Accessibility links

Кайнар хәбәр

FrendeX финанс пирамидасы эшен туктатты


Оешма Татарстанда да актив эшләп килде, аның Казанда да офисы булды.

Русиядә FrendeX (Frendex Europe OU) дип аталган финанс оешмасы эшен туктатты. Русия Үзәк банкы әлеге оешмада "финанс пирамидасы" билгеләре булуын белдергән иде. Оешма эшчәнлеге туктатылуы турында оештыручылар үзләре хәбәр итте. "Регулятор кагыйдәләр аркасында без сезнең илдә эшчәнлекне дәвам итә алмыйбыз", диелә оештыручылар җибәргән хәбәрдә.

Шул ук вакытта, FrendeX мөштәриләренә акча кайтарырга вәгъдә итә, ләкин моның гарантиясен бирми. Оешмага акчаларын керткән кешеләргә биткоин янчыгын булдырырга тәкъдим ителә. Кайтару акчалары күләме 15 октябрьгә кадәр хәл ителәчәк диелә.

FrendeX финанс оешмасы Эстониядә теркәлгән. Ул Татарстанда актив эшләп килде, аның офисы Казанның Хөсәен Ямашев урамында урнашкан булган.

Элегрәк Русия Үзәк банкы FrendeX оешмасында "финанс пирамидасы" билгеләре булуын хәбәр иткән иде. Аның эшен туктатуы – соңгы 2 айда башка финанс пирамидаларының таркалуы чылбырының дәвамы булып тора. Июль башында Antares финанс пирамидасы эшен туктатса, бер атна соңрак Татарстанда киң таралган Finiko пирамидасы акчалар түләвен туктатты.

"Бизнес Online" хәбәр итүенчә, Finiko эшен туктатканнан соң, FrendeX-ка үз акчаларын керткән кешеләр дә гаризаларын эчке эшләр органнарына кертә башлаганнар. Җинаять эше әлегә ачылмаган. FrendeX оештыручысы Руслан Пичугинның Finiko оештыручысы Кирилл Доронин белән элемтәләр булуы турында да хәбәр ителә.

Июль аенда Татарстанда берничә финанс пирамидасы эшен туктатты. Алар арасында иң зурысы булган Finiko 13 июль көнне түләүләр туктатылуы турында белдерде. Аны төзегән Кирилл Доронин 28 сентябрьгә кадәр сак астына алынды. Finiko оешмасы белән бәйле Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче бүлеге ("Мошенниклык") нигезендә эш ачылган.

Finiko финанс пирамидасыннан Мәскәү, Татарстан һәм Краснодар краенда бер миллионга якын кеше зыян күргән, дип белдерде Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы.

Азатлык пандемиядән соң финанс пирамидаларының агрессив эшли башлавы турында язды. Бәйсез финанс киңәшчесе Ленар Рахманов мондый ялган финанс оешмаларының билгеләре турында сөйләде: яшерен эшчәнлек алып бару, лицензия булмау, югары табыш вәгъдә итү һәм башкалар.

Ярты ел эчендә Русия Үзәк банкы 146 финанс пирамидасы барлыгын ачыклаган. Аларның барысы да диярлек интернетта эшли.

Финанс пирамидасын ничек танып була
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG