Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие Рамазан аена йомгак ясады


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

7 августта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин диния нәзарәтендә матбугат очрашуы уздырып, Рамазанга йомгак ясады. Быелгы Рамазанны ул "тыныч узды", дип бәяләде.

7 август көнне Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин журналистларга үткәргән матбугат очрашуында билгеләп узганча, ай башында диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән "Рамазан - изге гамәлләр ае" проекты кысаларында барлыгы 23 хәйрия акциясе оештырылган.

Татар, рус телләрендә яхшылыкка, бер-береңә ярдәмгә, туганлык җепләрен саклауга өндәгән роликлар эшләнгән. "Алар республика каналлары, интернет аша таратылды. Көн саен диярлек хәйрия ярдәме күрсәтү бүлеге тарафыннан балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә чаралар үткәрелде", дип сөйләде мөфти.

Камил хәзрәт июль аенда Казанда "Ярдәм" мәчете, шулай ук Зәй районында яңа мәчет ачылуын, Казанның Әмәт бистәсе мәчетенә, Бөгелмә районындагы унбишенче мәчеткә ай куелуын билгеләп узды. 8 августта, ураза гаете көнне Казанның Азино микрорайонында урнашкан "Гаилә" дип исемләнгән яңа мәчет ачылачагын әйтте.

Гомумән, Рамазан ае "тыныч узды, дип бәяләде Камил Сәмигуллин.

"Аллага шөкер, бик тыныч узды. Мәгълүм булганча, 23 социаль акция оештырылды, фәкыйрьләргә, ятимнәргә булыштык. Зәкәтебез, Аллага шөкер, әйбәт эшли. Төркиядән хафизлар килде, алар ел саен килә, былтыр, мисалга, 15 хафиз килгән булса, быел 38 хафиз килде.

Ихтияҗыбыз да зур, кайбер авылларда имамнарга дәрес алырга кирәк. Имамнарыбыз дәрес алдылар, файдаландылар алардан. Халык килеп, матур итеп укылган Коръәнне тыңлады, бик күп файда булды. Киләсе елга хафизлар тагын да күбрәк килсә иде.

Рамазан дәвамында районнарда, авылларда хәйрия ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Зур мәчетләрдә ифтарларны эшкуарлар, җирле халык чиратка язылып оештырды. Дәгъват бүлеге төрле районнарга барып вәгазь кичәләрен үткәрде", дип сөйләде Камил хәзрәт.

Камил Сәмигуллин "Хозур" нәшрияты тарафыннан китаплар басылуы, шул исәптән "Шура" альманахының беренче саны чыгуы хакында әйтеп узды. Әлеге альманах 1908-1918 елларда чыккан "Шура"ның дәвамчысы булачак, анда вәгазьләр, дини мәкаләләр бастырылачак.

Ураза гаете Татарстанда 8 августта узачак. Республиканың барлык мәчетләрендә Гает намазлары укылачак. Алар 5.30 да башлана. Кол Шәриф мәчетендә гает намазының вакыты 6.30га билгеләнгән. Аны Камил Сәмигуллин алып барачак.

9 августта, Азатлык инде хәбәр итүенчә, кичке сәгать җидедә Камал театры каршындагы мәйданда бәйрәм чарасы каралган. Анда бөтен дөньяга танылган мөселман җырчысы Сами Юсуф чыгыш ясаячак.
XS
SM
MD
LG