Русия Федерациясе иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын кертте. Куәт оешмасы аларны "террорчы" дип танылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр дип саный.
Бу исемлеккә "Азат Идел-Урал", "Татполит", "(Сөргендәге) бәйсез Татарстан хөкүмәте", Бөтен татар иҗтимагый үзәге, "Иттифак" татар бәйсезлеге фиркасе, "Яңарыш Татар Халык Партиясе" һәм "Азатлык/Свобода" берләшмәсе кергән.
Искәрмә: 2024 елның 22 ноябрендә Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"н террорчы оешма дип таныды. Ул вакытта әлеге оешманың 172 бүлекчәсе террорчылар исемлегенә кертелүе хәбәр ителде. Алар арасында татар яки башкортка бәйле төркемнәр булуы турында куәт оешмалары хәбәр итмәгән иде. Исемлек 2025 ел башында гына чыгарылды.
Азатлык Радиосы әлеге исемлектә булган оешмаларны тикшерде.
Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)
Оешма турында: Бу татар милли хәрәкәтенең иң озын гомерле һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).
1980нче еллар ахыры — 1990нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.
Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.
Максаты: татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.
Эзәрлекләүләр: 2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.
2022 елның июнендә ТИҮ экстремистик оешма дип танылды һәм тыелды.
Хәзерге рәисе Фәрит Зәкиевкә карата Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы мәгълүм. Аны куәт оешмалары эзләүгә биргән иде.
Сугыш чорында: Украина сугышы башлану белән Русиядәге эчке сәясәт ТИҮнең рәсми теркәлгән оешма буларак эшләвен юк итте. Аның рәисе Фәрит Зәкиев Украина сугышы башлану белән эзәрлекләнүдән качып Төркиягә һиҗрәт кылды.
Зәкиев сүзләренчә, ТИҮнең Татарстанда эшчәнлеге туктатылган, оешма үз эшен чит илләрдә генә дәвам итә. Еш кына алар мөрәҗәгать белән чыга. Соңгы белдерүләрнең берсе Казанда узган БРИКС җыены алдыннан булды. Зәкиев Украинага һөҗүм барганда башка илләрнең Русия оештырган чарада катнашуын хөкем итте һәм Русияне БМОдан чыгаруны таләп итте.
"Азатлык/Свобода" берләшмәсе
Чынлыкта "Азатлык/Свобода" берләшмәсе дигән оешма юк. Бары 1990 елда корылган "Азатлык" татар яшьләре берлеге генә бар. Куәт оешмасы бу берләшмәләрне бер оешма буларак кабул итәме, юкмы — рәсмиләр моңа аңлатма бирми.
Шулай да "Азатлык" татар яшьләре берлеге эшчәнлеген вакытлыча туктатып торуын белдерде. Алар террорчы дип табылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" оешмасына катышы булуын кире какты, ләкин сивил активистларга басым булмасын өчен эшчәнлеген туктатып торуын әйтте.
Оешма турында: "Азатлык" татар яшьләре берлегенең тарихы 1990 елда узган Беренче татар яшьләре көннәреннән башлана. Ирек Гариф — оешманың беренче рәисе. Ул оешма белән бер ел җитәкчелек итте. Соңрак Австралиягә күчеп китте һәм бүгенге көндә шунда яши.
Максаты: Баштарак"Азатлык" татар милләте өчен тигезлек, Татарстан мөстәкыйльлеге таләп итте. Соңгы елларда сәяси максатлар мәдәни һәм мәгърифәт юнәлешенә үзгәртелде.
Соңгы дистә елда "Азатлык"ны Наил Нәбиуллин җитәкли. Ул әлеге вакытта Төркиядә яши. Нәбиуллин оешма элек Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшсә, бүген милли үзаңны күтәрү эшенә өстенлек бирә, дип Азатлык Радиосына сөйләгән иде.
Эзәрлекләүләр: Максатлар үзгәрүенә карамастан, Татарстанда калган "Азатлык" активистларына басым алып барылды. 2024 елның маенда активист Рәфикъ Кәримуллин өендә тентү булды.
"Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте"
Оешма турында: "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип аталучы оешма 2008 елда Чаллыда узган Милли Мәҗлес җыенында оешты. Ул вакытта язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова җитәкчелегендә мәҗлес Татарстанның бәйсезлеген тануны сорап БМОга мөрәҗәгать кабул итте. Шул җыенда "Сөргендәге татар хөкүмәте" дә төзелде. Аны 1990нчы еллар башында совет химик кораллары җитештерү програмын фаш иткән һәм шуннан соң Америкага күчеп киткән галим Вил Мирзаянов җитәкләде.
2023 ел башында Мирзаянов урынына яңа җитәкче итеп Рәфис Кашапов сайланды.
Максаты: Татарстан бәйсезлегенә ирешү.
2019 елда "Сөргендәге татар хөкүмәте" Русия оппозициясен Идел-Урал республикаларының бәйсезлеген танырга чакырды.
Сугыш чорында: Бу оешмада чит ил активистлары катнаша. Алар нигездә төрле мөрәҗәгатьләр кабул итә. 2023 ел башында Польша президентыннан Татарстанның бәйсезлеген тануны сорадылар. Аңа кадәр Рәфис Кашапов Украина президенты исеменә Татарстан бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать белән чыккан иде. Соңрак Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе теркәлде. Әмма моңа карамастан, Украина парламенты Татарстан мөстәкыйльлеге турында бернинди карар кабул итмәде.
"Иттифак" татар милли бәйсезлек фиркасе
Оешма турында: Фирка 1990 еллар дулкынында барлыкка килә. Аның беренче корылтае 1991 елның 13-14 апрелендә уза. 1992 ел башында ул рәсми теркәлү уза.
Милли фиркане коручы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова булды.
Фирканең үзәге дип Чаллы шәһәре саналган. Сәяси берләшмә "Алтын Урда" исемле газет бастырган.
Максаты: "Иттифак" фиркасе үзенең төп максаты итеп Татарстанның дәүләт бәйсезлеге һәм татар халкының милли бәйсезлеге өчен көрәшне билгели. Фирка Татарстанда бер дәүләт теле һәм Татарстан ватандашлыгы булу яклы булган.
Үткәне: Фирканең йогынтысын 1990 елда узган Татарстан Югары шурасы сайлавында нәтиҗәләреннән дә күреп була. Парламенттагы 250 депутат урынының 93-е "Иттифак" һәм ТИҮгә туры килгән.
90 елларда фирканең 27 бүлеге (шул исәптән Татарстаннан читтә дә) эшләгән.
Фирка рәисе Фәүзия Бәйрәмова бу чорларда протест чаралары үткәрә. Шуларның иң билгелесе — 1991 елның 14 маеннан 27 майга кадәр дәвам иткән Казанның Ирек мәйданында сәяси ачлык тоту. Аның максаты — Татарстанның мөстәкыйльлеген саклап, республикада Русия президентын сайлатмау була. Соңгы көнне мәйданда 50 кеше җыелган, алар Югары Шура бинасын уратып алды диелә.
Бүгенгесе: 2001 елда Русиядә төбәк һәм милли фиркаләрне тыю турында федераль канун кабул ителә. Бу "Иттифак" өчен сайлауда катнашу мөмкинлеген юк итә.
Соңгы елларда "Иттифак" фиркасе һәм аның эшчәнлеге турында ишетелми.
"Азат Идел-Урал"
Оешма турында: Әлеге хәрәкәтнең оешуы турында 2018 елның 21 мартында Украина башкаласы Киевта игълан ителде.
Ул Идел-Урал төбәге республикаларының, аерым алганда Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Мари Иле һәм Мордовия халыкларының милли, мәдәни, дини, икътисади һәм сәяси хокуклары өчен көрәш максатыннан төзелде.
Хәрәкәткә татар милли хәрәкәте активисты, элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды.
Максаты: "Азат Идел-Урал" хәрәкәте милли республикаларның суверенитетына ирешү максатын куя. Моны алар көч кулланмыйча, хокук яклау позициясендә эш иткәнен әйтә. Хәрәкәт БМОның Асаба халыкларның хокуклары декларациясенә таяна. Баштарак алар Русиядә чын федерация булдырырга да чакырды.
Сугыш чорында: "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен Русия Баш прокуратура әле сугышка кадәр үк "теләнмәгән" оешма дип таныды.
Украина сугышын хәрәкәт активистлар хөкем итте. Шул ук вакытта "Азат Идел-Урал" Путин сугышы Татарстанны бәйсезлеккә китерә ала дип белдерде.
Эзәрлекләүләр: 2023 елның октябрендә Казанда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең өч вәкиленең тоткарлануы турында хәбәр ителде. "Азат Идел-Урал" хәрәкәте Казанда митинг үткәрергә җыенуын кире какты.
Мордовиядә дә җирле активистларны әлеге оешма белән бәйле дип эзәрлекләүләр булды.
2023 елның ноябрендә "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Telegram-каналы томаланды. Хәрәкәт вәкилләре моны "Кремльнең бот-фермасы көчле һөҗүм ясавы" белән бәйле дип саный һәм элегрәк башкорт милли хәрәкәтенең каналлары да томалануын хәтерләтә диде.
"Татполит"
Оешма турында: "Татполит" фикер үзәге дә Татарстанда 2018 елда оешты. Бу республикага Мәскәүнең басымы көчәйгән һәм татар җәмәгатьчелегендә кызу фикер алышкан чор. Аңа кадәр — 2017 елда Татарстанда татар телен укыту ихтыярига күчерелде, Русия белән Татарстан арасында шартнамә озайтылмады.
"Татполит"ка сәясәт белгече Руслан Айсин нигез салды.
Максаты: Үзәк республикада һәм татар дөньясында барган процессларны анализлады һәм мөстәкыйль фикер җиткереп килде. Ул медиа өлкәсендә төрле язмалар бастырды, очрашулар үткәрде.
"Татполит" сәхифәләрендә еш кына зыялылар, тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Үз вакытында журналист Искәндәр Сираҗиның тикшеренүләре дөнья күрде. 2019 елда Татарстан эчке эшләр министрлыгы "Татполит" порталыннан дүрт видеороликны алып куюны һәм үзе турында таратылган мәгълүматны кире кагуны таләп итте. Бу эш нигезендә мәхкәмә дә булды.
Сугыш чорында: Украина сугышы башланганнан соң "Татполит" нигездә чит илдә эшен алып бара. Ул даими төстә Русиянең Украинага каршы сугышын хөкем итә, деколонизация темасын күтәрә, Татарстанның бәйсезлек идеясен алга сөрә.
Эзәрлекләү: 2023 елның мартында аның җитәкчесе, сәяси мөһаҗир Руслан Айсинны Русия хакимияте "ят агент" дип таныды.
2024 елның мартында куәт оешмалары аны язмаларына "ят агент" статусы тамгасын куймауда һәм нацизмны аклауда гаепләде. Ул эзләүгә бирелде һәм 2024 елның августында Казандагы мәхкәмә аны читтән торып ике айга кулга алды.
"Террорчы" оешма исемлегенә керү турында: "Татполит" хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсин әлеге оешманың "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган структураның "оешма бүлекчәсе" булуын кире какты.
"Без Русия хакимиятләрен террорчы идеология йөртүчеләр дип саныйбыз. Ә үз халыкларына ирек яклаучыларны — гадел көрәшчеләр дип таныйбыз", — дип белдерде ул.
Айсин "террорчы" оешма исемлегенә керүенә карамастан, "Татполит" үз эшен элеккечә дәвам итәчәк диде.
"Яңарыш Татар Халык Партиясе"
Оешма турында: "Яңарыш Татар Халык Партиясе" дип атаучы оешманы АКШта яшәүче Иршат Хәби җитәкли. Бу оешма турында 2022 елда — Украина сугышы башлаганганнан соң ишетелә башлады.
Максаты: Әлеге оешма Татарстан бәйсезлеге идеясен алга сөрә.
Эзәрлекләүләр: 2024 елда "Яңарыш Татар Халык Партиясе" террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде.
Аңа кадәр Иршат Хәбигә карата нәфрәт тудыру һәм көч куллану белән янау маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Ул халыкара эзләүгә бирелде.
Бу оешма социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда эшли. Ул төркемнәрдә торган һәм анда фикер калдырган кешеләрне эзәрлекләү бара.
Мәсәлән, былтыр язын Азнакай районы мәхкәмәсе Тамытык авылында яшәүче 63 яшьлек Рүзилә Шәрәфетдинованы "Яңарыш Татар Халык Партиясе" Telegram каналда калдырган аудио язмасы өчен 80 мең сумга штрафка тартты. Аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар. Рүзилә ханым әлеге аудиоязмада татар телен гаиләдә өйрәнергә чакыра булып чыкты.
Былтыр татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга җинаять эше ачылды. Сәбәбе — Әһлиуллинның "Яңарыш Татар Халык Партиясе" (соңрак "Яңарыш! Без җиңәчәкбез! Мы победим!" дип үзгәртелгән) Telegram-каналындагы стримда катнашуы.
"Себер татарларының Демократик Республикасы" хәрәкәте
Исемлектә "Демократическая Республика Сибирских татар" дип аталган хәрәкәт тә бар. Әмма Русиядә һәм читтә үзләрен шулай дип атап йөртүче төркемнәр турында мәгълүмат юк.
Башкорт оешмалары
"Террорчы" оешмалар исемлегенә кергән башкорт хәрәкәтләре нигездә 2022 елдан соң — Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң оешты. Исемлектә башкортка бәйле биш оешма бар:
— "Башкорт милли-сәяси үзәге" (БашНацПолит)
— "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты"
— "Азат Башкортстан" хәрәкәте
— Башкорт азатлык гаскәре
— "Башкорт" ротасы.
"Башкорт милли-сәяси үзәге" (БашНацПолит) — 2022 елда, "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" — 2023 елда корылды. Әлеге оешмаларның җитәкчесе булып Литвада сәяси сыену алган Руслан Габбасов тора. Бу хәрәкәтләр Башкортстанның тулы бәйсезлеген алга сөрә.
2023 елда Башкорт комитеты башкорт азатлык гаскәре оештыруын да игълан итте. Ул Украинаның кораллы көчләре нигезендә оештырыла диелде.
2022 ел ахырында Украина кораллы көчләрендә "Башкорт" ротасы барлыкка килүе әйтелде. Әмма Руслан Габбасов бу хәрби бүлекчәгә үзенең дә, мөһаҗирлектә төзегән оешмага да катнашы булмавын җиткергән иде.
Габбасов Русиянең "террорчы" оешмалар исемлегенә башкорт хәрәкәтләре керүен Путин хакимияте милли-азатлык хәрәкәтләреннән куркуын күрсәтә, дип аңлатты.
Шулай ук чит илләрдә яшәүче татар һәм башкорт активистлары корган "Азат милләтләр лигасы" да бу исемлеккә эләккән.
Русиядә террорчы дип танылган оешмаларның язмаларын репостлаган яки аларны хуплаган өчен нәрсә була?
Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсе нигезендә 100-500 мең сум күләмендә, яки хөкем ителүченең өч еллык хезмәт хакы күләмендә штраф салырга, яки 2-5 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Инде мисаллар да бар. 2024 ел ахырында Татарстанда республиканың хөкемдарлар квалификация коллегиясе рәисе Радик Гыйлмановның улы Марат Гыйлмановны тоткарладылар. Аңа карата "террорчылыкны аклау" турында җинаять эше ачылды.
Эшне Гыйльмановның социаль челтәрләрдәге сүзләре өчен ачканнар, дип язды дәүләт агентлыгы. Хәзерге вакытта бу пост сөртелгән.
ФСБ исемлегенә кергән татар оешмалары постларын репост итүчеләргә дә "террорчылыкны аклау" маддәсе янавы ихимал.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум