Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Юстиция министрлыгы ят агентларның бердәм исемлеген чыгарды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Министрлык аларның исемнәрен генә түгел, туган көннәрен, ИНН һәм ОГРН кебек шәхси мәгълүматларын да чыгарган.

Бүген, 1 декабрьдә Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Русия думасы аны июнь ахырында кабул иткән иде, хәзергә чаклы аңа һәм башка дистәләгән канунга, шул исәптән Җинаять кодексына да кырыслатучы төзәтмәләр кертелде.

Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.

Хәзерге вакытта Русиядә 348 "ят агент" кеше һәм оешма, шул исәптән медиа чаралары да бар.

1 декабрьдән "ят агент" дип танылганнарны яңа бердәм исемлеккә берләштерәләр. Юстиция министрлыгы "ят агент"ларның бердәм исемлеген чыгарды, анда 493 исем бар.

Шул ук вакытта Юстиция министрлыгы аларның исемнәрен генә түгел, туган көннәрен, ИНН һәм ОГРН кебек шәхси мәгълүматларын да чыгарган.

"Ят агентлар белән бәйләнештәге затлар" өчен аерым исемлек төзеләчәк, бу – ят агент медиа чараларында һәм сәүдәгә корылмаган оешмаларда эшләүчеләр, аларның җитәкчеләре, аларны оештыручылар. Шул исәптән, элеккегеләре дә.

"Ят агентлар" өчен тыюлар саны да арта. Әйтик аларга дәүләт оешмаларында педагог булып эшләргә, балигъ булмаучылар арасында теләсә нинди мәгълүмат таратырга ярамаячак. Алар сайлау комиссияләре әгъзалары була, бәйсез коррупциягә каршы экспертиза уздыра алмаячак. Алар бюджет оешмаларында, куәт оешмаларында эшли алмаячак.

Юстиция министрлыгы "ят агент" дип танылган юридик затларны гына түгел, физик затларны да тикшереп тора алачак. "Ят агент"ка дәүләттән мадди ярдәм күрсәтелмәячәк. Әйтик ана капиталы яки күп балалы гаиләләргә, инвалидларга бирелә торган ярдәм бирелмәячәк.

Элегрәк федераль иминлек хезмәте "ят агент" дип тану өчен нигез булырдай мәгълүматларның исемлеген киңәйткән иде. Аерым алганда, ФСБ Русия гаскәренең күчеп йөреше, кайда урнашуы турындагы белешмәләрне, мобилизация турындагы теләсә нинди мәгълүматны җыюны тыя.

Хәзер әйтик чит ил фәлсәфәчеләрен яки аналитикларын өйрәнгән, халыкара оешмаларда әгъза булып торган, чит ил университетларында укыган өчен дә "ят агент" исемлегенә кертүләре бар. Бу исемлеккә "ят агент"лардан ярдәм алучылар да керергә мөмкин.

Медиа чаралары хокукларын яклау үзәге җитәкчесе Галина Арапова әйтүенчә, "ят агентлар" дип игълан ителгән оешмаларны тикшерүләр белән йончытып, ябылуга китерәчәкләр, ә "ят агент" кешеләрне тагын да билгесезрәк таләпләр белән интектерәчәкләр. Бу "кешеләрне актив сивил карашлар белән бәйле эшчәнлектән яки бөтенләй илдән чыгаруга" юнәлдереләчәк, дип саный ул.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хәрби цензура кертелде, Азатлык радиосы, "Idel.Реалии", Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG