Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлчылар мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте


Юлчылар мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

Юлчылар мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте

5 августта Лаеш районы Сокуры авылындагы Юлчылар мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте. Чарада 300гә якын кеше катнашты.

Казан белән Чулман арасында бердәнбер мәчет булган Юлчылар мәчете әле рәсми рәвештә ачылмаса да анда намазлар инде укыла башлаган. Мәчет Казан юлында урнашканга күрә, Казанга баручылар да Чулман ягына китүчеләр дә монда еш туктала. Шуңа күрә мәхәллә халкы мәчетнең исемен дә Юлчылар мәчете дип куярга булган.

Мәчет имамы Галимҗан Кашапов сүзләренчә, Сокуры авылын Казан капкасы дип атаучылар да бар. Авыл халкы Сокуры исеменең Сукырдан килеп чыгуын да әтә.

"Бу юлдан ярты Русия халкы уза торгандыр. Мәчетебезгә тукталган мөселман кардәшләребезнең бар гозерләрен дә үтәргә тырышабыз. Теләүчеләр булса чәен эчертәбез, тамакларын туйдырабыз, кышкы салкыннарда исә кунып калучылар да булгалый", ди ул.

Ифтарга килгән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, республикада хәзер мәчетләр күп булса да, Сокуры авылындагы Юлчылар мәчете кебек юл кырындагы мәчетләр санының аз булуын әйтте.

"Безгә хәзер мәчетләребезне ничек итеп тутыру ягын уйлый башларга кирәк. Мин Болгарга барганда да, кайтканда да бу мәчеткә тукталып намазларымны укып алам. Әлеге мәчет дәвамлы сәдака ролен башкара", дип белдерде ул.

Авыл халкына гына түгел, юлчыларга да хезмәт итүче Юлчылар мәчетен рәсми рәвештә Корбан гаетенә ачу планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG