Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан яшьләре Уфада ифтар мәҗлесе оештырды


Казан яшьләре Уфада ифтар мәҗлесе оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:48 0:00

Казан яшьләре Уфада ифтар мәҗлесе оештырды

Уфаның "Рәхәт" кәһваханәсендә Татарстан һәм Башкортстан яшьләренең ифтар мәҗлесе узды. Анда 70кә якын кеше катнашты.

Чарага Казаннан дистәдән артык кеше килгән иде. Алар арасында "Ялкын" журналының баш мөхәррире, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, билгеле тележурналистлар Гүзәл Сәгыйтова һәм Раил Өметбаев, шагыйрәләр Луиза Янсуар, Эльвира Һадиева һәм башкалар бар иде.

Төркемнең җитәкчесе Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин чараның максатын Азатлыкка болай аңлатты:

"Башкортстан татар халкының саны буенча Татарстаннан кала икенче төбәк. Сан гына түгел, халыкның сыйфаты да югары. Безнең татар яшьләре форумы соңгы чорда дини һәм милли эшләрне бергә алып бара, чөнки моның нәтиҗәсе зуррак. Шуңа без бу чараны шул рәвешле итеп Уфада уздырырга булдык."

Тәбриз сүзләренчә, Башкортстан ягыннан чараны уздыруга милли оешмалар җәлеп ителмәгән. Казанда узган чараларда катнашкан, үзара аралашып торган яшьләр чакырылган. Алар арасында Миякә, Стәрлебаш районнары һәм Октябрьски шәһәре яшьләре дә бар.

Рөстәм Гыйльметдинов
Рөстәм Гыйльметдинов
Ифтар мәҗлесе бу чарага Сарытаудан махсус килгән татар яшьләре вәкиле Рөстәм Гыйльметдиновның Рамазан ае, ураза тотуның файдасы турындагы чыгышы белән башланды. Артабан Коръән сүрәләре укып авыз ачканнан соң чыгышлар башланды. Чараны Раил Өметбаев белән Тәбриз Яруллин алып барды.

Иң мәгънәле чыгышларны Казан кунаклары ясады. Йолдыз Миңнуллина "Ялкын" журналы турында сөйләде, шигырьләрен укып ишеттерде, үз сүзләренә язылган җырларны башкарды.

Луиза Янсуар шигырьләре дә яшьләр тарафыннан яратып кабул ителде. Яшь шагыйрә Эльвира һадиева күптән түгел Мәскәүдә басылып чыккан шигырь китабын тәкъдим итте. Эльнар Байназаров гитарада уйнап җырларын башкарды.

Башкортстан ягыннан да сәләтләр үз көчләрен күрсәтте. Мәҗлестә катнашучыларның күңелләренә аеруча яшь композитор Айдар Юнысовның җырлары хуш килде.

Мәҗлестә Ислам дине һәм татар тарихы турында сораулардан төзелгән уеннарга җавап бирү, мәҗлестәге өч өстәл арасында Башкортсаннан татар дөньясына биргән мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен атау буенча бәйге оештырылды.

Чара "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Казан кунаклары шул ук төнен кайтып китте.

Ифтар мәҗлесендә катнашучылар
Ифтар мәҗлесендә катнашучылар
XS
SM
MD
LG