Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар мөфтиләре Сүриягә барып, үзләрен зур мөселман дөньясына каршы куйды"


Татарстан мөфтие Сүрия телеканалы хәбәрчесе сорауларына җавап бирә
Татарстан мөфтие Сүрия телеканалы хәбәрчесе сорауларына җавап бирә

Бу көннәрдә бөр төркем татар руханилары Сүриягә рәсми сәфәрдә йөри, ислам университетлары вәкилләре, андагы абруйлы руханилар белән очрашулар үткәрә. Бу сәфәр белән татар мөфтиләре үзләрен зур мөселман дөнясына каршы куя, татарларга бу сугышка кушылмаска иде, хәзер җавап бирергә туры киләчәк, ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

Русия мөфтиләренең Сүриягә рәсми сәфәре 30 декабрьдә башланып китте. Татарстан диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинның Инстаграм битендә әлеге сәфәрдән фоторәсемнәр чыгарып барды. Мәсәлән, ул Сүрия рәсми телеканалына интервью биргән, Сүрия руханилары белән рәсми мәҗлестә катнашкан.

Татарстан диния нәзарәте интернет сәхифәсендә сәфәр рәсемнәре һәм эчтәлеге турында рәсми хәбәр басылды. Анда әйтелгәнчә, Русия мөселманнарының рәсми төркеме Сүриянең вакыф эшләре министры чакыруы белән барган. Шунда ук Татарстан нәзарәтенең интернет сәхифәсендә Рәсми кунакларның Сүрия башлыгы Бәшәр Асадның дивардагы рәсеме сурәтендә төшкән фоторәсеме дә басылды.

Русия мөфтиләре Сүриядә
Русия мөфтиләре Сүриядә

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Сүриягә Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Русия ислам университеты ректор урынбасары Рөстәм хәзрәт Нургалиев барган.

Сәфәр барышында төркем Димәшк ислам университеты, Әбү-Нур университеты, шәех Әхмәд Кифтар вакыфында булган. Анда шушы югары уку йортлары җитәкчеләре, галимнәре һәм укучылар белән очрашу үткән. Шулай ук Русия руханилары Мәүлид бәйрәменә багышланган мәҗлестә катнашкан.

"Татар мөфтиләренә читтәрәк торырга иде"

Сәясәт белгече Руслан Айсин, татар мөфтиләре бу сәфәргә барып үзләрен зур ислам дөньясына каршы куйды, ди. Ул сәфәр нәтиҗәләренә үз бәясен бирде.

"Хәлебта булган фаҗигадан соң нейтраль карашта торучылар да Асадка карашын тискәрегә үзгәртте, Сүрия башлыгы һәм Русия, Русия һәм шигыйлар тандемына дөньяда зур тәнкыйть туды. Безнең руханилар анда нинди максат белән һәм кем янына барган? Сүрия дигән элекке бердәм дәүләт хәзер юк, Бәшәр Асад илне тулысынча контрольдә тота алмый.

Мөфтиләрнең анда баруы мөселманнар арасында фетнә китереп чыгарырга мөмкин. Чөнки Русиядәге ислам дөньясының актив өлеше Асадны якламый. Бу сәфәр Русия мөселманнарының, бигрәк тә татар мөселманнарының гарәп дөньясында позицияләрен какшата ала.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Әлеге геосәяси сугышка татарларга кушылмаска иде, хәзер инде рәсми кушылгач, җавап тотарга туры киләчәк.

Билгеле инде, безнең руханилар Русиянең түрәләре сыман алар бюрократик системның бер өлеше, дәүләт кушканны эшли, мөстәкыйль позицияләре юк. Хәер, бүгенге көндә башкача мөмкин түгел.

Әмма бу шартларда да хәйләкәр эш итәргә кирәк иде, минемчә. Менә мәсәлән, Равил хәзрәт Гайнетдин бу мәсьәләдә саграк эш итә. Ул Катар, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакыстан кебек илләрне үз эченә алган зур мөселман дөньясы белән араны бозмаска тырыша. Ул бу сәфәргә бармаган. Ә татар мөфтиләре анда барып, үзләрен зур мөселман дөньясына каршы куйды.

Төркия белән Русия аралары бозылган мәлдә Татарстан араны өзмәгән кебек, бу очракта да татарларга үз карашында нык торырга кирәк иде. Мәсәлән, кинәт авырып китәргә мөмкин иде, канкоешны гаеп иткән мөрәҗәгать кабул итәргә, барган очракта да, күренмичә генә йөрергә иде", дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин.

XS
SM
MD
LG