Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһәре бюджеты кытлыгы 55 процентка артты


Казан мэриясе бинасы
Казан мэриясе бинасы

Бюджет кытлыгы артуга Казанда социаль тармак өчен чыгымнар үсүе белән аңлатыла.

Казанның 2022 елга бюджет кытлыгы 55 процентка артып, 4,6 млрд сумга җитте. Бүген, 3 августта, шәһәр думасы депутатлары әлеге үзгәрешләрне хуплап тавыш бирде.

Казан шәһәренең финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин сүзләренчә, бюджет кытлыгын узган елларда кулланылмаган финанс ярдәм хисабына капларга җыеналар. Сүз Татарстан бюджетыннан күчерелгән 1 млрд сум турында бара.

Бюджет кытлыгы артуга Казанда социаль тармак өчен чыгымнар үсүе белән аңлатыла. Нәтиҗәдә, еллык чыгымнар 3,1 млрд сумга артып, 38,3 млрд сумны тәшкил итте. Керемнәр 1 млрд сумга артып 33,7 млрд сумга җитте.

Ирек Мөхәммәтшин тәкъдим иткән саннардан күренгәнчә, өстәмә чыгым булып кертелгән 3,1 млрд сум акча юл һәм метрополитен төзелешендә җир кишәрлекләрен тартып алу һәм зыянны каплау (587 млн сум), муниципаль оешмаларны тоту (332 млн), социаль-мәдәни тармактагы оешмалар хезмәткәрләренә түләү һәм грант бирү (255 млн), коммуналь техниканы төзекләндерү (229 млн), пассажир ташучы транспорт оешмаларына ярдәм (56,4), яңа ел бизәлеше (24 млн сум) һәм башка чаралар өчен тотылачак.

Узган ел ахырында Казан бюджеты кытлыксыз кабул ителде. Шуннан соң казна чыгымнарына берничә тапкыр үзгәреш кертелде. Соңгы тапкыр бюджет кытлыгы 2,9 млрд сумга җитте.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы Татарстан бюджетына да йогынты ясады. Дәүләт шурасы депутатлары 2022 елга республика бюджеты кытлыгын моңарчы күрелмәгән 37,1 млрд сумга җиткерде, чыгымнарны 68,3 млрд сумга күтәрде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG