Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метшин Казан шәһәрендә җыелган салымнарны Мәскәүдән кире кайтаруны сорады


Илсур Метшин
Илсур Метшин

Казанда елына 175 млрд сум салым җыела ди мэр.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Казанда җыелган салымнарны Мәскәүдән федераль програмнар рәвешендә кире кайтаруны сорады. Бу хакта ул 19 сентябрьдә шәһәр хакимиятенең "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә белдерде. Моны ул инженер челтәрен яңартырга акча җитмәү белән аңлатты.

"Өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү өчен генә дә 6 млрд сум таләп ителә. Бу акчаны без кайдан алыйк? Казан 175 млрд сум салым җыя. Без бу акчаларны федераль програм аша шәһәрнең инженер челтәрләре өчен кайтаруны сорыйбыз", диде ул.

Метшин күптән түген Казанның Чистай урамында өченче төньяк коллекторында булган авария турында әйтте. Аның сүзләренчә, бүген инженер челтәрләрен яңартуны шәһәр үз көче белән хәл итә алмый.

"Водоканал" оешмасының инвестиция програмы кулланылып бетерелде. Коллекторның 2,3 км күләмдәге таушалган өлешенә 1,6 млрд сум. Башка акча юк. Безнең челтәрләр черегән табак савытыннан да начаррак. "Водоканал", җылылык бирү оешмаларының челтәрләрен алыштыру өчен федераль програм кирәк. Без бик артта калдык. Бездән кайвакыт бу турыда белмисезме әллә дип сорыйлар. Беләбез, барысын да күрәбез, ләкин капиталь төзекләндерү өчен безнең теләк кенә аз", диде ул.

Узган ел Метшин башкалада җылылык челтәре 60 процентка таушалган дип белдергән иде. Шәһәр казнасында моның өчен акча булмавы әйтелде. Аларны яңарту өчен ул Мәскәүдән ярдәм сорады. Ахыр чиктә федераль үзәктән ярдәм күрсәтелмәде. Шуның нәтиҗәсендә, Казанда суга бәяне 13 процентка арттырып, чыгымнарны халык җилкәсенә төшерделәр. Яңа тарифлар таушалган торбаларны алыштыру өчен инвестицион програмга акча җыюны күзаллый.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы Татарстан һәм Казан бюджетына да йогынты ясады. Республика казнасы чыгымнары керемнәрдән моңа кадәр күрелмәгән 37 млрд сумга артып китте. Казан бюджеты дефициты 55 процентка артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG