Accessibility links

Русия Юстиция министрлыгы "Ирекле Бурятия" фондын "ят агент" дип атады


"Ирекле Бурятия" фонды президенты Александра Гармажапова
"Ирекле Бурятия" фонды президенты Александра Гармажапова

Фонд "Русия денацификациясе" дип аталган проектны алып бара.

10 март кичендә Русия Юстиция министрлыгы янә "ят агент"лар исемлеген тулыландырды. Бу юлы исемлеккә ике оешма – "Ирекле Бурятия" фонды һәм Халыкара табигать фонды (WWF) кертелде.

"Ирекле Бурятия" фонды 2022 елның мартында оешты. Аны оештырган бурят активистлары Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. Фонд әгъзалары хокук яклау белән шөгыльләнә, сугышка каршы эшчәнлек алып бара. Моннан тыш фондның "Русия денацификациясе" дип аталган проекты эшли, анда Русия эчендә расизм һәм ксенофобия очраклары теркәлеп бара.

Фонд, аерым алганда, Украинадагы сугышта үлгән Бурятия кешеләре һәм этник бурятлар исемлеген туплый. Бурятия – хәрбиләрнең үлемнәр саны белән Русия төбәкләре арасында иң алдынгыларның берсе.

Фонд оештыручыларның берсе Александра Гармажапова Юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агент" булып 2022 елның ноябрендә танылды.

Моннан тыш Юстиция министрлыгы шулай ук икътисадчы Сергей Гуриев, сәясәтче, Русия думасының элекке депутаты Геннадий Гудков, хоккейчы Даниил Губарев, "Яндекс.Новости"ның элекке җитәкчесе Лев Гершензон һәм блогер, фемактивист Вероника Водвудны "ят агент" дип атады.

  • 1 декабрьдән Русия Юстиция министрлыгы "ят агент" дип танылганнарны яңа бердәм исемлеккә берләштерде.
  • "Ят агентлар" өчен тыюлар саны арта. Әйтик аларга дәүләт оешмаларында педагог булып эшләргә, балигъ булмаучылар арасында теләсә нинди мәгълүмат таратырга ярамаячак. Алар сайлау комиссияләре әгъзалары була, бәйсез коррупциягә каршы экспертиза уздыра алмаячак. Алар бюджет оешмаларында, куәт оешмаларында эшли алмаячак.
  • 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG