Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы ныграк урыслаштыруны алга сөргән Конституцияне хупларга чакыра


Васил Шәйхразиев (с) һәм Ринат Закиров
Васил Шәйхразиев (с) һәм Ринат Закиров

Дөнья татар конгрессы Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирергә чакырып, асылда урыслаштыруны һәм федерациядән ваз кичүне хуплап чыкты. Русиядәге татар оешмалары вәкилләренең күбесе тавыш бирүгә барырга җыенмый.

Дөнья татар конгрессының интернет сәхифәсендә Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне яклап тавыш бирергә чакырган мөрәҗәгать басылды.

"Бүгенге иҗтимагый үсеш шартларында безнең уртак кыйммәтләребезне, гореф-гадәтләребезне һәм бердәмлегебезне саклап калу, тотрыклылык һәм иминлек гарантияләрен киңәйтүгә, илнең куәтен – уртак йортыбызны ныгытуга ярдәм итү бик мөһим. Русия федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Илнең төп документында гаилә һәм гаилә кыйммәтләренә, социаль гарантияләргә һәм медицина ярдәменә, дәүләт суверенитетын һәм тарихи дөреслекне яклауга, Русия халыкларының уникаль мәдәни мирасын саклауга өстенлек бирүне раслау барлык гражданнар мәнфәгатьләренә дә хезмәт итә.

1 июль көнне гомумруссия тавыш бирү барышында Бөтендөнья татар конгрессы татарстанлылар һәм ватандашларыбызның актив гражданлык позициясен күрсәтәчәкләренә һәм әлеге төзәтмәләрне хуплаячакларына ышаныч белдерә", диелгән анда.

Азатлыкка үз чыганаклары әйтүенчә, мөрәҗәгать чыгару башында Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев торган, ә Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров бу гамәлне хупламаган. Без моңа ачыклык кертергә теләп татар конгрессы рәисе Закировка шалтыраткан идек, ул телефонын алмады. WhatsApp аркылы җибәргән сорау да җавапсыз калды.

Конституциягә үзгәрешләр кертүне яклап тавыш бирергә чакыру хатлары бу көннәрдә Русия төбәкләрендәге татар оешмалары җитәкчеләренә дә килгән. Без сөйләшкән татар оешмалары рәисләре конгресс белән араларны бозасы килмәү сәбәпле, турыдан-туры аларга каршы сүз әйтергә бармады, әмма күбесе Конституциягә тавыш бирергә бармаячакларын әйтте.

Иваново өлкәсе татар оешмасы җитәкчесе Фәрит Ляпин шуларның берсе.

Фәрит Ляпин
Фәрит Ляпин

"Конгресска бәя бирәсем килми. Мин һәм татар оешмасының башка әгъзалары да тавыш бирүгә бармый. Баргач ул хуплау кебек була. Конституциядә аңлашылмаган яклар күп. Артыгын әйтә алмыйм, Русиядә үзегез беләсез... үзем өчен куркмыйм, мин – пенсионер. Әмма минем кул астымда татар җәмгыяте тора", дип чикләнде ул.

Төмән өлкәсе татар эшмәкәрләренә ярдәм итү берлеге вәкиле Ринат Насыйров 20 елга якын бернинди дә сайлауларга йөрмәгене хакында әйтте. Ул ялганда катнашмыйм, дип аңлатты үз позициясен.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

"Бу мәсьәлә оешмада түгел, хәтта өйдә дә күтәрелми. Русиядәге сайлауларга инде кимендә 20 ел йөргәнем юк. Барысы да ялган бит, күз буяу өчен. Шуңа 1 июль узачак бернинди дә тавыш бирүгә бармыйм. Кем тели, шул бара. Тавыш бирүдә катнашамы, юкмы, ничек итеп тавыш бирә – боларны һәр кеше үзе хәл итә, бездә ул яктан демократия.

Конгрессның мөрәҗәгатен күрдем. Өстән, җитәкчелектән кушылган мөрәҗәгать икәне күренеп тора. Мәҗбүр иткәннәрдер – белмим. Калтырый-калтырый, курка-курка булса да татар телен яклап мөрәҗәгатьләр язылганны гына хәтерләмим. Конгресс минем бу мәсьәләдә фикеремне белә, алар мондый мөрәҗәгатьне кабул иттек, хуплыйсыңмы дип сорамыйлар", диде Ринат Насыйров.

Сахалинның "Туган тел" оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитова Конституция үзгәрешләренә тавыш бирергә барачагын әйтте.

"Мин әле ул үзгәрешләрне укымадым, нәрсә турында язылганын да белмим. Кайдан укып була аны? Тавыш бирүгә барабыз инде, бармыйча булмый. Әмма башта әле ул үзгәрешләр белән танышырмын дип торам", диде ул.

Киров өлкәсе татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасының элекке рәисе Рәүф Фәсхетдинов татар конгрессы турында бюджеттан акча алып утырган иҗтимагый оешма хөкүмәткә каршы бер сүз әйтә аламы соң дигән сорау куйды.

Рәүф Фәсхетдинов
Рәүф Фәсхетдинов

"Русиянең хәзерге Конституциясендә бик әйбәт язылган. Русиядә күпмилләтле, күпдинле халык яши диелгән. Мин Совет берлегендә яшәгәндә татар мәктәбендә укыдым. Бөтен фәннәр татар телендә иде. Хәзер милли мәктәп юк, аларның нигезләмәсеннән аны алып аттылар. Хәзер бер генә тел, бер генә халык булып кала инде", диде ул.

Фәсхетдинов шулай ук тавыш бирергә бармаячак. "Мин авылдан читтә умарталар белән мәш килеп ятам. Кыскасы, изоляциядә. Балаларым, оныкларым белән тыныч кына яшәп ятам", диде күптән түгел тыелган әдәбият саклауда гаепләнгән һәм шул сәбәпле оешма җитәкчесе вазифасын бушатырга мәҗбүр булган Рәүф Фәсхетдинов.

Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы элегрәк шактый татарлар үз тәнкыйди фикерен белдерде инде. Конгресс каршында хәрәкәт итүче Дөнья татар яшьләре форумы шуларның берсе. Яшьләр аеруча Конституциягә урыс халкын дәүләт коручы халык дип язуга каршы чыкты.

Татар конгрессының әлеге мөрәҗәгатен җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да тәнкыйтьләп чыкты.

"Бөтен прогрессив кешелек дөньясы, Русиянең бөтен демократик көчләре Конституциягә мондый үзгәрешләр кертүгә каршы, ә татар яклап чыга! Шушы черек режимга терәү була. Милләтнең башын чабарга күтәрелгән балтаның сабы булып тора...", дип яза ул үз Facebook битендә.

Конгрессның бу гамәленә аптырыйсы юк. 2018 елда Русия президентын сайлау алдыннан кемгә тавыш бирергә кирәклеге турындагы иң гаҗәеп һәм сәер белдерүне дә Дөнья татар конгрессы яңгыратты. "Барлык ватандашларыбызны да сайлауларда актив катнашырга һәм хәзерге президентыбызның сәяси курсын хупларга чакырабыз. Без көчле Русия, көчле президент Путин өчен!" диелгән иде анда. Конгресс Путин кушуы белән мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак укытуны бетерү яки шул ук Путин карары белән Татарстанда җыелган салым акчаларының күбрәк өлешен Мәскәүгә җибәреп республикада азрак акча калдыру кебек татар халкы язмышына турыдан-туры тәэсир итүче проблемнарга күз йомды һәм татарларны Путинның сәяси курсын алга таба да хуплап торырга чакырды.

Татарстанның урыс телле ата-аналары комитеты (РоСТ) прокуратурага мәктәпләр, балалар бакчаларында урыс теле кимсетелә дип шикаятьләр язганда, Казанда татар ата-аналары төркеме беренче тапкыр гамәли конфенренция оештырды, ә татар конгрессы бу чарага килмәде.

Милли шурасы башлыгы Васил Шәйхразиев туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен дә хуплаган иде. Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров реакциянең канун кабул ителгәннән соң булачагын белдерде. Инде канун кабул ителеп берничә ел узды, мәктәпләрдә татар теле атнасына иң күбе ике сәгать калды, ә конгресс реакциясе әле дә юк. Шуңа җавап итеп алар урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләүче Конституциягә тавыш бирергә чакыра.

Милли шура татар халкының үсеш стратегиясен булдыруны да җиренә җиткерә алмады, җанисәпкә әзерләнү эшен дә тиешлечә алып бармады, татар хокукларын яклау хәрәкәте дә оештырылмаган.

Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә татарлар өчен башкисәр саналган Ермакка, Чабаксарда Иван Грозныйга һәйкәл куелды. Милли шура моңа бернинди реакция күрсәтмәде.

Конгресс Конституциягә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирергә чакырып асылда урыслаштыруны һәм федерациядән ваз кичүне яклап чыкты, чөнки яңа Конституциядә менә болар каралган:

  • Урыс теле дәүләт коручы халык теле булып таныла. Урыс теленә дәүләт теле дәрәҗәсеннән тыш өстәмә өстенлекле статус бирелә. Моны ике төрле аңлап була – (1) дәүләт коручы халык теле дигәне урысларны гына дәүләт коручы итеп таный һәм башка милләтләрне икенче сортлы итеп калдыра, йә инде (2)Русиядәге башка милләтләр дә дәүләт коручы икән – алар үзеннән-үзе урыстелле булырга тиеш килеп чыга, чөнки Конституциягә шундый текст кертелә.
  • Русиядә җирле үзидарә системы көчсезләнәчәк. Федераль хакимият урындагы вак-төяк мәсьәләргә дә кысылу юлларын арттыра.
  • Яңа үзгәрешләрдә "федераль территорияләр" булдыру мөмкинлеге турында әйтелә. Федераль хөкүмәт берәр төбәкне үзе өчен аеруча әһәмиятле дип таба икән, аны республикадан аерып анда үзенең туры идарәсен кертә ала. Мисал өчен, Казанны – Татарстаннан, Уфаны – Башкортстаннан аерып.
  • Русия – дөньяви дәүләт, бу принцип Конституциядә саклана, әмма анда Аллага (Бог) ышану турында сүзләр кертелә. Православ клерикаллар моны күптән таләп итеп килде.
  • Хакимият өчен иң мөһим үзгәреш нинди? Анысы Путин язмышына бәйле – ул президент кабат сайлана алачак: 2024 елда да, 2030 елда да. Путин хакимияттә 2036 елга кадәр кала ала. Ә Русия белән идарә итүне ул 1999 елда башлады.
  • Президентка (ягъни Путинга дип аңларга кирәк) гомерлек иминлек вәгъдә ителә. Президент тели икән, Конституция һәм Югары мәхкәмә хөкемдарларын урыныннан алачак, премьер-министрны эштән азат итә ала. Парламентның вето хокукына карамастан, ул теләсә кайсы канунның канунилыгын да тикшертә ала.

Милли республикалардан Конституциягә үзгәрешләрне бары "Коми войтыр" оешмасы рәисе Алексей Габов һәм Дөнья башкорт корылтаеның кайбер вәкилләре, аерым алганда Хөрмәтулла Үтәшев яклап чыты.

XS
SM
MD
LG