Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгать Әхмәдишин: "Артыбызда халык бар иде, шуңа үзебезне көчле хис иттек"


Уртада Тәлгать Әхмәдишин

Татарстанның мөстәкыйльлек турында Декларация кабул итүенә 30 ел тула. 1990нчы елларда бәйсезлек өчен көрәштә актив катнашучылар арасында Чаллы милли хәрәкәте вәкилләре шактый иде. Шуларның берсе — "Азатлык" татар яшьләре берлегенә нигез салган Тәлгать Әхмәдишин белән шул елларны искә алдык.

— Тәлгать әфәнде, сез 90нчы елларда мәйданнарда халык белән булдыгыз, ул елларда халык ничек тупланды, ничек күтәрелде?

— Казанга башлыча Чаллылар килде. Казаннар башта бик чыкмады. Безнең хәрәкәт 30 августка кадәр үк башланып китте. 31 майда Чаллыда татар яшьләре оешмасы оешты. Үзем 1989 елда милли хәрәкәттә катнаша башладым, Татар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) йөрдем. Үзем эшләгән Запчастьлар заводында ТИҮнең башлангыч төркемен оештырдым, аннары яшьләрне күтәрергә кирәк дигән фикергә килдем.

90нчы еллар башларында Бәйсез татар яшьләре оешмасы уставын төзедем. Аннары шәһәрдә ТИҮ турында белдерүләр элеп чыктык. ТИҮнең җыелышлары атна саен Чаллы педагогик институтында уза иде. Ул вакыттагы ректор белән сөйләшеп институтның залында 31 майда йөздән артык татар яшьләре (күбрәге институтта укучы студентлар иде – Т.Ә.) җыелып, устав нигезендә Татар яшьләре оешмасын оештырдык. Миңа ул вакытта 29 яшь иде. Гәрчә мин яшьрәк кешене сайларга тәкъдим итсәм дә, рәис итеп мине сайлап куйдылар.

— Сез җыелып нәрсәләр эшли идегез?

— Без атна саен җыелышлар уздыра башладык. Башлангыч чорда кешеләр күп килмәде. Пединститутта җыела идек. Аннары акрынлап җаен таптык – татар телендә дискотекалар оештыра башладык. Дискотека алдыннан башта җыелыш уздыра идек, аннары биюләр. Яшьләрне шулай күбрәк җәлеп итә алдык.

Беренче Татар яшьләре көннәре
Беренче Татар яшьләре көннәре

Июнь аенда Казанда беренче тапкыр Татар яшьләре көннәре булды, бер автобус тутырып Чаллыдан Казанга шул чарага бардык. Анда мин күп кешеләр белән таныштым. Татар яшьләре оешмасын республика күләмендә булдыру идеясе белән чыктым. Устав нигезендә оешырга кирәк дидем. Мин уставны кырымтатар оешмасы һәм Балтыйк буе илләре яшьләре оешмаларыннан карап төзедем. Ул бик яхшы устав булды дип әйтә алмыйм. Татар яшьләре көннәрендә аны карап чыктык, оештыру комитеты булдырылды. Көзгә таба корылтай уздырырга дип килештек.

Чаллыга кайткач эшчәнлекне дәвам иттек, август башында Зиннур Әһлиуллин ачлык игълан итте. Ул вакытка безнең оешма шактый ныгыган иде. Без ачлык тотучыларны саклау белән шөгыльләндек. Пропаганда эше алып бардык.

Суверенитет турында Декларация кабул итәр алдыннан аның беренче өлгесе чыкты. Анда Татарстан суверен дәүләт дип түгел, ә Татарстан Русия составындагы республика дип билгеләнгән иде. Ләкин без депутатларга хатлар җибәрдек, килешмәвезне белгертеп тордык. Шушы август азагында ТАССР Югары Советының чираттан тыш сессиясенә "ТАССРны РСФСР составыннан чыгарып, союздаш республика һәм туган телебезне дәүләт теле итү карарын чыгаруыгызны таләп итәбез" дигән хат юлладык.

— Хатка җавап булдымы?

— Башта бит Декларацияне Чаллы депутатлары кабул итте, Чаллы кабул иткәндә анда Татарстан РСФСРның субъекты итеп күрсәтелмәде. Бары суверенитет турында Декларация кабул ителде. Чаллыдагы сессиядә без депутатларны уратып алдык һәм чыгармыйча тордык. Төнгә кадәр утырдылар һәм безгә кирәк карараны кабул иттеләр.

Август азагында суверенитет яулау көннәре килеп җиткәч, без, яшьләр, бергә җыелып Казанга юл алдык.

Тәлгать Әхмәдишин (с), Фәүзия Бәйрәмова һәм Марат Мөлеков
Тәлгать Әхмәдишин (с), Фәүзия Бәйрәмова һәм Марат Мөлеков

Чаллылар һәм Түбән Камалар килеп төштек. Казанга кичкә таба килеп җитүебезне хәтерлим. Ирек мәйданыннан урамнар буйлап бергәләп төшеп киттек. Ул вакытта депутатлар "Татарстан" кунакханәсендә тора иде. Алардан Татарстанны суверен дәүләт итеп тануларын таләп итәргә дип кунакханәгә төшеп киттек. Минем кулда мегафон иде. Милиция килеп чыкты. Безгә йөрешне туктатырга кушты, аларның бит инде куркыту юллары да бар. Әмма без каушамадык та, куркамадык та, юлыбызны дәвам иттек. Аннары кунакханә янына килеп "Азатлык" дип кычкыруыбыз, депутатларның тәрәзәдән караулары хәтердә сакланган.

Депутатлар сессиягә килгән саен без бергәләп басып аларны Югары Совет бинасы каршында көтеп тора идек. "Азатлык" дип кычкырып йә агитация уздырып каршы ала идек. 30 августка кадәр шунда булдык.

— Монда Чаллыдан яшьләр генә идеме?

— Эштәге кешеләр дә күп иде, шуңа кемдер гариза язып ял алды, кемдер Чаллыга эшкә кайтып йөрде. Мин дә заводта эшли идем һәм эштән сорап киткәнемне хәтерлим. Барыбыз да үз акчабызга йөрдек.

30 август Суверенитет турында Декларация кабул ителде. Бу төнлә булды. Әмма шатлыклы эйфория булды дип әйтә алмыйм. Миндә генә түгел, Зиннур Әһлиуллинда да булмады ул.

— Ник?

Декларация
Декларация

— Чөнки без депутатларны көтеп басып торганда безгә документта нәрсә язылганын чыгарып күрсәттеләр. Без шуны укып чыккач күрдек – Татарстан РСФСР субъекты дип күрсәтелмәгән, анысы яхшы. Әмма Татарстанны халыкара хокук субъекты дип тану таләбебез үтәлмәгән иде. Шуннан безнең кәеф төште. Бигрәк тә Зиннур Әһлиуллин моңа борчылды. Бу сүзләр анда булмагач, Декларация кабул ителсә дә, суверенитет алырга әле ерак икәнен аңладык. Күңел төшкәч, без депутатларның чыкканын көтеп тә тормадык һәм Чаллылар белән бергәләп кунакханәгә кайтып киттек.

Бер көндә генә суверенитет алып булуына ышанып та җитми идек инде. Әмма барыбер күңел төште. Соңрак инде "Азатлык" татар яшьләре оешмасы оешты. Татарстанның бәйсез булуын ул вакытларда гел күтәреп тордык.

— Бу чараларда катнашучыларга басымнар булмадымы?

Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул иткән Дәүләт шурасы
Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул иткән Дәүләт шурасы

— Ул вакытта беркемгә дә басым булмады, чөнки халык күтәрелде, хакимият куркуга калды. Вазгыять шундый иде. "Безне Татарстаннан куып чыгармаслармы?" дип башка халыкларны да курку басты.

Мин үзем эшләгән заводта эшчеләр һәм җитәкчеләр санын, күпмесе татар, күпмесе башка халык булуын тикшереп чыктым. Шуларны язып элеп куйдым. Ул вакытта мин эшләгән Запчастьлар заводының кадрлар бүлеге җитәкчесе "татар егетләрен югарырак дәрәҗәгә күтәрү эшчәнлеген алып барабыз" дип әйтте. Ул вакытта бездән куркып торалар иде.

Чаллыда авылдан килеп заводта эшләүчеләр күп иде. Халык үзенең кимсетелгәнен күрде. Халыкка җитәкче урыннарда татарларның юклыгын, нефть акчаларының Мәскәүгә китүен күрсәтеп тордык. Аннары "Татарстан" радиосы шәп эшләде. Бернинди цензура булмады. Түгәрәк өстәлләр, төрле тапшырулар оештыралар иде. Мине дә даими чакырдылар. Ул да нәтиҗә бирде.

Халык азатлыкка сусаган иде

Халык азатлыкка сусаган иде. Үзгәртеп кору вакытында басым астында яшәгән башка халыклар да күтәрелде. Татар да басым астында яшәвен аңлады. Күтәрелеш шуннан килеп чыккандыр.

— Татар хәзер дә басым астында яши, әмма митингларга бик сирәк кеше чыга.

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең беренче корылтаенда катнашучылар. 1990 елның октябре
"Азатлык" татар яшьләре берлегенең беренче корылтаенда катнашучылар. 1990 елның октябре

— Вазгыять үзгәрде, хәзер бит басым да көчле, урамга чыгып митинглар оештыра башласаң штраф салалар. Аннары җитәкчеләргә ышаныч кимеде. Милли хәрәкәт тә 1990 елдан 1994 елга кадәр әйбәт кенә барды, аннары акрынлап сүрелә башлады, чөнки мәктәпләр ачылды, татар теле саклана кебек, җитәкчеләр үзебезнеке, татар теле турында сөйләп торалар иде. Тора-бара милли хәрәкәт сүрелү белән кабат урыслаштыру китте. Милли университет ачылмады, хәзер тарихтагы иң начар вазгыятькә кире әйләнеп кайттык. Татарча белмәгән бер буын үсеп килә. Путин хакимияткә утыргач артка чигенү китте.

Телне саклау өчен эшләнгән бердәнбер әйбер – ул "Шаян ТВ" каналы барлыкка килү

Соңгы 20 елда татар өчен нәрсә эшләнде? Телне саклау өчен эшләнгән бердәнбер әйбер – ул "Шаян ТВ" каналының барлыкка килүе. Бу мәсьәләне татар зыялылары 2000нче еллар башында ук күтәргән иде, татар балалары урыс мульфильмнары карап урыслаша диелде. Аны бит шул вакытта ук оештырсаң да була иде, юк оештырмадылар.

Хәзерге "Шаян ТВ"ның эчтәлеге дә мактанырлык түгел. Элеккегә ябышып яталар. Кирәкмәгән тапшырулар күп, балаларга шигырь сөйләтәләр, элеккеге җырлар яңгыраталар… Балалар аны карамый бит инде. Гел татрча мультфильмнар гына күрсәтелсен иде. Шуны да эшләмиләр. Урысның балалар өчен "Карусель" каналы көне буе мультфильм күрсәтә, шуннан үрнәк алсыннар иде.

Телне саклауның бер генә юлы бар – милли мәгариф. Бу – дөнья практикасы. Моңа акча кызганмаска кирәк.

— Суверенитет яулау елларында Казанга каршылык чарасына үз акчагызга йөри идегезме?

— Әлбәттә үз акчабызга бара идек. Казанда безгә татар әбиләре термос белән чәйләр ташыды, тәмле коймаклар пешереп алып килә иде. Нинди әбиләр булгандыр инде ул. Чәйдән, ризыктан өзелмәдек. Казанга килгәч ач йөргәнебезне хәтерләмим.

— Ул әбиләр кайдан оешып килгән икән?

— Газетлардан укыганнардыр. Ул вакытта газетларның тиражы 100әр мең иде.

— Шул елларда хәзер үкенерлек ниндидер ялгышлар булмадымы?

— Сәясәтче кешегә тарихны яхшы белергә кирәк. Безгә бит мәктәптә татар тарихын укытмадылар. Шуңа күрә, кем милләт өчен көрәшә, беренче чиратта тарихны өйрәнергә тиеш. Татар тарихын, гомум тарихны белү мөһим. Көрәш ысулларын белергә кирәк. Ә безнең тәҗрибә юк иде. Үзебез нольдан башлап өйрәндек.

Чаллыда ТИҮ каршына бик күп көчле шәхесләр тупланган иде. Фаик Таҗиев, Вил Хәсәншин һәм башкалар, 90нчы елларда чит өлкәләрдән күп кайттылар. Урыс телле татарлар радикалрак фикерли иде. 90нчы елларда "Азатлык" татар яшьләре берлегенә авыл егет-кызлары белән беррәттән шәһәрнекеләр дә күп килде. Шул шәһәрнекеләрне артык миллиләнеп китеп әллә нәрсәләр эшләп куймасын дип гел контрольдә тотарга кирәк иде. Чөнки без бит баштан ук тыныч юл белән көрәш юлын сайладык.

"Азатлык" дигән язулы яшел тасмаларны да кызлар текте. Бу яшьләр аерылып торсын өчен эшләнде. Шом тудырды инде ул башка халыкларда.

Безнең артта халык бар иде, шуңа үзебезне көчле хис иттек.

фикерләр (7)

бу форум ябык

Cуверенитет хәтирәләре

Азатлык тәкъдим итә

XS
SM
MD
LG