Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөргендәге хөкүмәтләр. Тарихтан 5 мисал


Кырымтатар милли байрагы
Кырымтатар милли байрагы

Тарихта нинди сөргендәге хөкүмәтләр билгеле? Алар үз максаты итеп нәрсәне күргән һәм нинди нәтиҗәләргә ирешкән? Азатлык элекке һәм хәзер дә актив булган сөргендәге 5 хөкүмәт турында кыскача белешмә тәкъдим итә.

5 февраль көнне берничә татар активисты үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаган төркем утырышын үткәрде. Алар анда шул "хөкүмәт"нең яңа җитәкчесен билгеләде. Моңарчы баш министр саналган Вил Мирзаянов урынына яңа җитәкче итеп Рәфис Кашапов сайланды. Мирзаянов үзе Кашаповка уңышлар теләде.

"Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталган төркем 2008 елда барлыкка килде. Аны ул чакта читтән торып Милли Мәҗлес оешмасы эшләрендә катнашкан һәм 1996 елдан АКШта яшәгән татар галиме, активист Вил Мирзаянов җитәкләде. Оешма үзенең төп максаты итеп Татарстанның бәйсезлегенә ирешүне күрә.

Әйтик, 2023 елның башында "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" Польша хакимиятеннән Татарстанның бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать белән чыкты. Аны 17 кеше имзалаган, алар арасында Британиядә яшәүче Рәфис Кашапов, Польшадан Нәфис Кашапов, Төркиядән Фәрит Зәкиев һәм Германия, Швеция, Австралия, Украина, АКШтә яшәүче татар активистлары да бар. Мондый мөрәҗәгать һәм белдерүләрне оешма даими ясап тора.

Сөргендәге хөкүмәтләр тарихта сирәк күренеш түгел, андый мисаллар бар. Нигездә, мондый оешмаларны ватаннары басып алынган, йәки кануни хакимиятләре куылган дәүләтнең бәйсезлеген, демократик яктан үсешен теләгән активистлар оештыра. "Сөргендәге хөкүмәт" феномены әсир милләтләрнең хокукларын яклау өлкәсендә шактый көчле сәяси корал булса да, аның төп проблемы булып канунилыгы, легитимлыгы кала, чөнки аларны демократик кагыйдәләргә нигезләнеп сайларга басып алынган ватан илләрдә юл куелмый, ә читтәге милли хәрәкәтнең тиешле оештыру эшен башкарып чыгу өчен мөмкинлекләре юк, йә ул еш кына бик зәгыйф кала бирә.

Азатлык тарихта билгеле булган 5 сөргендәге хөкүмәт мисалын өйрәнде.

1. Кырымтатар халкының милли мәҗлесе

1991 елда кырымтатарларының Корылтае карары нигезендә Милли Мәҗлес барлыкка килә. Ул кырымтатарлар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртучы һәм вәкил итүче "бердәм тулы вәкаләтле" оешма дип игълан ителә. Мәҗлес әгъзалары Корылтай делегатларыннан сайлана.

Оешманың төп максаты итеп кырымтатарларының дәүләтчелеген торгызу атала. Мәҗлес әгъзалары 2014 елга кадәр Кырымның сәяси һәм иҗтимагый тормышында актив катнашып килде, шул исәптән Кырым Югары шурасына да сайланды.

2014 елның февралендә Милли Мәҗлес Русиянең Кырымны басып алуына (аннексияләвенә) каршы чыккан бердәнбер оешма булды. Кырымда Русия хакимияте урнашкач, Мәҗлес Украина Югары радасы тарафыннан кырымтатарларның иң югары вәкилле оешмасы булып танылды.

Русиядә исә Мәҗлес эшчәнлеге 2016 елдан бирле тыелган, Русия хакимиятләре аны экстремист оешма дип игълан итте. Кырымда калган Мәҗлес активистлары басым һәм респрессияләргә дучар булып тора.

Мәҗлес барлыкка килгәннән бирле 2013 елга кадәр аны кырымтатар халкының милли лидеры Мостафа Җәмилев җитәкләде. 2013 елның ноябреннән бу вазифаны Рефат Чубаров башкара.

Украинадан тыш, Мәҗлес Төркия белән дә тыгыз мөнәсәбәт урнаштырган, Җәмилев белән Чубаров Төркия җитәкчелеге белән даими очрашып, проблемнарны җиткереп тора.

Кырымтатар Мәҗлесе

Кырымтатар Милли Мәҗлесе – Кырымтатар халкы исеменнән карарлар кабул итәргә хокуклы булган башкарма оешма. Украина һәм Русиядә иҗтимагый-сәяси оешма буларак теркәлмәгән. Мәҗлес Кырымтатар халкы корылтаенда 1991 елда сайланды. Аның беренче рәисе Мостафа Җәмилев иде. 2013 елда Акмәчеттә Кырымтатар халкы корылтае үтте. Мәҗлеснең яңа рәисе итеп Рифат Чубаров сайланды. Мәҗлеснең вәкилчелекләре Төркия, АКШ, Романия һәм Болгарстанда бар.

2. Көнчыгыш Төркестанның сөргендәге хөкүмәте

2004 елда Вашингтонда Көнчыгыш Төркестанның сөргендәге хөкүмәтен төзү турында игълан ителде. Ул Синҗан-уйгыр автоном төбәгенең Кытайдан бәйсезлеге өчен көрәшүне максат итеп куя. Хөкүмәт җитәкчесе итеп Көнчыгыш Төркестанның халыкара конгрессының беренче рәисе Әхмәт Игамберди сайлана.

Бу хөкүмәт уйгырлар тарафыннан гына түгел, казакълар һәм төбәктә яшәүче башка халыклар катнашында да төзелгән (төбәктә күпләп яшәгән татарларның вәкилләре турында билгеле түгел). Хөкүмәт үзен Синҗан-уйгыр төбәген һәм аның халкын халыкара мәйданда вәкиллек иткән бердәнбер легитим оешма дип саный.

Хөкүмәтнең баш офисы Вашингтон шәһәрендә урнашкан, анда зур гына уйгыр диаспорасы яшәп килә. "Сөргендәге хөкүмәт" вәкилләре 12ләп илдә яши. Оешма даими "Баш ассамблея" җыеннарына җыела, оешудан башлап андый җыеннар 8 тапкыр узган: 2004, 2006, 2008, 2009, 2011, 2013, 2015 һәм 2019 елларда.

Көнчыгыш Төркестанның сөргендәге хөкүмәте АКШ һәм башка илләрне Көнчыгыш Төркестанны окуппацияләнгән җир дип санарга чакыра, әлегә бу мөрәҗәгатьләр җавапсыз кала.

3. Эстониянең сөргендәге хөкүмәте

1940 елда Эстония Совет берлеге тарафыннан басып алына. Совет хакимияте ил президенты Константин Пятсны кулга ала (ул 1956 елда төрмәдә үлә), хөкүмәт әгъзалары үтерелә яки чит илләргә куып чыгарыла.

Илнең аннексиясе алдыннан булган соңгы премьер-министры Юри Улуотс юридик яктан президент үз вазифасын үти алмаса, ил башлыгы вазифасына премьер керешергә тиеш дип белдерә. 1942 елда ул, совет репрессияләреннән соң исән калган башка сәясәтчеләр белән, хөкүмәт эшен дәвам итү карарын кабул итә. 1943 елның 6 гыйнварында Стокһолмда узган зур җыенда Юри Улуотс премьер-министр вазифасын үтәүне дәвам итәчәкмен дип карар итә, аның урынбасары булып Отто Тииф билгеләнә. 1944 елда яман шеш белән авырган Улуотс хөкүмәт башлыгы итеп Тиифны билгели.

Эстониядән Германия гаскәрләре киткәндә, Тииф илдә канунлы хакимият торгызырга омтыла. 21 сентябрь көнне эстоннарның кораллы төркемнәре Таллинның тарихи үзәгендә хакимият биналарын яулап ала, Эстония байрагы күтәрелә һәм алман гаскәрләренә шәһәрдән китәргә кушыла. Ләкин Тииф хөкүмәте шәһәрне яклый алмый, эстон сугышчылары совет һәм алман гаскәрләренә җиңелә. 22 сентябрь көнне Кызыл Армия Таллинны контрольгә ала һәм эстон байрагы төшерелә. Эстон хөкүмәте әгъзалары һәм Тииф үзе шәһәрдән китәргә омтыла, ләкин совет гаскәре тарафыннан хөкүмәтнең күпчелеге кулга алына. Тииф үзе Себергә сөргенгә җибәрелә, шуннан соң ул Эстониягә кайта ала, шунда 1976 елда вафат була.

1945 елда Улуотс үлгәннән соң, хөкүмәтнең исән калган иң өлкән әгъзасы Аугуст Рей үзен хөкүмәт башлыгы дип игълан итә. 1953 елда ул Ослода сөргендәге Эстония хөкүмәтен игълан итә. Бу хөкүмәт белән ризалашмаучылар булса да, ул 1953 елдан 1992 елга кадәр эшли, аның әгъзалары 5 тапкыр алышына.

Эстониянең сөргендәге хөкүмәтенең вазифасы – хөкүмәт легитимлыгын саклау була. Аның соңгы премьер-министры Генрих Марк 1992 елның 8 октябрендә сөргендәге хөкүмәт эшен туктата һәм хакимиятне илнең яңа президенты Леннарт Мерига тапшыра. Мери исә сөргендәге хөкүмәтне эстон дәүләтенең сакчысы дип атый.

Литва һәм Латвиядә оккупация вакытында сөргендәге хөкүмәтләр булмаса да, бәйсез дипломатик хезмәтләр эшләгән.

4. Беларус халык республикасы радасы

Дөньяда иң борынгы "сөргендәге хөкүмәт"ләрнең берсе булып тора. 1918 елда Беларус халык республикасы бәйсезлеге игълан ителгән, ләкин шул ук елны Беларусны большевиклар басып алган, соңрак алар БССР игълан иткән. Беларус халык республикасы радасы исә көнбатышка китәргә мәҗбүр булган, аның вәкилләре демократик республиканы тормышка ашырырга теләгән.

Оешма бүгенге көндә дә яши, соңгы дистә елларда ул ​Александр Лукашенко хөкүмәтен даими тәнкыйтьләп кирә. Мисал өчен, 2005 елда үз резолюциясендә Рада беларус хөкүмәтен илне урыслаштыруында гаепли һәм Русиянең Беларуска карата тышкы сәясәтен хөкем итә. 2020 елгы киңкүләм протестлар вакытында Рада аларны хуплый, каршылык чараларын үз социаль челтәрләрендә күрсәтә.

1997 елдан сөргендәге Беларус халык республикасы Радасы рәисе вазифасын Ивонка Сурвилла башкара, ул Канадада яши.

Беларусның сөргендәге яңа оешкан хөкүмәте дә бар, аны 2020 елда президент сайлауда Лукашенконың төп көндәше булган Светлана Тихановская җитәкли. 2022 елның августында беларус оппозициясенең Вилнюс конференциясендә "Бердәм күчеш кабинеты" дип аталган яңа коллектив орган оеша.

Әлеге хөкүмәтнең максаты булып Беларусның бәйсезлеген һәм суверенитетын яклау, илдә конституцион канунлыкны торгызу һәм диктатурадан демократиягә күчешне тәэмин итү тора.

Шунысын әйтергә кирәк, әлеге оешма вәкилләре кайбер Европа илләре күзлегендә легитимлыкка ия. Мисал өчен, Литва Сеймы Тихановскаяны Беларусның канунлы президенты итеп таныды. Ул даими рәвештә Европа илләренең башлыклары һәм рәсми вәкилләре белән очраша.

5. Польшаның сөргендәге хөкүмәте

1939 елның сентябрендә Польша хәрби хөкүмәтенең илдән китүеннән соң Польшаның да сөргендәге хөкүмәте оеша. Румыниягә киткән җитәкчелек кулга алыну сәбәпле, хөкүмәтне Франциягә китә алган сәясәтчеләр оештыра. Коалиция хөкүмәтенә төрле фирка вәкилләре керә. Хөкүмәт башта Парижда оеша, соңрак ул Анже дигән шәһәргә күчә. Хөкүмәт каршында Польша республикасының милли шурасы да барлыкка килә, ул парламент функциясенә ия була.

Хөкүмәтнең төп максатларының берсе – Көнбатышта поляк хәрби көчләрен булдыру. Британия һәм Франция белән килешүләр төзелә, Франциядә дивизияләр барлыкка килә. Ләкин 1940 елда Франция капитуляция турында карар кабул итә, Польшаның сөргендәге хөкүмәте Лондонга китәргә мәҗбүр була, Британиягә хәрби көчләрнең өчтән бер өлеше генә күчә ала.

Хәрби эшчәнлектән тыш Польшаның сөргендәге хөкүмәте илдә "идән асты" эшчәнлеген дә алып бара.

Икенче дөнья сугышы вакытында Польшаның сөргендәге хөкүмәте күп кенә илләр тарафыннан танылган булса да, сугыштан соң аңа игътибар кими. Ләкин хөкүмәт үз эшен Польшада коммунистик режим беткәнче дәвам итә. Үз эшчәнлеген ул бары тик 1990 елда, яңа демократик президент Лех Валенса вазифасына керешкәннән соң гына туктата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG