Истанбул мәхкәмәсе ТНВның элекке алып баручысы Элвира Мадиярованы янә Русиягә экстрадицияләү карары чыгарды

Финанс алдауларда, финанс пирамидалар оештыруда гаепләнгән Миндиярова Төркиядә, ул тикшерү изоляторында тотыла. Моңарчы Төркинең Югары мәхкәмәсе экстрадицияләү эшен яңадан карарга кушкан иде.

ТНВ телеканалының элекке алып баручысы, FrendeX финанс пирамидасын оештыручыларның берсе Элвира Мадиярованы Истанбул мәхкәмәсе карары нигезендә Русиягә экстрадицияләргә мөмкин. Бу хакта аның адвокаты Джандаш Гюрола белдергән.

Кичә Истанбулның авыр җинаятьләрне тикшерүче мәхкәмә Элвира Мадиярованы Русиягә көчләп кайтарту турында карар чыгарды. Төркиядән экстрадицияне Русия таләп итте.

"Моңа кадәр Төркиянең Югары мәхкәмәсе Русиянең бу таләбен кире каккан иде, хәзер исә Истанбулның 11 санлы мәхкәмәсе Русия таләбен канәгатьләндерерлек карар чыгарды", дигән адвокат. Гюрол бу карарны янә Төркиянең Югары мәхкәмәсенә шикаять ителәчәген белдергән.

Ноябрь азагында Төркиянең Югары апелляция мәхкәмәсе Мадиярова яклы карар чыгарган иде, Төркия аны Русиягә экстрадицияләүдән баш тартты. Әмма аңа карамастан Элвира Мадиярова изолятордан чыгарылмады. Ул Истанбулның Бакыркөй районындагы хатын-кызлар изоляторында калдырылды.

Аңа кадәр Истанбулның авыр җинаятьләр мәхкәмәсе Татарстаннан булган алып баручыны экстрадицияләргә карар чыгарган иде, әмма аппеляциядән соң бу карар үзгәртелде. Мәхкәмә Мадиярова Русиягә кайтарылса, аның гаиләсе авырлыкка дучар булырга мөмкин дип тапкан иде.

Төркия кануннары нигезендә, әгәр кеше Төркиядә озак вакыт яшәсә, никахта булса, Төркия дәүләте кешене экстрадицияләүдән баш тарта ала. Җинаять кылса да, кешенең көчләп чыгарып җибәрелүе аның гаиләсенә рухи яктан зыян китерергә мөмкин дип санала.

Элвира Мадиярова әтисе Тәбриз Әхтәмов белән берлектә FrendeX финанс пирамидасынын оештыручыларының берсе булып санала, алар мөштәриләрне җәлеп итү өчен җаваплы булган дип аңлатыла. Әхтәмовка, башка катнашучыларга кебек үк, җинаять эше ачылды. Тәбриз Әхтәмов быел җәй Казанга кайтты һәм кулга алынды. Мадияровага да кешеләрне алдау җинаять эше нигезендә гаепләү белдерелде. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Мадиярованың кешеләргә салган зыян күләме 300 миллион сумнан арткан.

Тикшерүләр белдерүенчә, 2020 елның маеннан 2021 елның августына кадәр җинаять эшендә шикләнелүчеләр илнең 11 төбәгендә яшәүче кешеләрне алдаган. Әхтәмов белән Мадиярова FrendeX пирамидасы эше буенча 2 ел 8 ай дәвамында эзләүдә булды.

  • Казанда оештырылган FrendeX ширкәте 2021 елның җәендә эшчәнлеген туктатты. Русия финанс министрлыгы элеге ширкәт эшчәнлегендә финанс пирамидасы билгеләре булуын белдерде.
  • Тикшерүчеләр FrendeXтан 200 млн сум зыян килүен, 300ләп кеше алдануын белдерә. FrendeX акча салучыларга айга 30-70 процент керем һәм салынган акчаларның бик имин булуын вәгъдә иткән булган.
  • Әлеге эш нигезендә төп гаепләнүчеләр булган Руслан Пичугин һәм Дмитрий Чечулин да чит илдә качып ята. Элегрәк "Бизнес Online" Чечулинны Италиядә тоткарлаганнар, әмма мәхкәмә аны Русиягә тапшырудан баш тарткан дип язган иде. Пичугинның кайда булуы турында мәгълүмат юк.
  • Frendex эше нигезендә 20 җир кишәрлеге кулга алынган. Аларның 12се Татарстанның Балык Бистәсе районында, калган 8е Мәскәү өлкәсендә. Гаепләнүчеләрнең Мәскәүдәге, Мәскәү янындагы, Чиләбедәге һәм Казандагы фатирлары да кулга алынган.
  • Әлеге җинаять эше нигезендә Алексей Тришаков белән Азат Насыйбуллинның тоткарлануы турында да хәбәр ителгән иде. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларны тикшерү изоляторына ябу карары чыгарды. Алар "Аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе нигезендә гаепләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!