Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагада узачак "Русиянең азат халыклары форумы" вәкилләре демократик илләр теләктәшлегенә өметләнә


"Русиянең азат халыклары форумы" вәкилләре, Варшау, Польша, 8 май
"Русиянең азат халыклары форумы" вәкилләре, Варшау, Польша, 8 май

Форумны оештыручылар һәм анда катнашучылар Русиянең корылышын үзгәртү һәм структур яктан трансформацияләү, деколонизация турында сөйләшергә җыена.

Прагада 22-24 июльдә Русиянең азат халыклары форумы узачак. Анда "Русиянең корылышын радикал рәвештә үзгәртү һәм трансформацияләү тарафдарлары" "авторитар империячел дәүләттән ирекле, бәйсез һәм демократик илләрнең ихтыяри килешүенә күчү" турында чыгыш ясаячак. Бу хакта форумны оештыручылар 15 июльдә үткән матбугат очрашында белдерде.

Җыенның төп мәсьәләләре дип Русияне яңадан кору һәм структур яктан трансформацияләү, тарихи-мәдәни өлкәләр һәм төбәкләрнең икътисади һәм сәяси үсеше, сивил хокуклар һәм ирекләрне тәэмин итү, халыкларның социаль иминлеге атала.

"Кремль гамәлләре аркасында Русиядә яшәүче 144 млн халыкның киләчәге күз алдында җимерелә... Актив эшчәнлек алып бару һәм вазгыятьне үзгәртү вакыты җитте. Бүген төбәкләрнең табигый байлыклары, кешеләрнең эше һәм талантлары Мәскәүне хезмәтләндерергә мәҗбүр. Ләкин Русия халыкларының сәяси, икътисади һәм мәдәни үзбилгеләнүгә, үзләре, балалары һәм оныклары өчен лаеклы киләчәккә хакы бар. Ирекле халыклар форумы – яңа сәяси лидерлар, төбәкләрдәге һәм милли хәрәкәтләр, сивил активистлар, эксперт җәмәгатьчелеге һәм илне империячелектән арындыруның кирәклеген аңлаучылар өчен мәйдан", диелә форумны оештыручылар белдерүендә.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Матбугат очрашуында катнашкан татар иҗтимагый хәрәкәте вәкиле, "Азат-Идел Урал" хәрәкәтенә нигез слаучыларның берсе Рәфис Кашапов әлеге форум халыкара дәрәҗәдә танылу алсын иде ди.

— Украина депутатлары Ичкерияне танырга чакырып, бөтен чечен халкына теләктәшлек күрсәтте. Рада, башка демократик илләр татар халкына да шундый теләктәшлек белән чыксын иде, — диде ул.

Югары Рада депутатлары Алексей Гончаренко һәм Муса Магомедов Ичкерия бәйсезлеген тану турында канун өлгесе тәкъдим итте. "Русия ике сугыш вакытында Аргун һәм Грозный шәһәрләрен (Мариуполь, Северодонецки һәм Украинаның башка шәһәрләре кебек) тулысынча җимерде. Ичкерия сугышчылары хәзер Украинага безнең бәйсезлек өчен Русия белән сугышта ярдәм итә. Шуңа күрә хезмәттәшләрне әлеге резолюцияне тизрәк кабул итәргә һәм Украина президентына Ичкерия Чечня республикасын тануны тәкъдим итәргә чакырабыз", диелә депутатлар мөрәҗәгатендә.


Кашапов Русия халыкларының киләчәген өч конфедерация төзүдә күрә: Идел-Урал халыклары, Кавказ халыклары һәм Себер халыклары конфедерацияләре.

Шул ук вакытта төбәкләрнең бәйсезлек алуы авыр процесс булачагы, Кремльнең беркемне дә кулдан ычкындырырга теләмәячәге дә танылды.

Форумда Русиядән соң булачак географик киңлекне сәяси трансформацияләүнең конкрет технологияләре турында фикер алышмакчылар.

Чарада Русиянең 20 халкы һәм төбәге вәкилләре, шул исәптән Башкортстаннан Руслан Габабсов, Татарстаннан Рәфис Кашапов, Новосибирскидан Илья Пономарев, Коломнадан Геннадий Гудков һәм АКШ, Британия, Литва, Украина, Польша, Беларустан халыкара экспертлар катнашачак диелә.

"Русиянең азат халыклары форумының" беренче конференциясе май башында Варшауда узды.

Анда татар, башкорт җәмәгатьчелеге, шулай ук чараны оештыручылар тарафыннан "Русия империализмы буйсындырган" дип аталган башка халык вәкилләре катнашты.

Башкорт халкы милләте исеменнән – башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасов, ә татарлардан – "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар чыгыш ясады.

Габбасов әйтүенчә, Русиядә нәрсәне дә булса үзгәртү өчен хәзерге конструкцияне тулысынча җимерергә һәм республикаларны ирекле нигездә бер конфедерациягә җыярга кирәк.

Кашапов Мәскәүнең Русия халыкларын урыслаштыру сәясәтенә каршы торуда Европа илләренә өмет итүен әйтте.

— "Русиянең азат халыклары форумы" үзләрен "Азат Русия" форумына альтернатива буларак куя. 20 майда Вильнюста "Азат Русия" форумы сугышка каршы конференциясен уздырды. Анда Русия сәясәтчеләре, журналистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Әмма Рәфис Кашапов бу җыенда катнашмаска карар иткән. Ул моны Азатлыкка форумның Русиядәге милли азчылык халыкларын якламавы белән аңлатты.

Соңгы бер елда милли хәрәкәтләр Путиннан соңгы Русиядәге тормыш, Русияне деколонизацияләү, илдә яшәүче халыкларның үзбилгеләнүе турында күп сөйли башладылар.

Былтыр чит илдә оештырылган "Башкорт милли сәяси үзәге" "Башкортстанның дәүләт төзелеше проектын" тәкъдим итте. Авторлары белдерүенчә, анда "киләчәктә яңартылган республиканың төп принциплары билгеләнгән".

Эрзя халкының баш аксакалы (инязор) Сыресь Боляень Эрзя халкының аксакаллар шурасына ("Атянь Эзем") намзәтләрне тәкъдим итү процедурасының башлануы турында игълан иткән иде. Кырымтатарлар мисалында кебек, эрзялар милләт вәкилләреннән оешмалар системын раслады. Оешма төзелеше дәүләт хакимияте оешмаларын хәтерләтә, күрәсең, аларда республикаларының киләчәктә ничек корылган булырга тиешлеге турында күзаллау бардыр.

Үзләрен "Сөргендәге татар хөкүмәте" дип атаучы сәяси оешма да үзенең барлыгын сиздергәләп тора. Танылган татар активисты, "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рафис Кашапов үзен бу хөкүмәтнең премьер-министр урынбасары дип таныта.

Моннан тыш, алты милли хәрәкәт вәкилләре Азат милләтләр лигасы төзелүен игълан итте, бу – Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен һәм аларның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформ диелә.

Шул ук вакытта Русиянең бербөтенлеген бозуга бәйле кануннар кырыслатыла бара. 2020 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин илнең бербөтенлеген бозу өчен җәза кертүче канунны имзалады. Документка ярашлы, бу гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы бирелә. Моннан тыш, илнең бербөтенлеген бозуга ачык рәвештә чакырган очракта, бу хәл беренче тапкыр булса, административ җәза кулланыла. Шушы кисәтүдән соң бер ел эчендә әлеге өндәү тагын кабатланса, бу җинаять булып санала. Моның өчен Русия Җинаять кодексына ил бөтенлеген бозу турында яңа маддә өстәлде. Әлеге канун өлгесе Русия Конституциясенә президент Путин тәкъдиме нигезендә кертелгән үзгәрешләр кысаларында әзерләнгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG