Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлегенә 30 ел: сәяси максатлардан мәдәни һәм милли аңны үстерүгә күчү


Татар яшьләре, 90нчы еллар

Татар яшьләре оешмасының 30 еллыгы уңаеннан бу эшне башлап йөрүчеләр һәм соңрак аны җитәкләүчеләр үз хәтирәләре белән уртаклашты.

Быел татар яшьләренең беренче сәяси оешмасы – "Азатлык" берлеге оешканга 30 ел тула. 1990 елның 13-15 октябрендә татар яшьләре берлекнең беренче Корылтаен үткәрә һәм элегрәк оешкан Татар иҗтимагый үзәге белән Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәшкә кушыла. Шуннан бирле, бигрәк тә үзенең беренче елларында әлеге оешма Татарстанның сәяси тормышында актив катнашып килә.

"Азатлык" берлеге нинди шартларда оешкан? Ни өчен ул вакытта хакимият аңа каршы чаралар күрә алмаган, ә хәзер исә аңа һәрдаим басым ясап тора? Берлек нинди эшләр башкара алган? Һәм ни өчен бүгенге "Азатлык" татар яшьләре берлеге инде башка максатлар куеп эшли? Оешма белән төрле елларда җитәкчелек иткән Ирек Гариф, Тәлгат Әхмәдишин, Рамай Юлдаш һәм Наил Нәбиуллин Азатлыкка шулар хакында сөйләде.

Ирек Гариф: "КГБ минем турыда өч томлык материал әзер дип кисәтте"

Ирек Гариф – "Азатлык" татар яшьләре берлегенең беренче рәисе. Ул оешма белән бер ел җитәкчелек итте. Соңрак Австралиягә күчеп китә һәм бүгенге көндә шунда яши. Ирек Гариф сүзләренчә, "Азатлык"ның булачак активы әле 1988-89 елларда ук, ТИҮнең яшьләр бүлеге кысаларында берләшә башлый.

Ирек Гариф
Ирек Гариф

"Гарәп язуы дәресләренә йөргәндә Венерулла (Вәлиулла Якупов – 1963-2012), аннан университеттан Рим Гыйлфанов белән таныштым. Без яшьләр әкренләп җыела башладык. 1989 елда Габделхәбир хәзрәт, ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкка чит илләрдән бик күп кунак килә, аларны озатып һәм саклап йөри алмассызмы дип сорады. Ул вакытта группировкалар вакыты бит. Бер атна йөрдек. Яшь активистлар шунда да тупланды. Аннары татар кичәләре оештыра башладык. ТИҮнең 1нче Корылтае алдыннан бөтен уку йортларына барып игъланнар тараттык, милли хисле татарлар белән очрашулар оештырдык", дип искә ала Гариф.

1990 елның 17-28 июнь көннәрендә беренче Татар яшьләре көннәре уза. Анда 400 делегат катнаша. Аны нәкъ менә "Азатлык” берлегенә нигез салучы чара дип атарга була, ди оешманың беренче рәисе.

"Без татар яшьләре көннәре урынына татар яшьләренең сәяси оешмасын төзибез дигән булсак, беркем дә рөхсәт бирмәс иде. Шуңа күрә татар яшьләре көннәренең төп максаты – татар яшьләрен берләштерә, уята торган “Азатлык” берлеген төзү булды. Татар яшьләре көннәрендә сөйләшеп, “Азатлык”ны октябрьдә корабыз дип әзерләндек. "Актерлар йорты"н алдык. Ике көн шунда корылтай узды. Ахырдан җыйналышып Хәтер көненә чыктык. Ул вакытта җыелышыбызда 400гә якын делегат катнашты.

Азатлыкның 1нче корылтае делегатлары, октябрь 1990 ел
Азатлыкның 1нче корылтае делегатлары, октябрь 1990 ел

Безнең төп принцип – татар милләте өчен тигезлек, Татарстан мөстәкыйльлеге, тел мәсьәләсе иде. Балалар бакчасыннан алып университетка кадәр татарча булсын дидек. Әстерхан, Себер, Кырымда татарларның, һичьюгы, милли мохтарияте булырга тиеш дигән фикердә тордык”, дип искә алды Гариф.

Ул вакытта “Азатлык” татар яшьләре берлегенең финанс ягы катлаулы булса да, аңа җитәкчеләре милли җанлы булган кайбер зур заводлар спонсор ярдәме күрсәткән.

