Сугыш башланганнан соң Татарстанда җылылык челтәрләрен алыштыру кимегән, ә бәясе — ике тапкырга арткан

Иллюстратив фото

"Татэнерго" җитәкчесе әйтүенчә, торбаларны алыштыру болай дәвам итсә, республикага бернинди бизнес килмәячәк.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда җылылык челтәрен алыштыру чыгымнары ике тапкырга арткан. Шул сәбәпле республикада коммуникацияләрнең таушалуын туктата алмаганнар. Бу хакта "Татэнерго" оешмасының генераль мөдире Рәүзил Хаҗиев Татарстан төзелеш министрлыгының бу атнада узган еллык киңәшмәсендә белдерде.

2021 елда җылылык челтәренең 1 дүрткел метры 74,5 мең сумга төшкән булса, 2024 елда — 151 мең сумга җиткән.

— Төп сәбәбе — төзелеш материалларына бәянең кисәк артуы. Акчалар бүленгән иде, әмма бетон һәм тимер шул кадәр үсте, шуңа да безгә челтәрнең 2,6% өлешен генә (нормада ул 4% булырга тиеш) алыштырга туры килде, — диде ул.

Нәтиҗәдә, Татарстанда җылылык челтәрен яңартуга финанслар ике тапкырга күбрәк бүлеп бирелсә дә, алыштырылган челтәрләрнең күләме һаман да 2021 елгы күрсәткечләргә җитмәгән. Ә 2022 һәм 2023 елларда җылылык торбаларын алыштыру 25%-ка ук төшкән булган.

"Татэнерго" оешмасы Татарстанның ярты халкын җылылык белән тәэмин итә. Аңа караган челтәрләр 65%-ка таушалган. Аеруча Түбән Кама шәһәрендә хәлләр киеренке — торбалар 83%-ка искергән.

"Түбән Камада вазгыять киеренке. Ничек тә кышны чыгар өчен бөтен көч шунда китә", диде Рәүзил Хаҗиев.

Татарстанда җылылык челтәренең таушалган 65%-ын 45%-ка азайтыр өчен ул 46,7 млрд сум кирәк диде һәм федераль үзәктән ярдәм итүне сорады.

"Әгәр оешмаларның 54%-ы зыянга эшләвен дәвам итсә, тариф кагыйдәләре ел саен үзгәрсә, монда бернинди бизнес килмәячәк", дип кисәтте Хаҗиев.

Моннан тыш, Казанда су һәм канализация челтәрләре 70%-ка таушалганы әйтелде.

2024 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада торак-коммуналь челтәрләрен алыштыру өчен кимендә 230 миллиард сум акча кирәк дип белдерде. Ул Мәскәү бу мәсьәләдә актив катнашырга тиеш диде.

Аңа кадәр — 2022 елда Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җыелган салымнарны Мәскәүдә федераль програм ярдәмендә кайтаруны сорады.

Шул ук вакытта Татарстан Мәскәүгә елына 1 трлн сумнан артык салым күчерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!