Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Русиянең асаба халыклары хокукларын яклаучы активист, Көнбатыш Себердә яшәүче аз санлы Селькуплар – Көнбатыш Себернең төньягында яши торган асаба халык. 2021 елгы җанисәпкә күрә, Русиядә 3458 селькуп калган. Чагыштыру өчен: 2002 елгы җанисәптә бу халыкның 4249 вәкиле яшәгән. вәкиле Дарья Егереваны Тикшерү изоляторына җибәрде. Русия хакимияте аны террорчы дип танылган оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепли.
Егерева 17 декабрьдә Мәскәүдә тоткарланган, аның фатирында тентү уздырылган. 18 декабрьдә аны сак астына алу чарасы буенча мәхкәмә утырышы булган. Бу хакта "Русия җирле халыкларының халыкара комитеты" хәбәр итте. Комитет мәгълүматына күрә, шул ук көнне тагын бер активист та тоткарланган, аның исеме әлегә аталмый.
Дарья Егереваны "Абориген форум" эшчәнлегендә катнашуда гаеплиләр. Сүз Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы асаба аз санлы халыклар хокуклары белән шөгыльләнүче белгечләр берләшмәсе турында бара. Егерева элек әлеге берләшмәгә кергән Төньякның җирле аз санлы халыкларына ярдәм итү үзәге вәкиле булган диелә.
Русия хакимияте "Абориген форум"ын башта экстремистик, ә соңыннан террорчы оешма дип таныды. Моңа сәбәп итеп әлеге берләшмәнең киңрәк "сепаратист структуралар"га, шул исәптән "Антирусия сепаратист хәрәкәте"нә һәм "постРусия ирекле дәүләтләр форумы"на керүе күрсәтелә. Чынлыкта мондый хәрәкәтләр булуы турында билгеле түгел.
- Соңгы вакытта Русиянең төрле төбәкләрендә җирле халыклар вәкилләре булган активистларның дистәләрчә йортында тентүләр уздырылды. Аерым алганда, Кемеров өлкәсе Мыски шәһәрендә яшәүче активист Алексей Чиспияковка да көч структуралары тентү белән килгән иде. Соңыннан аны иреккә җибәргәннәр. Активист үзе әйтүенчә, тикшерү чаралары экстремистик оешма эше кысаларында үткәрелгән.
- Русиядә системлы рәвештә милли халыклар хокуклары һәм аларны яклау белән шөгыльләнгән оешмалар "экстремистик" һәм "террорчы" дип таныла. 2025 ел башында Русия Федерациясе иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын да кертте.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!