Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы Руслан Айсинны "ят агент" дип атады


Руслан Айсин
Руслан Айсин

Русия Юстиция министрлыгы фикеренчә, сәясәт белгече "дәүләт оешмалары турында дөрес булмаган мәгълүмат тараткан".

23 март көнне Русия Юстиция министрлыгы "ят агент"лар исемлеген тулыландырды. Исемлеккә сәясәт белгече, татар милли активисты Руслан Айсин кертелде.

Юстиция министрлыгы фикеренчә, Айсин "дәүләт оешмалары турында дөрес булмаган мәгълүмат тараткан" һәм сугышка каршы чыгышлар ясаган. Сәясәт белгечен исемлеккә кертүне алар шулай аңлаткан.

Айсин үзе Азатлыкка белдергәнчә, бу аның өчен көтелгән хәбәр булган. "Бу исемлектә шактый абруйлы һәм хөрмәтле кешеләрне керткәннәр, минем өчен дә бу исемлектә булу – мәртәбә. Мин эшчәнлегемне алга таба да дәвам итәчәкмен, бар көчемне тагын да активрак эшләүгә куячакмын", диде ул.

Айсин сүзләренчә, аның Яндекс янчыгын томалаганнар, ул банк хисапларын да томаларга мөмкиннәр дип саный. "Махсус плашканы куярга җыенмыйм, аларның кануннарын мин кабул итмим. Күп кенә журналистлар, иҗтимагый активистлар шалтырата, мине тәбрикли. Мине ят агент дип тану – безнең эшне күрәләр һәм аннан куркалар дигән ишарә. Димәк, эшне дәвам итү кирәк", дип сөйләде ул.

Руслан Айсин – бәйсез сәясәт белгече, милли хәрәкәт активисты. 2008-2012 елларда Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән. Белгеч даими рәвештә Азатлыкка фикерләрен белдерә, "Idel.Реалии"да язмаларын чыгара.

Моннан тыш бүген "ят агентлар" исемлегенә "Агора" Халыкара хокук яклау төркеме башлыгы Павел Чиков, блогер Илья Варламов, "Воля" фиркасе рәисе Светлана Лада-Русь (фирка Русиядә экстремистик оешма дип тамгаланган, аның эшчәнлеге тыелган - ред.), "Дождь" телеканалы журналисты Богдан Бакалейко кертелде.

Оешмалардан исемлеккә "Парни+" дип аталган ЛГБТ берләшмәсе өстәлде.

Татар иҗтимагый активистларыннан "ят агент"лар исемлегенә моңарчы Рәфис Кашапов кертелгән иде. Башкорт милли хәрәкәте вәкилләреннән исемлектә Руслан Габбасов бар.

  • 1 декабрьдән Русия Юстиция министрлыгы "ят агент" дип танылганнарны яңа бердәм исемлеккә берләштерде.
  • "Ят агентлар" өчен тыюлар саны арта. Әйтик аларга дәүләт оешмаларында педагог булып эшләргә, балигъ булмаучылар арасында теләсә нинди мәгълүмат таратырга ярамаячак. Алар сайлау комиссияләре әгъзалары була, бәйсез коррупциягә каршы экспертиза уздыра алмаячак. Алар бюджет оешмаларында, куәт оешмаларында эшли алмаячак.
  • 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG