Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда азан әйтүне яратмаучылар да бар


"Бездә кеше куркытырлык азан әйтелми"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:29 0:00

"Бездә кеше куркытырлык азан әйтелми"

Ураза аенда Чаллы мәчетләреннән яңгыраган азан тавышына ризасызлык белдерүчеләр барлыгы беленде. Кайберәүләр азанның комачаулык итүе хакында шәһәрдәге урыс матбугатына, мәчет әһелләренә мөрәҗәгать иткән. Вазгыятькә аңлатма бирүне сорап без Татарстан Диния нәзарәтенең Чулман төбәге казые, "Ак мәчет" имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Шәйхелвәлигә мөрәҗәгать иттек.

Моннан ун еллар чамасы элек шәһәрнең “Ак мәчет”ендә әйтелгән азан тавышы буенча шикаять мәхкәмәдә каралган һәм биредә намазга чакыруның тавыш дәрәҗәсе зур булмавы, кешеләрне тынгысызламавы хакында карар чыгарылган иде. Мәхкәмә алдыннан махсус тикшерүләр, өйрәнүләр, тавыш үлчәүләр дә уздырыла. "Иртәнге азан вакытында фатирларда карга тавышлары күпкә катырак ишетелә" дигән нәтиҗә ясыйлар бу вакытта.

Дистә еллар узгач Чаллыда кабаттан да азан әйтүгә ризасызлык белдерүчеләр күренә башлады. Бу хәл Чаллыда гына түгел, башка төбәкләрдә дә, хәтта авыл җирләрендә дә күзәтелә. Вазгыятькә аңлатма бирүне сорап без Татарстан Диния нәзарәтенең Чулман төбәге казые, "Ак мәчет" имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Шәйхелвәлигә мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, Чаллыда да, Русия төбәкләрендә дә кешене куркытырлык, борчырлык итеп азан әйтелми.

"Мәчеткә чакыру бездә символик рәвештә генә, чөнки дини кеше намазга вакытын белеп үзе килә. Ә инде азан тавышына зарлануларга, шикаятьләргә килгәндә, анысын күбрәк олы яшьтәге кешеләр эшли. Зарланучылар арасында татарларыбыз да бар. Русия кануннары буенча хәзер азан әйтү, чаң сугулар рөхсәт ителә.

Тавышны чикләү юк. Шәһәрне яңгыратып азан әйтсәк тә, канун безнең якта. Мәчетебездән ерак түгел "Батыр" күңел ачу йорты төне буе эшли. Анда да башка күңел ачу үзәкләрендәге шикелле, акыру-бакыру, салют ату кебек күренешләр иртәнгә кадәр тынмый. Шәһәр селкенеп тора. Ә аларга шикаять язмыйлар. Мөәзиннәребез тарафыннан әйтелгән азан тавышлары бары 2-3 минутка сузыла", диде Рөстәм хәзрәт.

Ул шулай ук быел ураза чорында Төркиядән Әхмәт һәм Риза хәзрәтләрнең Чаллы мәчетләрендә халык белән очрашулары, Коръән-хафиз буларак тулы Коръән чыгулары хакында да әйтте.

Рамазан аенда Татарстанның төрле районнарындагы мәчетләрдә эшләргә килгән Төркия Коръән хафизлары гарәфә көнне үз илләренә кайтып китте.
XS
SM
MD
LG