Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finiko башлыгы халык акчалары кайда икәнен белмәгәнен белдерде


Ул эчке эшләр министрлыгына гариза язганын әйтте. Янәсе, Finiko партнерлары элемтәгә чыкмый.

Finiko финанс оешмасын оештыручы Эдвард һәм Марат Сабиров, Зыгмунт Зыгмунтович инде ике атна дәвамында элемтәгә чыкмый. Моның турында үзенең "Инстаграм"ында үткәргән туры эфирында оешмага нигез салучы Кирилл Доронин белдерде.

"Июльнең 2нче көненнән миндә башка оештыручылар белән элемтә юк. Мин аларны эзләп табар өчен күп көч куйдым һәм аларның минем белән элемтәгә чыгу тырышлыкларыма битараф булуын аңладым", диде ул.

Доронин һәр оештыручының Finiko-да үз өлеше өчен җавап биргәнен әйтте. Кулланучыларның кабинетлары, трейдерлар эше, акча күчерүләр өчен Сабировлар һәм Зыгмунтович җаваплы булган, диде ул. "Миндә җаваплылыкның 25%-ы гына. Мин моны үземне оешмадан төртеп чыгару буларак бәялим", дип белдерде Доронин. Ул халык акчаларының кайда икәнлеген белмим дә дип тә әйтте.

Finiko башлыгы Эчке эшләр министрлыгына "партнерларның югарлуы турында" гариза язганын сөйләде. Хәзерге ул яңа команда җыеп, үзе генә эш итәргә җыена. Халык үз акчасын FNK токены аша кайтара алачак, диде ул. Соңгы айда Finiko булдырган бу криптоакча бәясе 100 тапкырга төшкән.

4 июнь көнне Русия Үзәк банкы Finiko оешмасын финанс базарында канунсыз эшчәнлек билгеләре булган ширкәт дип тапкын. Финанс белгечләре аны финанс пирамидасы дип атый. Оешманы финанс пирамидасы дип Казакъстан да таныды. Ширкәт Татарстан халкында аеруча популяр.

Берничә көн элек блогер Андрей Алистаров Finiko башлыгы Кирилл Доронинның Төркия ватандашлыгын алганын белдерде.

13 июль көнне "Финико" түләүләр туктатылуы турында белдерде һәм кулланучыларда акча кертү турында раслауны сорады.

Азатлык пандемиядән соң финанс пирамидаларының агрессив эшли башлавы турында язды. Бәйсез финанс киңәшчесе Ленар Рахманов мондый ялган финанс оешмаларының билгеләре турында сөйләде: яшерен эшчәнлек алып бару, лицензия булмау, югары табыш вәгъдә итү һәм башкалар.

Финанс пирамидасын ничек танып була
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG