Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калининградта мәчет салырга тәкъдим иткән активистны сак астына алдылар


Артур Русяев

Артур Русяевны наркотик матдәләр саклауда гаеплиләр. Аны ике айга сак астында калдырдылар.

Калининград мөселманнары активисты Артур Русяевны ике айга сак астына алдылар. Әлеге карарны 1 октябрьдә Калининград үзәк район мәхкәмәсе кабул итте.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Артур Русяев үз өендә 3,21 грамм күләмендә наркотик матдә саклаган. Тикшерүчеләр аңа ун елга ирегеннән мәхрүм итү янавын белдергән. Калининград өлкәсе федераль сак хезмәте идарәсе Русяевны криминал төркемнәр белән элемтәдә торуын, наркотик матдәләр әйләнешендә катнашуын һәм чит илләр белән тыгыз элемтәдә булуын җитергән. Русяев үз гаебен танымый.

Мәхкәмә мөселман активистын ике айга – 30 ноябрьгә кадәр кулга алу карарын кабул итте.

2020 ел башында Калининград өлкәсенең "Мәхәллә Иршад" дини төркеме рәисе Артур Русяев Русиянең саклану министры Сергей Шойгуга Русия хәрби көчләренең төп мәчетен Калининград шәһәрендәге "Южный" паркында төзергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте. Бу урында 2010 елда мәчет салына башлаган иде. Ләкин 2013 елда төзелеш туктатылды һәм мәхкәмә мәчет өчен җир кишәрлеген бүлеп бирүне канунсыз дип тапты. Сентябрьдә Артур Русяевның гозеренә Русия саклану министры Сергей Шойгудан җавап хаты килеп төште. Анда мәчет салуны Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русия үзәк диния нәзарәте, Равил Гайнетдин рәислек иткән Русия диния нәзарәте һәм Исмәгыйль Бердыев җитәкләгән Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион шурасы белән килештереп эшләргә кирәклеге әйтелде.

Артур Русяев – җиде ел элек ислам динен кабул иткән урыс милләте вәкиле. Узган ел аның үз җирендә мәчет булып хезмәт иткән бинаны хакимият җимереп китте. Шуннан соң ул кабат мәчет салырга кереште. Ләкин бинаның статусын гыйбадәтханә итеп рәсмиләштермәде. Ике атна элек ул Азатлыкка Калининград мөселманнары тормышы, хакимият басымы турында сөйләде. Дин иреге булмаса, Русяев Калининградтан китәчәген әйткән иде Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG