Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанны саклап. Сәяси ачлыкка – 30 ел


Ачлык тоту чарасы, май 1991 ел

Татарстан мөстәкыйльлеген яклап Казанда узган зур сәяси ачлыкка быел 30 ел тула. Ул Ирек мәйданында 1991 елның 14 маеннан 27 майга кадәр дәвам итә. Шушы тарихи вакыйгада катнашкан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Азатлыкта хатирәләре белән уртаклаша.

"Сәяси ачлыкның төп максаты – Татарстанның мөстәкыйльлеген, суверенитетын саклап калу, республикада Русия президентын сайлатмау иде. Һәм без ул максатка ирештек – Татарстанда Русия президентын сайлаулар рәсми рәвештә уздырылмады, бу хакта Югары Совет махсус карар кабул итәргә мәҗбүр булды, сәяси ачлык шуннан соң гына туктатылды", дип искә ала Фәүзия Бәйрәмова һәм анда катнашкан кешеләрне исемләп атаудан башлый.

Ачлык тотуда катнашучылар

"Әлеге сәяси ачлыкта егермегә якын кеше катнашты, шуларның алтысы язучылар иде – Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Газинур Морат, Әхәт Мушинский, Заһид Мәхмүди. Шулай ук Рәшит Әхмәтҗановның бертуган энесе, Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов, Казаннан сугыш һәм хезмәт ветераны, карт укытучы Зөфәр Сәлиев, Алексеевский районының Әшнәк авылыннан механизаторлар, абыйлы-энеле Зиннур һәм Рифгать Шәмсетдиновлар, Бөгелмәнең Карабаш бистәсеннән журналист Фазыл Вәлиәхмәт, Бакудан Әзербайҗан Югары Советы депутаты, дин әһеле Абдул бәй Абдулов, Алма-Атадан ирле-хатынлы Салих Әбүбакиров һәм Нәкыя Зиннурова, Чаллы татар иҗтимагый үзгеннән Гөлсирә Лотфуллина, Гөлнур Хәйруллина, Әнисә Нурисламова, Марат Арсланов, Шәкүр Вафин... Берничә көн тотып, ачлыктан чыгучылар да булды, кайберләрен үзебез мәйданнан җибәрдек, аларын монда язып тормыйм.

Татарларның бу сәяси адымы, үз гомерләрен куркыныч астына куеп булса да, Татарстанны саклап калды

Әйе, ачлык мәйданына чыгучылар арасында да төрлесе бар иде, бу сәяси чараны өзәргә тырышучылар да булды, алар тарафыннан төрле провокацияләр, махсус ыгы-зыгылар оештырылды. Инде ачлык акциясен өзә алмагач, соңыннан аны вагайтып, пычратып язып калдыручылар да табылды. Әмма кем генә, ничек кенә әйтмәсен, татарларның бу сәяси адымы, үз гомерләрен куркыныч астына куеп булса да, Татарстанны саклап калды. Бүгенге Татарстанга нигез шул чакта салынды. Миңтимер Шәймиев үзе үк язып чыкты: Башкортстан башлыгы Мортаза Рәхимов аңа әйткән, "Синең артыңда халык торды шул, Татарстанның азатлыгы өчен ачлыкка чыгып яттылар, миндә алай булмады", дигән...

Ирек мәйданы кеше белән тулды
Ирек мәйданы кеше белән тулды

Әйе, без Татарстанның азатлыгы хакына сәяси ачлык игълан иттек. Моннан утыз ел элек, эссе кояш астында мәйданда кибеп ятканда, миннән укучы балалар сорады, "Апа, сез нигә ач ятасыз?" диделәр. "Сез ач калмасын өчен", дип җавап бирдем. Сүз бит бер телем ипи турында гына бармый, ә хокукый ачлык – телсезлек, динсезлек, дәүләтсезлек, гаделсезлек, хокуксызлык турында бара иде... Без шулар өчен көрәштек, шулар хакына 14 көн мәйданда ач яттык. Хәтерегездә булса, 1990 елның 30 августында суверенитет турында Декларация кабул иткәннән соң, аны ныгыту, мөстәкыйльлекне саклау буенча безнең ачлыкка кадәр берни эшләнмәде. Русия Татарстанның Декларациясен танымады, әмма конфликтка да кермәде, аңа бер кәгазь кисәге итеп кенә карады. Татарстан исә суверенитет турында Декларацияне тануны сорап, бер илгә, бер җиргә дә мөрәҗәгать итмәде. Кыскасы, сарык та исән, бүре дә тук, Татарстанның, Декларациясе булса да, бернини хокукы да юк. Һәм алга таба болай дәвам итә алмый иде...

Русия президентын Татарстанда сайлау татарның гасырларга сузылган азатлык өмете чәлпәрәмә килде дигәнне аңлата иде

Ул арада, 1991 елның 13 маенда, бер төркем депутатларның каршы төшүенә карамастан, Татарстан Югары Советы, республикада Русия президентын сайлаулар буенча карар кабул итте. Бу инде барысы да бетте, барысы да иске эзенә төште, татарның гасырларга сузылган азатлык өмете чәлпәрәмә килде, дигәнне аңлата иде. Һәм бу сәяси-милли афәтне бары тик халыкны уятып, үз хокулары өчен көрәшкә күтәреп кенә туктатырга мөмкин иде. Ә аның өчен үз гомереңне куркыныч астына куярга, корбан итәргә кирәк иде... Һәм 14 май көнне мин мәйданга, "Я – җиңәм, я – үләм!" дип ачлыкка чыгып утырдым, чөнки башка юл калмаган иде. Һәм шушындый белдерү ясадым:

"Мин, мөстәкыйль Татарстан Республикасының халык депутаты Фәүзия Бәйрәмова, Азатлык хакына ачлык игълан итәм. 13 май көнне Югары Совет тарафыннан кабул ителгән карарны чакыртып алуны таләп итәм. Татарстан җирендә Русия президенты сайланмаска тиеш!"

Бу хәбәр шунда ук дөньяга таралды.. Газетлардан укып, радио-телевидениедән ишетеп, ике көннән ачлыкка Әшнәк егетләре килеп кушылды, аннан – Бөгелмә, Казан, Чаллы, Баку, Алма-Ата... Безгә үз теләкләре белән табибәләр Вәсилә Хөснетдинова һәм Сәмәния Шәрипова хезмәт күрсәтте, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын! Әллә нинди зәһәр, эссе май булды ул, мәйдан да, миләр дә кайнап торды, аяк астында асфальт эреде.

Әллә нинди зәһәр, эссе май булды ул
Әллә нинди зәһәр, эссе май булды ул

"Без 1991 елның язында, ямьле май аенда шундый вакыйганың шаһитлары булдык: милләтебезнең ике дистәгә якын улы һәм кызы газиз Ватан – Татарстан хакына Үлем мәйданына чыктылар, - дип язды соңыннан язучы Фәнзаман Баттал. – Дөрес, алар бернинди икеләнүсез үлем кабул итәргә чыккан мәйдан "Ачлык мәйданы" дип йөртелде ул көннәрдә. Ләкин, әгәр татар халкы үз максатына ирешә алмаган булса, бу фидаи җаннар Газраилне шунда каршылаячаклар иде!"

Ул көннәрдә Ирек мәйданы меңләгән кеше белән тулды, туктаусыз митинглар, чыгышлар, гыйбадәтләр, интервьюлар, бәхәсләр төннәрен дә туктап тормады. 27 майга, Югары Совет сессиясе яңадан җыеласы көнгә, халык инде уянып, оешып өлгергән иде. Казанга, Ирек мәйданына Татарстаннан гына түгел, бөтен СССРдан, хәтта чит илләрдән татарлар агыла башлады, ул теләктәшлек телеграммаларының исәбе-хисабы булмады! Таләп бер генә – бәйсез Татарстанда Русия президенты сайланмаска тиеш! Әгәр Югары Совет үзенең карарын үзгәртми икән, аның рәисе Миңтимер Шәймиевка халык тарафыннан ышанычсызлык белдереләчәк, Татарстан президенты сайлауга да бойкот игълан ителәчәк! Ул арада Ирек мәйданыннан автобусларга төялеп Әлмәткә киттеләр, максат – "Дуслык" нефтьүткәргечен туктату, Русиягә Татарстан нефтенең тамчысын да бирмәү, бар байлыкны үзебездә калдыру иде.

Халык трамвай юлларына чыгып утырды
Халык трамвай юлларына чыгып утырды

27 май көнне Ирек мәйданында 50 мең кеше җыелды, алар Югары Совет бинасын уратып алды, халык трамвай юлларына аркылыга сузылып ятты, Казанның үзәгендә хәрәкәт тукталды. Боларның барысын да "Иттифак" татар милли бәйсезлек фиркасе, "Азатлык" татар яшьләре берлеге, "Суверенитет" комитеты, "Мәрҗани" җәмгыяте, Татар иҗтимагый үзәге оештырды. Мәйдан бөек бер дәһшәт һәм ярсу-өмет белән гүләп торды, парламент ишекләре бикләнде, керү-чыгулар туктатылды. Мәйданны чукмарлы ОМОНнар чорнап алды, әмма алар халык ташкыны каршында көчсез иде...

Иртәнге якта мине креслога утыртып, кулларга күтәреп, Югары Совет бинасына, сессия залына кертеп куйганнар иде, мин анда алты сәгать буе сүз биргәннәрен көтеп утырдым. Һәм мин, ике атналык ачлыктан соң, аягүрә басып, мөнбәргә чыгып, үз сүземне әйтергә көч таптым, чөнки минем артымда мәйдандагы халык тора иде. "Татарстан – суверен дәүләт, анда чит республиканың президенты сайланырга тиеш түгел, бу – бәйсезлек турында Декларациягә хыянәт итү булачак", дидем. Шулай ук 13 майда ашыгыч рәвештә, уйламыйча кабул ителгән карарның үзгәртелүен таләп иттем, шулай булмаган очракта, Татарстан президенты сайлауга да бойкот игълан итәчәгебезне әйттем. Халыкның КамАЗ заводын туктатырга әзер булуын, аларга нефтехимия тармагында эшләүчеләрнең кушылырга торуын, авыл халкының бу гаделсезлеккә каршы баш күтәрәчәген дә кисәттем.

Иртәнге якта мине креслога утыртып сессия залына кертеп куйганнар иде
Иртәнге якта мине креслога утыртып сессия залына кертеп куйганнар иде

Хәтерегездә булса, Русия президенты сайлаулары да, Татарстанныкы да бер көнгә – 12 июньгә билгеләнгән иде, халык сайлауларга бармаса, бу аны өзү булачак иде. Татарстан президентлыгына бердәнбер намзәт Миңтимер Шәймиев булганга, аның да сәяси язмышы кыл өстендә тора иде. Шушыларны истә тотып, президентсыз калудан һәм халык ярсуыннан хәвефләнгән Татарстан парламенты, милли рухлы татар депутатлары ярдәме белән, Конституция комитеты фикерен дә искә алып, үзенең карарын үзгәртте – Татарстанда Русия президенты сайлаулары рәсми рәвештә уздырылмады. Бу – татар халкының, ачлык мәйданының җиңүе иде, безнең җиңү иде! Моны хәтта рәсми хакимият тә танырга мәҗбүр булды.

Мөстәкыйльлек адымнары

Әйе, ул вакытта без җиңдек, бөтен дөньяга татарның сәяси көчен күрсәттек. Татарстанның суверенитетын ныгыта торган бөтен хокукый документлар шушы ачлык чарасыннан соң кабул ителде, мөстәкыйльлек юнәлешендә ышанычлы адымнар ясалды.

  • 1991 елның 12 июнендә Татарстанның беренче президенты сайланды;
  • 30 август - Татарстан Республикасы көне - бәйрәм көн, дип игълан ителде;
  • 1991 елның 30 сентябрендә Татарстан Фәннәр Академиясе төзү турында указ чыгарылды;
  • 1991 елның 24 октябрендә, Ирек мәйданындагы халыкның көчле басымы астында, "Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге Акты турында" Югары Совет карары кабул ителде (Кызганыч, карары булды, әмма Акты үзе булмады);
  • 1991 елның 29 ноябрендә Югары Советта Татарстан дәүләт байрагы расланды;
  • 1992 елның 1-2 февралендә татар халкының Милли Мәҗлесе оешты, Татарстан җитәкчеләрен инде ул бәйсезлек юлыннан барырга мәҗбүр итте;
  • 1992 елның 7 февраленнән Татарстан Республикасы "Совет Социалистик" атамаларыннан котыла, шул ук көнне Югары Советта Татарстанның дәүләт гербы кабул ителә, ул – канатлы барс.
  • 1992 елның 21 мартында республикада Татарстанның дәүләт статусы турында референдум үтте, анда сайлаучыларның 61,4 проценты "Татарстан Республикасының Русия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коручы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуына сез ризамы?", дигән сорауга уңай тавыш бирде.
  • 1992 елның 8 июлендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында канун кабул ителде;
  • 1992 елның 6 ноябрендә Югары Совет Татарстан Республикасының яңа Конституциясен кабул итте, анда Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында төп нормалар кереп калды. (Кызганыч, алар соңыннан юк ителде.);
  • 1993 елның 14 июлендә сүзсез гимн кабул ителде, егерме елдан соң ул сүзләре белән җырлана башлады...

Күрәсез, ачлык мәйданы күтәрелешендә, милли хәрәкәт тәэсирендә Татарстан сәяси яктан шактый уңышлы адымнар ясап өлгергән. Моңа тагы берәм-берәм ачылган йөзләгән мәктәп-мәчетләрне дә өстәргә булыр иде, монысы инде күбрәк халыкның үз казанышы.

Ачлык көннәре онытылды, туклар заманы килде

Бу милли алгарыш 1994 елның 15 февраленә кадәр генә дәвам итте, шул көнне Мәскәүдә Русия Федерациясе белән үзара вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә төзелде. Шартнамә таләбе белән, Татарстан Русиягә бик күп вәкаләтләрен һәм хокукларын бирде, ә үзе аннан берни дә ала алмады. Бу – безнең мәйданнарда ач ятып яулап алган хокукларыбызны, җиңүләребезне Русия аяк астына салуның, зур югалтуларның башы иде. Шушы хәлләрдән соң татар милли хәрәкәте Мәскәү ягына ауган Татарстан җитәкчеләренә карата кискен оппозиция юлына басты, бу каршылык бүген дә дәвам итә.

Шушы хәлләрдән соң татар милли хәрәкәте Мәскәү ягына ауган Татарстан җитәкчеләренә карата кискен оппозиция юлына басты

Алга таба милли хәрәкәт вәкилләре депутатлыкка уздырылмады, парламентта Татарстанны, аның мөстәкыйльлеген югары сәяси дәрәҗәдә якларлык кешеләр калмады. Татарстан бөтен игътибарын икътисадка юнәлдерде, милли мәнфәгатьләр читтә калды. Приватизация чоры башлангач, татар түрәләре комсызланып байлык тупларга тотындылар, Мәскәү аларга тулы ирек бирде. Мондый шартларда суверенитет өчен көрәшүче милли хәрәкәт Татарстан җитәкчеләренә комачау итүче булып калды, алардан тулысынча арыну, котылу юлларын эзләделәр. Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен мәйданнарда ач яткан фидакарьләрне суд юларында йөртә башладылар, алар җитәкләгән милли оешмаларны берәм-берәм ябып бетерделәр. Ачлык көннәре онытылды, туклар заманы килде...

Гыйбрәт өчен, тарих өчен...

Ул чагында боларны ни өчен язам соң? Гыйбрәт өчен язам. Тарих өчен язам. Киләчәк өчен язам. Иң авыр, ач-ялангач елларда да без халыкны татарның бәйсезлеге өчен көрәшкә күтәрә алдык. Шул халык ярдәмендә, үз хокукларыбызны яуладык, дөньяга татарның сәяси көчен күрсәттек, аз вакытка булса да, телле һәм динле булып калдык. Без, мәйданнарда ач ятып, Татарстан җитәкчеләренә дәүләт алып бирдек, әмма алар аны шәхси байлыкларына алыштырды. Мәскәү хәзер аларның шул сөялләренә генә баса, татар түрәләре, башларын һәм байлыкларын югалтмас өчен, инде Татарстанның үзен бирергә дә әзер. Татарстанны, милләтне саклап калу өчен, татар халкының яңа күтәрелеше булырмы? Моның өчен яңа ачлыклар таләп ителерме? Тук буын милләт өчен Үлем мәйданына чыгармы? Тукай кебек, милләт өчен "Фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк!", дип оран саласы гына калды инде...

Тарих өчен утыз ел – ул мизгел генә, ә милләт өчен тулы бер чор, дәвер булды. Без дәүләтчелегебезнең, татар теленең, милли мәктәпләренең торгызылуын да, юкка чыгуын да күрдек, шуларның тере шаһитлары булдык. Без милләтнең күтәрелүен дә, төшүен дә үз йөрәкләребез аша кичердек... Ачлык мәйданнары аша без татарның тере күзәнәкләрен уята алдык, әмма туклык заманнарында без аларның сүнүен дә күрдек... Без – бу дәвернең соңгы могиканнары, хәтер күзәнәкләрендә милләтнең тиңсез көрәш тарихын йөртүчеләр. Бу тарихны без үзебез яздык, үзебез тудырдык, хәзер шуны килер буыннарга тапшырып калдырабыз. Бәлки бездән соң да кемдер, "Татарга үз дәүләте кирәк!", дияр, шуның өчен мәйданнарга чыгар, мөнбәрләргә менәр, суд юлларында йөрер, тентелер, бөтен җирдән куылыр, кат-кат хөкем ителер, әмма барыбер, "Татарга үз дәүләте кирәк!" дип бу дөньядан китәр... Чөнки шул юк икән, барысы да юкка чыга – телең дә, динең дә, тарихың да, нәселең дә, милләтең дә, үзең дә... Татарның соңгы утыз елы менә шуны күрсәтте."

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (18)

XS
SM
MD
LG