Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Әлбир Кргановка мәчет төзү өчен җир бүлеп бирелә


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Мәскәүнең "Яңа Мәскәү" микрорайонында мәчет төзү өчен җирне хакимият Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасына түгел, ә күптән түгел Әлбир Крганов җитәкчелегендә оешкан Русия дини мәҗлесенә бүлеп бирергә җыена.

Мәскәү Кремленнән егермеләп чакрымдагы "Яңа Мәскәү" микрорайонында мәчет салыначак. Бу хакта "Известия"гә шәһәр мэры Сергей Собянин белдерде. Аның сүзләренчә, бу урында мөселманнар өчен генә түгел, православ, яһүди һәм будда дине тарафдарларына да гыйбәдәтханә төзүгә җир бүлеп биреләчәк. План нигезендә "Яңа Мәскәү"дә динара комплекс пәйда булачак.

"Әлегә җирнең күпчелек өлеше федераль карамакта һәм шәһәргә тапшырылмаган. Без төрле конфессияләргә, динара үзәк булдыру өчен, кечкенә генә кишәрлекләр бүлеп бирергә җыенабыз. Бәлки киләсе елда җирне шәһәр карамагына күчереп булыр һәм бу очракта гына төгәл планнар, проектлар ясауга тотынырга мөмкин булчак", диде элек Мәскәүдә мәчетләр саны җитәрлек булуны даими тәкрарлап килгән Собянин.

Мәскәүдә мәчетләр җитмәүне Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасы да, Тәлгать Таҗетдин карамагындагы Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте дә, Кавказдан килгән мөселманнар да егерме елдан артык әйтеп килә. Соңгы елларда бу мөрәҗәгать белән Русия дини мәҗлесе рәисе Әлбир Крганов та чыга башлады һәм "Интерфакс" язуынча, Мәскәү хакимияте җирне нәкъ аңа бирергә карар кылган.

"Динара үзәк төзелү безнең илдә төрле диннәрнең дус торуын күрсәтеп тора һәм аны төзү, минемчә, бик дөрес гамәл. Мәскәүдә ике урында инде шундый үзәк бар: Тәүбә тавында (Мемориал мәчет - ред.) һәм Хачатурян урамында (Отрадное бистәсендәге "Ярдәм" мәчете - ред.). Хәзер "Яңа Мәскәү"дә дә булачак. Бу фикерне җитәкчеләр дә, экспертлар да кабул иттеләр. Хәзер проектны эшләү бара. Урыны яхшы, бер яктан зур юл, икенче яктан күл. Анда яшәүче күп мөселманнар Food City сәүдә үзәгендә эшли. Минемчә, мәчет биш вакыт намазга да гыйбәдәт кылучылар белән тулачак", диде Крганов Азатлык радиосына.

Мөфти сүзләренчә, тишле кәгазьләр рәсмиләштерелгәч, планда җир кишәрлегенә вакытлыча бина кую максаты тора. Төзелеш барышында анда намазлар уку өчен бөтен мөмкинлекләрне булдыру каралган.

Элегрәк Крганов Азатлыкка инде мәчет төзелеше өчен инвестор да барлыгын әйткән иде.

Равил Гайнетдин исә узган елны матбугат очрашуында исламофоб Роман Силантьев тарафдарларының "Яңа Мәскәү"дә мөселманнар өчен яңа оешма төзеп ятуы турында әйткән иде.

"Алар "Яңа Мәскәү" дип аталган микрорайонда бу юлы Ислам белем бирү үзәге ачарга тели икән. Анда укытучыларны Сүриядән, Үзбәкстаннан чакырырга ниятлиләр ди. Имеш, ул уку йортында ислам террорчыларына каршы торырга өйрәтәчәкләр. Минем фикерем шул: Сүрия ислам белгечләре монда килеп түгел, үзләрендә каршы торырга өйрәтсеннәр, чөнки биредә түгел, ә аларда террорчылар күп. Безнең илдә инде дәүләт дәрәҗәсендәге дипломнар бирә торган өч дини университет бар", диде Равил хәзрәт.

Элегрәк Крганов Сүриягә дә барып кайткан иде.

Бүгенге көндә Мәскәүдә йөзләрчә мең мөселманга бары дүрт кенә мәчет бар.

XS
SM
MD
LG