“Зур заводларга мөрәҗәгать иттек. Компрессор заводы, КМПОга һәм башка зур оешмаларга яшьләрне җибәреп, иганәче булуны сорадык. Алар акча сала торганнар иде”, ди ул.

Татар яшьләре, Казан, 7 апрель 1991 ел
Татар яшьләре, Казан, 7 апрель 1991 ел

Соңгы 15-20 эчендә хакимиятнең “Азатлык” активистларына эзлекле басым ясап торуына ишарә итеп, 90нчы елларда үзенә андый басымның булмавын әйтеп үтте:

“Алар миңа басым ясарга җитешеп бетмәделәр дип уйлыйм мин. Хәзер Наилләргә (Наил Нәбиуллин - "Азатлыкның" хәзерге активисты - ред.) штрафлар язалар. Ул вакытта андый хәл юк иде. Фәкать митинг булганда КГБның бер полковнигы килеп: “Гарипов, сиңа бер бүлмә әзерләнеп куелган инде. Көтеп кенә тора. Синең турыда өч томлык материал әзер”, диде. "Көтеп торсын дидем”, дип уртаклаша ул хәтирәләрен.

“Ике елдан соң төрки яшьләр берлеген кордык. Ул хәзерге милли китапханә күченгән милли-мәдәни үзәктә узды. Аннары андый җыеннар бар төрки дәүләтләрдә дә узды. Ул бездән, "Азатлык" оешмасыннан башланды.

Ул вакытта татар яшьләрендә башка оешма юк иде бит, коммунистларның комсомолы да без генә. Шул ук татар яшьләре көннәре – беренче тапкыр булган милли җыен. Ул әле урысларда да юк иде, башкорт, мари, удмуртларда да юк иде. Без ул милләтләргә уңай тәэсир ясадык. Шуннан соң "Сәләт" аланы, дини аланнар оешты", дип сөйләде Ирек Гариф Азатлыкка.

Тәлгат Әхмәдишин: "Азатлык"ның милли гвардиясе һәм 10 Камазы

“Азатлык” берелегенең нигезнәмәсен Чаллы яшьләре активисты Тәлгат Әхмәдишин әзерли. Устав кырымтатар оешмасы һәм Балтыйк буе илләре яшьләре оешмаларыннан карап төзелгән. Соңрак, 1992-2005 елларда Тәлгат Әхмәдишин үзе дә “Азатлык” белән җитәкчелек итә. Ул идарә иткән вакытта эшчәнлек үзәге Чаллыга күчә, оешманың анда үзенә күрә Милли гвардиясе дә барлыкка килә.

Тәлгат Әхмәдишин
Тәлгат Әхмәдишин

— Милли гвардия Татарстан суверенитетын яклау өчен оешты. Аның башында Зиннур Әһлиуллин торды. Бу эшне башлыча Дилүс Галимов алып барды. Алар аерым җыела иде. Махсус хәрби киемнәр дә тектерделәр. Без аны кычкырып күрсәтеп йөрмәдек. Аны төшерергә дип Мәскәүдән дә килгәннәр иде әле. Бөтен нәрсәне сөйләп бирсәк, Мәскәү безне начар итеп күрсәтәчәк, диде Зиннур. Кәгазьдәге суверенитетны яклар өчен оешты ул, чөнки дөньяның кайсы якка борыласын беркем дә белми иде.

— Тәлгат әфәнде, ул Милли гвардия нинди чараларда катнашты?

— Милли гвардия төрле бәрелешләрдән сакланыр өчен оешты. Без тыныч юл белән эш иттек. Суверенитет алдыннан башланып киткән хәрәкәт бу. Без автобусларга төялеп Казанга бара торган идек. Яшьләр актив катнашты андагы чараларда. Без барыбыз бергә җыелып анда үзебезнең көчебезне күрсәтә идек. Суверенитетка каршы чыгучылар ул чакта да күп булды. Шул ук депутатлардан Штанин, Грачев, Колесник – аларны милиция саклап торды. Андыйлар парламент эчендә генә каһарман бит. Чолгап алган халык аркылы узганда коелып төшәләр. Әле дә хәтеремдә, бер көнне депутат Колесникны кереп барганда, суверенитетка каршы чыкканы өчен халык уратып алган иде. Ул миннән халык арасыннан үткәреп җибәрүене сорады. Шуңа да минем, Татарстан суверенитетын татар яшьләренең ярдәме белән дә кабул иттеләр дип әйтәсем килә.

Тәлгат Әхмәдишин (с), депутат Колесник, 90нчы еллар
Тәлгат Әхмәдишин (с), депутат Колесник, 90нчы еллар

— Ул вакытта оешкан җинаятьчел төркемнәр (ОПГ) чәчәк аткан чор. Алар белән низаглар чыкмадымы?

— 90нчы елда эшли башлагач, мин әйтеп куйдым: без бернинди җинаять эше белән дә шөгыльләнергә тиеш түгел, бары сәясәт кенә. Моның өчен зур тырышлык куя идек. Җыелышларга гына да 200ләп кеше катнаша иде, гомумән берзаман безгә шул группировкалардан сакланыр өчен бик күп татар яшьләре килә башлады. Группировкалар белән дә конфликтлар булгалады, әлбәттә, тик без аларны зурга җибәрмәдек, сугышып йөрмәдек.

Татарстан бәйсезлеге турындагы референдум (1992) алдыннан киеренкелек булып алды. Хакимият кайбер егетләрне тоткарлый башлады. Ләкин без аларның берсен дә милициядә калдырып китмәдек. Җыелышып бара идек тә, бәрелеш була калса, бу сезнең гаеп булачак дия идек. Милиция ахыргы чиктә җибәрә иде. Чөнки Чаллыда мәйданнар халык белән тулы торды. Соңрак, инде вакыт узгач Казан милициясе Чаллыга килеп егетләрне кулга алгалады, җинаять эшләре ачты. Гаяз Сафиуллинны кулга алганнары истә калган. Без шуннан соң Чаллыда милиция бинасы янына барып ачлык игълан иттек. Милиция автоматлар күтәреп чыкты. Чатырлар куюга каршы иде. Көрәш рухы шул кадәр көчле иде, без беркая китмәдек.

Хәтер көне. Арткы планда Милли гвардиячеләр, Чаллы 15.10.92 (Х. Якуб фотосы)
Хәтер көне. Арткы планда Милли гвардиячеләр, Чаллы 15.10.92 (Х. Якуб фотосы)

— Басым көчле идеме?

— Бу вакытта басым булмады. Чөнки без көчле идек. Тырышып карадылар, ләкин без дә, халык та курыкмый иде. “Азатлык” берлеге бик көчле иде.

Чечняда сугыш башлангач, каршылык митингына 10 меңнән артык кеше митингка җыелды. Аннан Казандагы актив белән бергә уздырган иң зур акцияләрнең берсе – 1991 елда Әлмәт шәһәре янында башланган һәм Татарстан нефтен Европага куа торган “Дружба” нефть үткәргечен ябарга бардык. Казаннан, Түбән Камадан килделәр. ОМОН белән бәрелеш булды. Безнең малайларга эләкте. Без барыбер үзебезнең көрәш рухын күрсәттек һәм, нәтиҗәдә, Мәскәүгә китә торган нефтьнең күп өлеше үзебездә кала башлады.

— Ул елларда "Азатлык" финанс яктан нинди хәлдә иде? Оешманың хәтта үз КамАЗ машиналары булуы билгеле.

— Әйе, безнең 10лап КамАЗ бар иде. Бөтен егет-кыз шунда утырып Казан, Әлмәттә узган митингларга йөрде. Безнең арада Вил Хәсәншин исемле бик башлы егет бар иде, ул инде вафат. Аның тырышлыгы белән алынган КамАЗлар бу. Ул чор бит - бартерлар чоры, дәүләт бәяләренең арзан булган чор, ир таркалды - КамАЗ да машиналарын сата алмый иде. Вил бер кече ширкәт булдырды. “Азатлык”ның абруе зур, без КамАЗ ширкәтенә хат яздык, безгә дә машиналар сатуын сорадык. Бар алыш-биреш дәүләт бәясенә чыкты. Бер КамАЗ бәясенә 10 КамАЗ алып булды.

“Дружба” нефть үткәргечен ябарга баргач
“Дружба” нефть үткәргечен ябарга баргач

Ул вакытта финанс мәсьәләләр күпкә җиңелчә хәл ителә иде. Ширкәтләр әле хосусыйлаштырылмаган иде, әгәр дә оешманың җитәкчесе милли җанлы кеше икән, ул булыша иде.

“Азатлык” яшьләр берлеге ул вакыттагы хакимияткә, Шәймиевка оппозициядә торды. Милләтне үстерү юлында тиешле чараларның аз күрелүен, суверенитетның кәгазьдә генә калуын тәнкыйтьләп килдек. Башкорт оешмалары әнә Рәхимов (Башкортстан президенты) хакимияте белән бергә эшләде. Без баштан ук оппозициядә тордык. Шуңа да сәяси көчкә әйләнмәсеннәр дип безгә 1995 елдан акрынлап басым башланды. Татарстан хакимияте безне бәйсез сәяси көч буларак күрергә теләмәде, курыкты.

— Бүгенге сәяси вәзгыятьтә “Азатлык”ка ни җитми?

— Хәзер сәяси вәзгыять бик катлаулы. Бүген “Азатлык”ка эш һәм сәяси програм кирәк. Татар халкының үсеш стратегиясе белән берни килеп чыкмады. Яшьләргә аерым бер стратегия кирәк. Республика, президент бүген кәгазьдә генә булса да, бар. Шуңа да беренче пункт булып, дәүләтчелекне яклау торырга тиеш. Миңнехановны яратабызмы, юкмы – бу өлкәдә берләшү кирәк. Яшьләрне бик нык әзерләргә кирәк. Без тел, мәгариф юнәлешенә игътибар итәргә тиеш. Күп яшьләрне җәлеп итеп булмаса да, һәр шәһәрдә, һәр районда активистлар булдырырга тиешбез.

Рамай Юлдаш: "Безнең телефон да, офис та юк иде. Соңрак яшьләрне сәясәт куркыта башлады"

1993-98 елларда “Азатлык”ның Казан бүлеген җитәкләгән Рамай Юлдаш сүзләренчә, “Азатлык” яшьләр берлеге эшчәнлегенең 80 процентлап өлеше мәдәни юнәлештә, калган 20 проценты – сәяси юнәлештә булган.

Рамай Юлдаш
Рамай Юлдаш

“1991 елның октябреннән "Казан" милли-мәдәни үзәгендә җыела идек. Анда беренче булып татар дискотекалары оештыра башладылар. 400-500ләп кеше килә иде. Ул бушлай булды. Соңрак анда ниндидер бер җиһаз ялгыш ватылды да, “Азатлык”ны читләштерделәр”, дип искә ала Рамай Юлдаш.

“Азатлык”ның Казанда сәяси мәйданнан әкренләп чигенүе Татарстанның Русия белән шартнамә төзүеннән соң башлана. Оешманың хәле авыр иде, ди ул.

“Дөресен әйткәндә, ТИҮ безгә рәтле бүлмә дә бирмәде. Безнең телефон да, офис та юк иде. Җәүдәт Сөләймановка ("Сәләт" проектлары җитәкчесе) рәхмәт, аның кафедрасында компьютерда текстлар җыеп, мөрәҗәгатьләр яза идем. Акчасызлык иде. Милли-мәдәни үзәктә залны йә бирәләр, йә юк. Ул романтиклар чоры, Татарстан суверенитеты, татар теле өчен көрәшәбез дип йөргән дәвер. Аннары татар яшьләрен сәясәт тә куркыта башлады. Шуңа да “Азатлык” мәдәни өлкәдә күп эшләде. “Ягымлы яз”, Татар яшьләре көннәре, Болгарга, Иске Казанга сәяхәтләр оештыру, дискотекалар үткәрү... “Азатлык” Уфада, Самарда көчле иде. Ә менә Әлмәт, Түбән Кама, Алабугада эшчәнлек туктады диярлек, Казан белән Чаллы гына калды”, дип сөйләде Рамай Юлдаш Азатлыкка.

Тәлгат Әхмәдишин (уртада) Чаллы военкоматы каршында, ноябрь 1991 ел
Тәлгат Әхмәдишин (уртада) Чаллы военкоматы каршында, ноябрь 1991 ел

“Азатлык” берлеге “Татарстан егетләре Татарстанда хезмәт итәргә тиеш” дигән шигар күтәреп чыга. Русия гаскәре, "кайнар нокта"ларга җибәрмәү өчен төрле чаралар күрелә, хәрби бүлгеләргә мөрәҗәгатьләр юллана. СССР таркалганнан соң читтә гаскәрдә хезмәт иткән егетләрне кире республикага кайтара башлыйлар. Аларга да “Азатлык” ярдәм итә.

“Татарстан суверенитет игълан иткән дип, Украина, Балтыйк буендагы хәрби частьләрдә безнең егетләрне республикага кайтара башладылар. Без элекке хәрбиләр белән эшләдек. Рәфыйк Насыйров, Мөдәррис Каюмов һәм мин бер ел диярлек шул юнәлештә эш алып бардык. Подполковник Шәрәфетдинов дигән кешене билгеләдек һәм ул кәгазьләргә үз имзасын куеп китә иде. Украина, Казакъстан, Азәрбайҗан, хәтта Русиянең төрле төбәкләрендәге хәрби бүлекләрдән Татарстан егетләре кайтты. Кемнеңдер бер ай, ел ярым хезмәт итәсе калган иде. Алар монда беркемгә кирәк булмады. Шуңа да карамастан, хәрби комисcариат аларны хезмәттән төшерми иде. Без Татарстан хәрби комиссариаты белән сөйләшеп, андый егетләрләрнең Татарстан хәрби комиссариатына атнасына яки аена бер барып күренеп китәргә тиешлеге хакында килештек. Без шул кадәр көчле идек, безнең белешмә кәгазе белән хәрби комиссариат аларны учетка бастырды, колхоз рәисләре дә эш бирә иде. Хәрби частьләрдән килгән кешеләр бездән ялына-ялына кәгазь сорый торган иде. Хәтта поездан алып калган очраклар да булды. Аннары Татарстан премьер-министры Мөхәммәт Сабиров карар да чыгарды”, ди ул.

“1992 елда “Азатлык” татар яшьләре берлеге Казан университетының студентлар җыенын оештырдык. Анда ректор да чыкты. Без студентлар таләпләрен күтәреп, университеттан Дәүләт шурасына йөреш оештырдык, бездән 4 кеше парламентка кереп китте. 600ләп студент җыелгандыр ул вакытта. Без студентларга шәһәрара автобусларда, электр поездларында йөрү хакының 50 процентын кайтаруны таләп иттек. Мондый ташламадан алдагы 10-15 ел эчендә якынча 300 меңләп студент файдаланды дип беләм. Хәзер бетте бугай инде. Татфак белән Көнчыгыш факультеты студентларына стипендия түләмиләр иде. Аны да хәл иттек. 20-30 студентка Татарстан үзе түләде”, ди Рамай Юлдаш “Азатлык” йогынтысында кабул ителгән карарлар турында.

Наил Нәбиуллин: "Сәяси максат үзгәрде, милли үзаң беренче урынга чыкты"

“Азатлык” татар яшьләре берлегенең хәзерге максаты үзгәрешләр кичерде, элек активистлар Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшсә, бүген милли үзаңны күтәрү эшенә өстенлек бирү кирәк, ди берлекнең бүгенге рәисе Наил Нәбиуллин.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

“Бу фикер дөрес тә, дөрес тә түгел. Беренчедән, вәзгыять мәсьәләсе бар. Кануннарның кырыслануы, сүз ирегенең юк дәрәҗәсенә төшүе безгә эш юнәлешен үзгәртергә мәҗбүр итте. Шул ук вакытта сәяси максатлардан да беркем баш тартмады. Бу Татарстанның мөмкинлекләрен арттыру, федерализм, татар халкының хокукларын яклау, милли университет булдыру өчен көрәш, президент исемен саклау - мөмкинлек булганда без шулар өчен көрәшәбез. Тик шулай да милли үзаңны беренче урынга куярга кирәк. Халкыбызның милли үзаңы булмаса, республиканы яклаучы калмаячак”, ди Нәбиуллин.

Берничә ел элек Наил Нәбиуллинны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. “Азатлык”ның активистларына да штрафлар салынды. Алар бастырган “Төрки караш” газетына да даими рәвештә Роскомнадзордан кисәтүләр килеп тора.

Быел коронавирус шартларында “Азатлык” төп эшчәнлеген Гаяз Исхакый сайтын булдыру, 15 шәһәрдә 100 мең татар тасмасын тарату өлкәләрендә алып барган. Хәзер Исхакыйның “Зөләйха” әсәрен рус һәм төрек телләрендә бастыру, инглиз теленә тәрҗемә итү эше бара.

90 елларда “Азатлык” эшчәнлегендә Чаллы яшьләре актив катнашса, бүген Кама аръягы пассив, ди оешма рәисе. Нәбиуллин берүк вакытта бүген “Азатлык” берлеге эшендә катнашучы активистлар санын атаудан тотылып калды, моны ул бүгенге сәяси вәзгыять белән аңлатты.

“Бер генә факт. 30 августта Казанда 60 мең данәдә тасманы 100 кеше таратты. Бу үзенә күрә бер мисал. Чаллы, Әлмәттә дә таратылды. Аның һәрберсендә 30-40 кеше катнашты”, ди "Азатлык"ның хәзерге җитәкчесе Нәбиуллин, оешманың берничә йөз активисты барлыгына ишарә итеп.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG