Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Дагыстанда Сүрия сугышына караш төрлечәрәк


Сүриянең Хәлеб шәһәрен бомбалаудан соң
Сүриянең Хәлеб шәһәрен бомбалаудан соң

Татарстан һәм Дагыстанда уздырылган фикер белешүләр Мәскәүнең Сүрияне бомбалавын геополитика белән бәйләүче урысларның татарлардан күбрәк булуын күрсәтә.

Русиянең Сүриядәге һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә президент Бәшәр Әсад көчләре төньяктагы Хәлеб (Алеппо) юнәлешендә зур уңышларга иреште. Сүриядә атышларны туктату сөйләшүләрендә дә Мәскәү төп арадашчы статусына иреште. Бу казанышлар Русия президенты Владимир Путинны Сүрия сугышында төп җиңүче итеп күрсәтә.

Шул ук вакытта күп кенә күзәтүчеләр Сүриядәге хәрби чараларның Русиягә яман тәэсир итәчәге турында да кисәткән иде. Билгеле булганча, Русиядәге 144 миллионга якын кешенең 20 миллионлабы сөнни мөселман санала. Кайбер аналитиклар Мәскәүнең Якын Көнчыгышта сөнниләргә каршы Иран, Гыйрак һәм Сүрия шигыйларын берләштереп коалиция төзү тырышлыклары һәм шигый нусайрилардан торган Әсад хакимияте ягына басуы Русия сөнниләренә ошамаячак дип кисәтте.

Washington Post газеты оппозиционер Алексей Навальный җитәкчелегендәге Коррупциягә каршы көрәш фондының социология бүлеге аша Татарстан һәм Дагыстанда Русиянең Сүриядәге гамәлләренә мөнәсәбәтне белешкән. Сораштыруда 1200 кеше катнашкан. Washington Post тикшеренүнең татарлар (53 процент) һәм урыслар (40 процент) бер чама булган Татарстан өлеше аеручы кызыклы булуын белдерә. Әлеге фикер белешүдә республикадагы ике дини төркем дә катнашкан.

Аларның барысыннан да түбәндәге өч фикернең берсен сайлауны сораганнар:

1. Русия Сүриядә бернинди дә хәрби чара уздырмаска тиеш

2. Русия Сүрия сугышында Әсад ягында катнашырга тиеш

3. Русия Сүриядә АКШ һәм Франция белән бергәләп халыкара хәрби коалициягә кушылырга тиеш.

Боларның берсе белән дә килешмәгән респондентлардан үз фикерләрен язу соралган.

Фикер белешү нәтиҗәләре Русия мөселманнары илнең Сүрия сугышында катнашуына каршы булачак дип кисәткән белгечләрнең ялгышуын күрсәтә.

Татарстанда мөселманнарның 24 проценты, Дагыстанда 22 проценты гына Русиянең Сүрия сугышында катнашуына каршы булуын белдергән. Татарстандагы урыслар арасында исә андыйлар 18 процент, ягъни әлләни зур аерма күренми. Ул гына да түгел, Әсадка ярдәм итәргә кирәк дип исәпләүчеләр мөселманнар арасында күбрәк тә икән әле. Әсадка булышуны хуплаучылар Татарстандагы урыслар арасында 23 процент булса, Дагыстанданы мөселманнар арасында 29 процентка җитә.

Ә менә Сүрия сугышын туктату өчен Көнбатыш коалициясенә кушылу мәсьәләсендә мөселманнар белән православлар арасында аерма шактый зур. Татарстан мөселманнары арасында Көнбатыш альянсына кушылу тарафдарлары 18 процент, Дагыстанда 11 процент булса, Татарстан православлары арасында 28 процент.

Washington Post күзәтүчеләрнең Русиядәге сөнниләр Сүрия сугышына кушылуга каршы чыгачак дигән фаразлары чынга ашмауны фикер белешүдә катнашкан респондентларның Сүрия сугышында мәзһәбара каршылык күрмәве белән шәрехли. Ягъни алар Путинның бу низагка кушылуын нусайриларга сөнни гыйсъянчыларны җиңәргә ярдәм итү дип карамый. Дагыстан мөселманнарының бары алты проценты гына Сүрия сугышын шигыйлар белән сөнниләр арасындагы низаг итеп күрә. Ә татарлар арасында андыйлар өч проценттан да артмый.

Татарларның чиреге Сүриядәге низагны ислам террорчыларына каршы сугыш дип күрә. Ә урыслар арасында болай уйлаучылар 20 процент, дагыстаннар арасында 15 кенә процент. Washington Post фикеренчә, әлеге низагны нәкъ менә шулай сурәтләүче Русия телевидениесенә ышанучылар татарлар арасында күбрәк булып чыга.

Респондентларның калган өлеше Сүриядә Әсад көчләре белән Көнбатыш арасында сугыш бара дип исәпли. Үз фикерләрен язган респондентларның күбесе Сүриядә Кушма Штатлар белән Русия арасында геополитик каршылык баруын күрүләрен белдергән. Шуларның берсе: "Америка тыныч илләрне җимерә. Алар моны Югославиядә дә, Гыйракта да, Либиядә дә эшләде. Хәзер Сүриядә дә шул ук хәл", дип яза.

Сүрия сугышын Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы каршылык дип күрүчеләр Татарстан урыслары арасында күбрәк. Әмма татарлар белән дагыстаннар арасында да Сүриядә геополитик каршылык яки ислам террорчыларына каршы сугыш баруын күрүчеләр мәзһәбара каршылык күрүчеләрдән күбрәк.

Шулай да, Washington Post бу тикшеренү нәтиҗәләренә ышанырга теләми, алар мөселманнарның чынлыкта ни уйлаганын чагылдырмаска да мөмкин ди һәм шикләнергә өч сәбәп китерә.

Беренчедән, респондентлар ялганнарга мөмкин. Күптән түгел Левада үзәге уздырган тикшеренү 26 процент русиялеләрнең фикер белешүләрдә үз фикерләрен белдерергә куркуын күрсәткән иде. Күпләр Путинның Сүриядәге сугышын хуплыйсызмы дип сораучыларга “әйе” дип җавап бирүне иминрәк күрергә мөмкин. Шулай итеп, сугышны хуплаучылар чынлыкта азрак булырга да мөмкин.

Икенчедән, сугыш дәвам иткәндә, Русияне Сүриядә белә торып тыныч халыкны бомбалауда гаепләүләр арта бара. Мондый гаепләүләр арту белән Русия мөселманнарының да фикере үзгәрергә мөмкин ди Washington Post.

Өченчедән, Сүрия сугышында катнашуны хуплаучы Русия мөселманнары күбрәк булуга карамастан, сугышка каршылар һәм Әсад режимын күралмаучылар үз фикерләрендә нык тора. Washington Post язуынча, бу ахыр чиктә, барыбер, Русия иминлегенә зыян китерергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG