Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәчеткә утлы шешәләр атылган


"Фәрһад" мәчете
"Фәрһад" мәчете

Пәнҗешәмбегә каршы төндә билгесез кеше Казанның Большие Клыки бистәсендәге “Фәрһад” мәчетенә ут төртергә тырышып караган. Мәчеткә яндыргыч сыекчалы ике шешә атылган.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә билгесез кеше яки кешеләр Казанның Большие Клыки бистәсендәге “Фәрһад” мәчетенә ут төртергә тырышып караган. Җинаятьчеләр Аллаһ йортының диварына яндыргыч сыекчалы ике шешә ыргыта.

“Фәрһад” мәчете имамы Илдар хәзрәт Ситдыйков 13 август көнне балаларын авылга илтә китә. Үзе урынына мәчеттә мәхәллә әгъзасы Тимур Әхмәтгалиевны калдыра. Диварның бер урыныннан төтен чыгуын Тимур күреп ала. Ут үзеннән-үзе сүнгән һәм пыскып утырган. Янәшәдә яндыргыч сыекчалы ике шешә аунап ята.

Мәчетне кем яндырырга теләгән? Полиция әлегә аңлатма бирүдән баш тарта. Илдар хәзрәт Ситдыйков биредә бәлки кемгәдер азан тавышы ошамагандыр дип фараз кыла. “Бөтен кеше белән тату яши идек бугай, бәлки азан тавышы ошамагандыр. Ләкин турыдан-туры безгә моны әйтү, янау очраклары булмады. Большие Клыки бистәсендә яшәүчеләрнең күбесе татарлар”, ди Илдар хәзрәт.

Республикада азан тавышына зарланулар булса да, мәчеткә ут төртү очраклары моңарчы әле бер тапкыр да теркәлмәгән.
XS
SM
MD
LG