Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең Сүрия сугышы: Чыгымнар үзләрен аклармы?


Русия хәрби очкычлары Бәшәр Асад дошманнарын бомбалый
Русия хәрби очкычлары Бәшәр Асад дошманнарын бомбалый

16 октябрьгә кадәр Русия Сүрия сугышына 92 миллион доллар тоткан дип исәпләнелә. Әмма аналитиклар бу инвестицияләр баштарак сәяси уңышлар китерсә дә, ахыр чиктә акланмаска мөмкин дип кисәтә.

Якынча исәпләүләргә караганда, Мәскәү 30 сентябрьдә Сүриядәге сугышка кушылганнан бирле андагы бомбалауларга кимендә 92 миллион доллар, ягъни 6 миллиардка якын сум акча тоткан.

Президент Бәшәр Асадка хакимияттә калырга ярдәм итүгә алынган Русия шундый чагыштырмача аз инвестиция белән Сүрия низагында үзен игътибарга лаеклы көч итеп күрсәтте. Русиянең һава һөҗүмнәре ярдәмендә Асад гаскәрләренең гыйсъянчыларны кысрыклый баруы хәбәр ителә.

Шул ук вакытта Көнбатыш чикләүләре һәм нефтьнең арзанаюы сәбәпле икътисады көчсезләнә барган Русия әлеге һөҗүмнәре белән үзенең супердәүләт булуын яңадан белдерә башлады.

Игорь Сутягин
Игорь Сутягин

Лондондагы Патша берләшкән хезмәтләр институтының Русияне өйрәнү бүлегендәге өлкән фәнни хезмәткәр Игорь Сутягин "Бу һөҗүмнәр Русиянең үзен супер көч итеп күрсәтүдәге соңгы адымы булды. Хәзер инде Русия АКШ кебек көчле дәүләт атрибутларының барысын да үзендә булдыруны эшен тәмамлады", ди.

Аның әйтүенчә, бу һава һөҗүмнәре һәм аннан да бигрәк канатлы ракетлар куллану белән Мәскәү үзе теләгән урынга һөҗүм итә алуын һәм шул ук вакытта үз гаскәрләрен куркыныч астына куймавын махсус рәвештә дөньяга күрсәтте. Русия шулай ук халыкара җәмәгатьчелек рөхсәтен көтеп тормыйча һәм Көнбатышның, Төркиянең, гарәп дөньясының ризасызлыгына карамыйча үзенчә эш итәргә әзер булуын да күрсәтте.

Русиянең бу һава һөҗүмнәре күпмегә төшүен төгәл ачыклау шактый кыен, чөнки Мәскәүнең хәрби чыгымнарны ничек тотуты хәтта бик зур сер итеп саклана.

Русиянең хәрби өлкәдәге эшчәнлеген зур игътибар белән күзәтеп баручы Сутягин исәпләвенчә, гадәти һөҗүм очкычлары белән бомбалауларның бер көне Русиягә 2,5 миллион долларга төшә.

Бу акчалар 34 очкычны хезмәтләндерүгә һәм аларның көндәлек һөҗүм очышларына тотыла. Алар шулай ук Сүриягә җибәрелгән экспедицион көчләрдәге 2 меңләп хәрби белгечкә һәм хәрби йөк очкычлары, кораблар белән сугыш-кирәк яраклары, ягулык китерүгә тотыла.

Каспий диңгезеннән Сүриягә очырылган 2 миллион долларлык ракет
Каспий диңгезеннән Сүриягә очырылган 2 миллион долларлык ракет

Русиянең Каспий диңгезеннән 7 октябрьдә Сүриягә очырган канатлы ракетларының һәрберсе ике миллион доллар тора. Барлыгы 26 ракет очырылды. Димәк чыгымнарга 52 миллион долларны да өстәргә кирәк. Шулай итеп 16 октябрьгә кадәр Сүриядәге чараларга 92 миллион сум тотылган булып чыга. Монда әле хәрби очкычларны һәм хәрбиләрне Сүриягә китерү чыгымнары исәпкә алынмаган.

Әмма Сутягин бу исәпләүләр бик үк төгәл түгел, чөнки бомбалау интенсивлыгына һәм нинди бомбалар кулланылуга карап сугышның бер көне 1 миллионнан 4 миллион долларга кадәр була ала, ди.
Русия рәсмиләре Сүриядәге бомбалауларның бик зур хәрби чара булмавын әйтеп аның чыгымнары да Мәскәү өчен шактый җиңел булуын белдерә.

Әмма Сүрия кампаниясе Русиянең Украинага интервенциясе һәм соңгы араларда ешаеп киткән хәрби күнегүләр чыгымнарына өстәмә йөк булып төшә. Бу елның тугыз аенда гына да Русиядә 4 меңләп хәрби күнегү уздырылган. Бу 2014 елдагыдан 500гә күбрәк. Күнегүләрнең иң зуры узган айда узды һәм анда 100 меңләп хәрби, хәрби диңгез кораблары, 170ләп хәрби очкыч катнашты.

Мәскәү хәрби күнегүләр чыгымнарын да, Украинага интервенция чыгымнарын да сер итеп саклый.

Сутягин әйтүенчә, гаскәрләрне төрле максатларда куллану сәбәпле Русия саклану министрлыгының акчалары быел планлаштырылганнан тизрәк тотыла бара. "Бу елның беренче сигез аенда хәрбиләр үз бюджетларының 82 процентын тотты", ди ул. Димәк, ел ахырына акчасыз калган министрлык болай да Көнбатыш чикләүләре һәм арзанайган нефть аркасында авыр хәлдә калган дәүләт казнасыннан өстәмә акча сорарга мөмкин.

Русия хәрби аналитиклары әйтүенчә, Сүрия кампаниясе хәзерге зурлыкта гына барса, Мәскәү аның чыгымнарын җиңел генә күтәрә алачак. Әмма сугыш көчәеп китсә, акча бүлүчеләрнең эше шактый кыенлашып китергә мөмкин.

Александр Гольц
Александр Гольц

Мәскәүдәге бәйсез хәрби аналитик Александр Гольц: "Без Сүриядә бер төркем очкычлар куллана алабыз, әмма әлбәттә киңкүләм җир өсте операциясе уздыра алмаячакбыз", ди.

Русия рәсмиләре Сүриягә җир өсте гаскәрләре җибәрмәячәкләрен, һава һөҗүмнәренең бары берничә ай гына дәвам итәчәген белдереп килә.

Әмма Мәскәү бу низагка тирәнрәк кереп киткән очракта, сугышның беренче ун көнендә ирешелгән сәяси уңышлар ул кадәр үк отыш булып күренмәскә дә мөмкин.

1979 елда Әфганстанга гаскәр җибәргәндә Советлар берлеге хәзерге Русиядән күпкә куәтлерәк дәүләт иде. Әмма миллиардларча доллар акча түгеп тә җиңелгәч 1989 елда Мәскәү аннан гаскәрләрен чыгарырга мәҗбүр булды һәм ул сугыш Советлар берлегенең җимерелүен тизләтүгә өлеш кертте.

XS
SM
MD
LG