәхкәмә аша үзләренә кайтара алмагач, сатып алырга булганнар һәм акча җыю эшенә керешкәннәр.

Дондагы Ростовта 1906 елда татарлар төзеткән мәчет бинасы сатуга чыгарылды. Мөселманнар мәхкәмәләшеп аны милек буларак үзләренә кайтара алмагач, хәзер сатып алмакчылар. Ростов мөфтие урынбасары Мөхәммәт Бикмаев Азатлыкка әйтүенчә, элекке мәчетнең аукционга чыгарылган бәясе 26 миллион сум. Аукцион 20 декабрьгә билгеләнгән. 15 декабрьгә кадәр беренче кертем – 5 миллион 200 сумны түләп куяга кирәк.

"Хәзер Русия күләмендә акча җыябыз. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка да хат яздык. Хәллерәк кешеләргә мөрәҗәгать итәбез, төрле социаль челтәрләрдән хәбәрләр җибәрәбез. Әлегә 300 мең сумнан артык кына акча җыелды", ди Бикмаев.

Элекке мәчет шәһәр үзәгендә урнашканга мөселманнарга бирәселәре килмидер

Русия Дәүләт думасы 2010 елда "Дини оешмаларга дини милекне тапшыру турында"гы канунны кабул итеп, Октябрь инкыйлабыннан соң тартып алынган милеген кире алырга мөмкинлек ачты. Ростов мөселманнары да моннан файдаланып берничә ел элек мәчетне үзләренә кайтару тырышлыгын башлады.

"Хакимияттән сорап карадык - бирмәделәр. Югары мәхкәмә дә безгә мәчетнең бинасын бирмәү карарын чыгарды. Европа мәхкәмәсеннән тыш, барлык хокукый юлларны үттек. Европа мәхкәмәсенә бирмәдек, чөнки вакыт кысан һәм өлгермәс идек. Без мәчетнең сатуга чыгарылуын да әле яңа гына белдек.

Хәзер без аукционда катнашып мәчетне сатып алырга телибез, чөнки башка чарабыз калмады. Аны мөселманнарга кайтармас өчен сатарга булганнардыр инде", ди Бикмаев.

Ростовта 1906 елда татарлар төзеткән мәчет
Ростовта 1906 елда татарлар төзеткән мәчет

Ростов шәһәренең үзәгендә Кызыл Армия урамында урнашкан мәчетнең мөселманнарга кайтарылмавын аның сүтелеп яңадан төзелүе белән аңлатканнар.

"Әлбәттә дини милекне мөселманнарга кайтару канунында шартлар бар һәм анда бина үзе сакланган булырга тиеш дигәннәр. Безгә мәхкәмәдә бина сүтелеп яңадан төзелгән диделәр. Әмма бездә исбатлау өчен бинаның бөтен паспортлары, документлары бар. Бүгенге көндә аның манарасы һәм гөмбәзе сүтелгән, ә диварлары тора. Шуңа да карамастан мөселманнарга кайтарырга теләмиләр. Ул бит яхшы урында – Ростов шәһәре үзәгендә урнашкан, мөгаен шуңадыр", диде Мөхәммәт хәзрәт.

Без анда мәдрәсә яки ислам үзәге булдырыр идек

1906 елны татарлар төзегән җәмигъ мәчетне 1963 елда Совет хакимияте мөселманнардан тартып алган, анда башта склад, аннары спорт залы, аннары хәрби клуб ясыйлар. Хәзер ул ташландык хәлдә.

"Инде Алла кушып сатып ала алсак, без анда берәр мәдрәсә яки ислам мәдәни үзәге ясар идек, чөнки җирле халык мәчет булдыруга каршы. Җомга намазлары укытсак тавыш кубар дип уйлыйм", ди Бикмаев.

Элегрәк әлеге мәчет бинасын Ростов курчак театрына бирергә мөмкиннәр дигән хәбәр дә таралган иде.

Хәзер Ростовта бер җәмигъ мәчете бар. Мөхәммәт Бикмаев әйтүенчә, анда җомга намазына ике меңнән артык кеше йөри. Бәйрәмнәрдә 15 мең кеше җыела икән.

Күптән түгел Рязань өлкәсе Касыйм районында заманында кызлар мәдрәсәсе булган бина сатылуы турында язган идек. Аның шәхси милек булуы сәбәпле, мөселманнарга кайтарылу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG