Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли Мәҗлес бәйсезлек сорый


Милли Мәҗлес БМОга, дөнья парламентларына һәм президентларга Татарстанның дәүләт бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать итте.

Әлеге мөрәҗәгатьтә “Татар халкы үзенең дәүләтчелеген кан коймыйча, халыкара хокук нормалары нигезендә, демократик юл белән торгызырга тели. Шуңа күрә дөнья җәмәгатьчелегеннән татар халкының югалаган дәүләтен торгызуга кануный омтылышларын яклауларын сорыйбыз”, диелә.

“Бу декларацияне кабул итүгә Татарстанда гаҗәпләнеп тә карамыйлар. Бу турыда бөтен дөнья шаулый. Грузия, Украина, Балтыйк буйлары илләре, Төркия сайтларында да эленеп тора. Декларация кабул итү бик зур эш.

Шимбә көнне “Бердәм Русия”нең Татарстан бүлеге конференциясендә дәүләт шурасына булачак сайлауга исемлек төзелгән. Безнең шул ук көнне Милли Мәҗлес кабул иткән документлар белән чагыштырганда ул бернәрсә дә түгел”.

Милли Мәҗлес идарәсе сәркатибе Зөһрә Айсина Чаллы шәһәрендә үткән чарага әнә шундый бәя бирде. Билгеле булганча, шимбә көнне “Бердәм Русия”нең Татарстан бүлеге мартта булачак дәүләт шурасы сайлавына үз намзәтләренең исемлеген раслды.

Иҗтимагый оешмалар моңа кадәр дә Татарстанның бәйсезлегенә мөнәсәбәттә төрле карарлар, мөрәҗәгатьләр кабул иткән иде инде. Бу документны әзерләүчеләр, моңа кадәр булганнары белән чагыштырганда көчлерәк, дип белдерә.

Фәүзия Бәйрәмова
“Халыкара документларга таянырга кирәк дигән фикергә килдек. Безнең кебек халыкларны яклый торган документлар бик күп. БМО һәм башка оешмаларның да бар. Аларны үзебез өчен файдаланырга кирәк.

Русия ул документларны таныганмы, әллә юкмы, ансы башка мәсьәлә. Әмма дөнья моны таныган. Башка халыклар алардан файдалана.

Безнең күтәрелүебезнең тагын бер сәбәбе бар. Быел зур вакыйгалар булды. Алга киткән демократик илләр Косованың бәйсезлеген таныды. Русия үзе Көньяк Осетия белән Абхазиянең бәйсезлеген таныды. Димәк, безгә дә юллар ачылды дигән сүз”.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы - галим Фәүзия Бәйрәмова әнә шундый фикер белдерде. Бәйрәмова Милли Мәҗлеснең яңа рәисе итеп сайланды.

Бу утырышта Милли Мәҗлес каршында эшләп килгән “Сөргендәге милли хөкүмәт” рәисе дә расланган. Ул Кушма Штатларда яшәүче җәмәгать эшлеклесе, галим Вил Мирзаянов. Мирзаяновның вазифасын Милли мәҗлес назәрәтенең баш назире дип тә атыйлар.

Зөһрә Айсина фикеренчә, Милли Мәҗлес идеология, ягъни халыкка аңлату эшен нык көчәйтергә җыена. “Бүген Русиядә хәлләр бик начарлана- урыс булмаган халыкларның хокуклары бозыла. Узган гасырның 90 еллар башыннан бирле моның кадәр бозылуны күргәнем юк иде. Шуңа күрә, без Милли Мәҗлеснең башлыгы Фәүзия Бәйрәмова булырга һәм идеология Русиядә, Татарстанда эшләргә тиеш дигән фикергә килдек.

Ә баш нәзир һәм нәзарәт бөтенесе чит илдә булырга тиеш. Алар практик эш башкара”.

Милли хөкүмәткә 7 кеше: Германиядән Хәйретдин Көләчйөз, Төркиядән Иклил Корбан, Роза Корбан, Татарстаннан Фәнзаман Баттал, Госман Гомәр, Зөлфия Кадыйр, Башкортстаннан Кәрим Яушев сайланган.

Аларга беренче эш итеп Милли Мәҗлес кабул иткән документларны халыкара оешмаларга җиткерү, Милли Мәҗлесне БМО каршында хөкүмәтнеке булмаган оешма буларак теркәү бурычы да куелган.

Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, Татарстанның дәүләт бәйсезлеген тануны сораган мөрәҗәгать төрекчәгә һәм инглиз теленә тәрҗемә ителгән.

“Анкарада Роза Корбан аны төрек теленә тәрҗемә иткән. Төрки илләргә төрекчәсе Роза Корбан аша, ә инглиз телле илләргә Вил Мирзаянов аша китәчәк дип уйлыйм. Милли хөкүмәтнең башында Вил Мирзаянов тора. Китмичә калыр дигән шигебез юк”.

20 декабрь көнне Чаллыда үткән Милли Мәҗлеснең киңәйтелгән утырышында, Фәүзия Бәйрәмова сүзләренчә, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорски, Чистай шәһәрләреннән, Зеленодольский, Алексеевски һәм башка районнардан Милли Мәҗлес депутатлары һәм милли хәрәкәт вәкилләре- барлыгы 40-тан артык кеше катнашкан.

Бу киңәйтелгән сессия вакытында киләсе язга Милли Мәҗлеснең чираттагы сессиясе, ә ел ахырына корылтае да билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG