Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finiko финанс пирамидасы корбаннары саны бер миллионга җитәргә мөмкин


Ярты ел эчендә Русия Банкы 146 финанс пирамидасы барлыгын ачыклаган.

Finiko финанс пирамидасыннан Мәскәү, Татарстан һәм Краснодар краенда бер миллионга якын кеше зыян күргән. Бу хакта Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы мәгълүматына сылтанып "Рoссийская гaзета" яза.

Ярты ел эчендә Русия Банкы 146 финанс пирамидасы барлыгын ачыклаган. Аларның барысы да диярлек интернетта эшли.

Июль ахырында Finiko оешмасы белән бәйле Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче бүлеге ("Мошенниклык") нигезендә эш ачылды. Әлеге оешманы төзегән Кирилл Доронин 28 сентябрьгә кадәр сак астына алынды.

Тикшерү фикеренчә, 2018 елның июненнән 2020 елның декабренә кадәр Finiko вәкилләре фонд базары, криптоакча базалары һәм төрле сәүдә мәйданчыкларында югары нәтиҗәле керемнәр сылтавы белән акчалар җәлеп иткән. Акча кертүчеләргә югары процентлы айлык керемнәр вәгъдә ителгән. Чынлыкта Finiko инвестицион эшчәнлек алып бармаган, дип саный тикшерү.

Хәзерге вакытта зыян 70 миллион сум дип исәпләнә, белгечләр чынлыкта бу сумманың күпкә күбрәк булуын фаразлый. Эчке эшләр министрлыгына 100дән артык гариза язылган. Доронин үзе Бизнес-онлайнга биргән әңгәмәсендә Finiko аша 800 меңнән алып 1 миллионга кадәр кеше узган дип белдерде.

Finiko оешмасы 13 июль көнне түләүләр туктатылуы турында белдерде һәм кулланучыларда акча кертү турында раслауны сорады.

4 июнь көнне Русия Үзәк банкы Finiko оешмасын финанс базарында канунсыз эшчәнлек билгеләре булган ширкәт дип тапкын. Финанс белгечләре аны финанс пирамидасы дип атый. Оешманы финанс пирамидасы дип Казакъстан да таныды. Ширкәт Татарстан халкында аеруча популяр.

Блогер Андрей Алистаров Finiko башлыгы Кирилл Доронинның Төркия ватандашлыгын алганын белдерде.

Азатлык пандемиядән соң финанс пирамидаларының агрессив эшли башлавы турында язды. Бәйсез финанс киңәшчесе Ленар Рахманов мондый ялган финанс оешмаларының билгеләре турында сөйләде: яшерен эшчәнлек алып бару, лицензия булмау, югары табыш вәгъдә итү һәм башкалар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG