Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касыймда заманында татарлар төзеткән мәдрәсә бинасы сатуга куелган


Элекке мәдрәсә бинасы
Элекке мәдрәсә бинасы

Рязань өлкәсе Касыйм районында заманында кызлар мәдрәсәсе булган бина сатыла. Имам мөхтәсибе документлар артыннан йөрергә әлегә кул җитми ди.

Facebook социаль челтәренә Касыйм районының Җаубаш (Болотцы) авылында 1870 елда төзелгән 150 квадрат метр мәйданлы бер катлы бина сатылуы турындагы мәгълүмат куелган.

"Заманында бу Касыйм янындагы өч зур татар авылының берсендә урнашкан татар мәктәбе бинасы булган. Беркемгә дә сер түгел, Касыйм татарлар шәһәре иде һәм хәзер аларның тарихы белән танышу өчен бу якларга күпләп Русия туристлары килә. Әгәр сез бу бинадан ял урыны ясарга телисез икән – рәхим итегез. Туристлар бик теләп сездә туктаячак һәм дусларына XIX гасыр татар мәктәбе бинасында яшәүләре белән мактаначак. Якында гына мул урман, балык тулы күл. Монда балыкчылар Касыймнан гына түгел, хәтта Владимир өлкәсеннән дә килә. Моннан тыш авылда өч чишмә бар, юл салынган. Бик тыныч авыл." диелгән игъланда.

Билгеле булганча, 2013 елда Касыйм (Ханкирмән) шәһәрендә XV гасырда төзелгән борынгы Хан мәчете мөселманнарга кайтарылган иде. Без Рязань өлкәсе имам мөхтәсибе Рәшит Бултачеевтан элекке татар мәктәбен дә мөселманнарга кайтырып булу мөмкинлекләре турында сораштык.

– Рәшит хәзрәт, сез борынгы татар мәктәбе бинасы сатылуы турында беләсезме?

– Әйе, ул заманында кызлар мәдрәсәсе булган. Инде күптән сатуга чыгарылды, ким дигәндә бер ун ел бардыр. Аны сатып алмаулары бәлки бу бинаны аннары кире мөселманнарга кайтырырга туры килер дип куркудандыр.

– Ә чыннан да бина мөселманнарга кайтарылырга мөмкинме һәм моның өчен нишләргә кирәк?

– Ул эш белән шөгыльләнергә, аерым алганда документлар артыннан йөрергә, гаризалар язарга кирәк. Боларны эшләргә һич кул җитми.

Совет заманында ул мөселманнардан тартып алынган. Аннары анда җирле клуб урнаша. Соңыннан клуб кирәксез бина буларак бер кешегә сатыла. Әлеге кеше мөгаен аны сату өчен алган булгандыр инде.

– Кем соң ул? Аның белән сөйләшкәнегез бармы?

– Ул урыс милләтеннән. Бик күптән инде сөйләшкән идем. Ул бинаны колхозданмы яки муниципалитеттанмы кануни сатып алган.

Икенче яктан, бу бина мәдәни объект булып тора. Аның янында гына мәчет бар. Ул мәчетнең беренче каты кирпечтән, икенче каты агачтан. Ярым җимерек бина. Касыймнан 10-12 чакрым гына.

Элекке мәчет бинасы
Элекке мәчет бинасы

– Хан мәчете мөселманнарга кайтарылды. Бу мәдрәсә бинасы белән дә шулай эшләп булмыймы?

– Без бу бина шәхси затка сатылган вакытта белмәдек, ул вакытта аңа дәгъва кылып мәхкәмәгә бирергә була иде. Хан мәчетен сатарга мөмкиннәр дип ишетүгә чараларын күрә башладык. Мәскәүдә Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать иттем. Мөселманнарга кайтаруны сорап хат языгыз, дидем. Бу 2012 ел иде. Инде 2013 елны безгә аны кайтардылар.

Аны ычкындырган булсак, шулай ук кемгәдер сатарга мөмкиннәр иде. Инде сатып алырга теләүчеләр дә булды, фотога да төшереп йөрделәр. Хәтта 1990нчы елларда ул мәчеттән кафе ясамакчылар иде. Саклап кала алдык, Аллаһка шөкер.

Кызлар мәдрәсәсенең шәхси затка сатылуын да алданрак белсәк, чарасын күрер идек. Хәзер эш йөртү кыенрак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG