Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе Һәм Русиянең милли оешмалары. Нинди алар? 


Әсир милләтләр атналыгында Азат милләтләр лигасы уздырган чарада, 2022 елның 25 июле, Прага, Чехия
Әсир милләтләр атналыгында Азат милләтләр лигасы уздырган чарада, 2022 елның 25 июле, Прага, Чехия

Соңгы елларда Русиядәге халыкларның мәнфәгатьләрен яклаучы күп кенә оешмалар барлыкка килде. Алар төрле чаралар уздыра, фикерләрен белдерә, үзләрен теге яки бу халыкларның мәнфәгатьләрен яклаучылар буларак танытырга тырыша. Азатлык шул оешмаларны барлап чыкты.

ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ҮЗӘГЕ

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) – татар милли хәрәкәтенең иң билгеле иҗтимагый-сәяси берләшмәсе. 90нчы еллар башында оешма Татарстанга тулы суверенитет бирүне таләп итте.

Соңгы елларда ТИҮ республиканың аерым статусын яклап чыгышлар ясады, шулай ук татар телен төбәктәге дәүләт теле буларак яклап килде.

2021 елның октябрь ахырында Русия Юстиция министрлыгы "экстремист эшчәнлекне тормышка ашыра" дип, ТИҮнең эшечәнлеген туктатты.

2022 елның июнендә Татарстан Югары мәхкәмәсе республика прокуратурасы дәгъвасын канәгатьләндереп, оешманы япты. Хәзерге вакытта Татар иҗтимагый үзәгенең рәисе булып Фәрит Зәкиев тора.

2022 елның 14 октябрендә ТИҮ Русия юстиция министрлыгының экстремист оешмалар исемлегенә кертелде, аның эшчәнлеге Русиядә тыелды.

ФСБның Татарстандагы идарәсе Татарстан Югары мәхкәмәсенең ТИҮне ябу турындагы карары 2022 елның 14 сентябрендә үз көченә керде дип искәртте.

ДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ

Татарларның хакимият тарафлы Дөнья татар конгрессы да бар. Әйтик, ул Русия Конституциясен үзгәртүне хуплаган иде. Оешманың хакимият белән бәйлелеге төп мәсьәләләргә карашларында гына түгел, конгресс җитәкчелегендәге кадрларда да сизелә. Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев 2017 елдан бирле Дөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе булып тора.

Конгресс сайтында "оешма структурасы" дигән бүлектә хакимият белән бәйле башка исемнәр дә бар. Мисал өчен, Русия думасының Милләтләр эшләре рәисе, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Ирек Гыйлметдинов.

Дөнья татарлары конгрессы 1992 елда оештырылган. Азатлык белән аралашкан белгечләр фикеренчә, татар зыялылары "Милли мәҗлес" дип аталган халык парламенты төзегеннән соң, хакимият шушы башлангычны зыялылар кулыннан тартып алу өчен конгрессны оештырырга булган. "Милли мәҗлес"нең йогынтысы акрынлап кимегән.

"АЗАТЛЫК" ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ БЕРЛЕГЕ

"Азатлык" татар яшьләре берлеге – татар яшьләренең бәйсез, иҗтимагый-сәяси милли хәрәкәте. 90нчы елда Татарстан суверенлыгын, татарларның, төрки халыкларның хокукларын яклады. Оешманың хәзерге рәисе Наил Нәбиуллин.

Соңгы елларда "Азатлык" Татарстанның суверенлыгын һәм хокукларын яклау белән бергә татар теле өчен көрәшкә күп игътибар бирә. Бүгенге көндә берлек урамнарга чыгып, протест чараларын дәвам итүче бердәнбер татар оешмасы булып кала.

"Азатлык" ай саен Стратегия 8 исемле чаралар оештырып, дәүләт теле буларак татар теленең мотлак укытылуын, татар мәктәпләре, университетлары ачылуын таләп итә. Татарстан өчен мөһим булган истәлекле көннәрне искә ала, татар туграсы, байрагы, Татарстан референдумы, Конституциясе һәм суверенитет көннәрен искә төшерә, урамнарда байракчыклар, тасмалар тарата.

Татар яшьләре иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә күрә төрле мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтен белдерә. Соңгылардан, Чаллыдагы Сталин һәйкәле мәсьәләсендә "Азатлык" прокуратуга хат язды, сынны куярга рөхсәт бирмәүне таләп итте.

"Азатлык" төрки халыклар белән эшчәнлек алып барырга тырыша. Ел саен татар яшьләре Казанда Ходжалы геноцидын, кырымтатар, карачай, балкарларның сөргенгә җибәрелү көннәрен искә ала.

2014 елда Азатлык оешмасы "Ирекле Украина, татарлар сезнең белән" шигаре астында Казанда пикетлар оештырды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин 2020нче елның ахырында чит илгә китәргә мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә Төркиядә яши. Истанбул, Анталия һәм башка шәһәрләрдә татарларны берләштерү максатыннан төрле очрашулар, җыеннар үткәрелә. 2022 елның октябрендә Казанда тыелган Хәтер көне Истанбулда үтте һәм анда 100 кеше катнашты.

БАШКОРТЛАРНЫҢ "БАШКОРТ" ОЕШМАСЫ

Башкортларның "Башкорт" оешмасы бар иде. Аны активист Фаил Алсынов җитәкләде. Оешма җитәкчелегендә Руслан Габбасов та бар иде. 2022 елның маенда Башкортстан Югары мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасын экстремист дип табып, аның эшчәнлеген тыйды.

2022 елның февралендә Башкортстан прокуратурасы "Башкорт" оешмасын экстремист дип тануны һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Элегрәк, 2019 елның декабрендә прокуратура "Башкорт"ка "экстремист эшчәнлекне булдырмау" турында кисәтү чыгарган иде.

БАШКОРТ МИЛЛИ СӘЯСИ ҮЗӘГЕ

Башкорт милли сәяси үзәген 2021 ел ахырында мөһаҗирлектә төзелде. Моңа Башкортстанда башкорт милли хәрәкәтенә басым артуы: "Башкорт" оешмасы тыелуы, Кырмыскалы эше, Айрат Дилмөхәммәтовны хөкем итүләре, шулай ук республикадагы бәйсез иҗтимагый көчләргә басымнар көчәюе, шул исәптән Лилия Чанышеваны кулга алынуы сәбәпче булды.

Оешманы Руслан Габбасов җитәкли. Милли сәяси үзәкне чит илдә ачулары - Башкортстан һәм Русиядә булганда башкорт сәяси милләтчелек идеяләрен ачыктан-ачык таратып булмавы белән аңлатыла.

"Милли генә түгел, нәкъ менә милли-сәяси үзәк оештырырга дигән карар кабул ителде. Чөнки хакимият сәяси таләпләр белән чыгыш ясаган башкорт милләтчелегенә каршы золым белән беррәттән, башкортларның игътибарын татарлар белән этник тарткалашуга юнәлтүче сәяси "тешсез" этномилләтчелек һәм хәтта этнотрайбализмны да хуплый. Без, үз чиратыбызда, татар мәсьәләсенең, Башкортстандагы башка этник мәсьәләләр кебек үк, яңа Башкорт республикасы һәм Башкорт сәяси милләтен төзү барышында хәл ителә алырга мөмкин һәм тиеш дип ышанабыз, алардан башка хәтта башкорт мәсьәләсе үзе дә хәл ителә алмый", диелә оешма сайтында.

Оешма Айрат Дилмөхәммәтовтан башланган башкорт сәяси милләтчелеге идеологияләрен алга таба үстерүне үз миссиясе дип күрә, шулай ук аларны башкорт милли хәрәкәтенә таратырга исәпли.

ДӨНЬЯ БАШКОРТЛАРЫ КОРЫЛТАЕ

1995 елда башкорт иҗтимагый оешмалары башкорт халкының социаль-икътисади үсешенә булышу һәм аның мәдәни-рухи ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерү өчен, башкорт милли иҗтимагый хәрәкәтенең иң югары формасы буларак Дөнья башкортлары корылтаен җыю тәкъдиме белән чыкты.
1 июньдә беренче Дөнья башкортлары корылтае узды, ул иң зур башкорт иҗтимагый оешмасы – Халыкара иҗтимагый оешмалар берлеге "Дөнья башкортлары корылтае (конгрессы) эшчәнлегенә башлангыч бирде.
2019 елда V Дөнья башкортлары корылтае барышында Башкортстан Дәүләт җыены депутаты Эльвира Айтколова җитәкчелегендә Дөнья башкортлары корылтае президиумы булдырылды.

Руслан Габбасов фикеренчә, Дөнья башкортлары корылтае кайчандыр республиканың һәм илнең сәяси тормышында актив катнашкан, әмма бүген ул тулысынча республиканың Ак йорты тарафыннан идарә ителүче курчаклар труппасына әверелгән. "Башкортларның бу төп оешмасына" башкорт халкының бары тик мәдәният һәм сәнгать эшләренә тыкшыну, Мәскәү кунаклары өчен җырлау һәм бию мөмкинлеген генә калдырдылар, дип саный ул.
"Башкортстан республикасының һәм башкорт халкының әһәмиятле функцияләренә кагылышлы җитди сәяси мәсьәлә туганда да, Ак йорттан кушылмаса, бу оешма авызын да ачмаячак", ди Габбасов.

ЭРЗЯ ОЕШМАСЫ

Эрзя – Русиядә үз-үзен оештыру структуралары комплексын булдырган бердәнбер халык. Алар милли вәкиллекле оешмалары системын кырымтатарлар үрнәгендә раслады. Аңа Атянь эзем (аксакаллар шурасы), инязор (баш аксакал), Промкс (милли җыен), Видекуро (милли хәрәкәт эчендәге бәхәсләрне хәл итүче мәхкәмә) керә.

АЗАТ ИДЕЛ-УРАЛ

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый платформасы 2018 елныэ язында барлыкка килде. Яңа иҗтимагый хәрәкәткә Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рәфис Кашапов һәм эрзя җәмгыяте вәкилләре Боляень Сыресь белән Ожомасонь Кирдя нигез салды.
"Азат Идел-Урал", үзләре әйтүенчә, беренче көннән Русиянең ассимиляцияләү сәясәтенә, милли телнең югалуына каршы чыкты. Шулай ук алар Идел буе халыкларының үз табигый байлыкларына баш булып торырга мөмкинлеге юк, чөнки моның белән Русия дәүләте шөгыльләнә дип тә белдерде.

Барлыкка килгән көненнән бирле оешманың белдерүләре үзгәреп торды: алар Русиядә чын федерация булдырырга да чакырды, Русия кысаларында яшәү мөмкин булмавы турында да әйтте.

Бу белдерүләрнең үзгәрүе Кремльнең Русия халыкларына карата сәясәте радикальләшүе: әйтик республикаларның дәүләт телләре гамәлдән чыгарылуы, Русия конституциясенә дәүләт төзүче халык турында төзәтмә кертелүе белән бәйле булды, Русия күршесендәге Украинага да һөҗүм итте.

2022 елның 18 февралендә Русия баш прокуратурасы "Азат Идел-Урал"ны "теләнмәгән" оешма дип тапты. Прокуратура фикеренчә, аның эшчәнлеге "Русиянең конституцион корылышына һәм иминлегенә куркыныч тудыра".

АЗАТ МИЛЛӘТЛӘР ЛИГАСЫ

Бераз соңрак, 2022 елның яз ахырында тагын бер платформа барлыкка килде. Анда Идел буе халыкларының сәясәтчеләре генә түгел, башкалар да катнаша. Сүз Русиянең төрле этник төркемнәре активистларын берләштерүче Азат милләтләр лигасы турында бара. Анда татарларның мәнфәгатьләрен Рәфис Кашапов, Фәрит Зәкиев һәм Иршат Хәби, ә эрзяларныкын – Боляень Сыресь яклый.

Бу кешеләрдән тыш, Азат милләтләр лигасын оештыру башында Владимир Довданов, Батыр Бормонгаев, Эренцен Доляев (калмык), Руслан Габбасов (башкорт), Виталий Ромашкин (эрзя), Доржо Дугаров, Раджана Дугар-Де Понте (бурят), Павел Суляндзыга (удэгей) да тора.

РУСИЯНЕҢ АЗАТ ХАЛЫКЛАРЫ ФОРУМЫ

Русиянең азат халыклары форумы – оешма түгел, ул Русиянең шулай ук башка илләрнең сәясәтчеләре, активистлары һәм белгечләре арасында фикер алышу мәйданчыгы булып тора.

Путин гаскәре Украинага бәреп кергәннән соң, Русиядә милләтләр аерылып чыгып үз дәүләтләрен төзү турында ешрак сөйли башлады. Русиянең азат халыкларының инде өч форумы узды. Аларның беренчесе май аенда Варшауда үтте. Икенчесе – июль ахырында Прагада. Өченчесе – Польшаның Гданьски шәһәрендә, сентябрь ахырында. Бу чаралар үзенә сецессия яклы күп кенә сәясәтчеләрне һәм активистларны җыйды. Форумнар Русиянең дәүләт медиаларында, сәясәтчеләре арасында күпсанлы фикерләр тудырды. Бу мәйданчыкны булдыру тәкъдимен Русия төбәкләренең бәйсез институты җитәкчесе Андриус Алманис ясады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG