Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар конгрессы бюрократлашты, аңа реформа кирәк"


Татар конгрессының чираттан тыш корылтае, архив фотосы
Татар конгрессының чираттан тыш корылтае, архив фотосы

2019 ел Дөнья татар конгрессының Милли шурасы өчен җәнҗаллар белән истә калды. Ә менә җанисәпкә әзерлек күренмәде, ди белгечләр.

Дөнья татар конгрессының Милли шурасы 18 декабрь көнне узган елга нәтиҗә ясады һәм киләсе елга эш планын корды. Әлеге утырышка журналистлар чакырылмады.

Ел дәвамында Милли шура алдында җитди мәсьәләләр торды. Бу татар халкының үсеш стратегиясен булдыру, җанисәпкә әзерләнү, Башкортстан татарлары белән эшләү, милли оешмаларны берләштерү. Ләкин һәр принципаль мәсьәләдә дә конгресс эшне ахырга кадәр җиткерә алмады, төрле җәнҗаллар китереп чыгарды. Азатлык 2019 ел дәвамында Милли шура тирәсендә булган төп вакыйгаларны барлап, белгечләрдән фикер алды.

"Милли шура җитәкчелеге стратегиягә формаль карый"

2019 елда конгресс татар халкының үсеш стратегиясен язуга кереште. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев районнарда, төбәкләрдә җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәреп, документның эскизын тәкъдим итте. Стратегияне язу Татарстан фәннәр академиясенә тапшырылды. Ләкин бу шаукым озакка бармады. Стратегияне 30 августта кабул итәргә ниятләсәләр дә, аны киләсе елга кичектерделәр. Милли шура җитәкчелеге моңа формаль карады, дип саный Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"Конгрессның эше бик сизелмәде. Минемчә, алар нинди юлдан барырга кирәклеген белмиләр. Програмнары аңлашылып бетми. Биш акыллы кешене җыясың да, стратегияне төзисең. Ә болай халыкны җыеп эшләп булмый. Мин беләм, аппаратта (Татарстан президенты идарәсендә - ред.) эшләгәндә мондый эшләр башкардым. Өч-биш кеше җыела да, фикерне президентка җиткерә. Шулай эшләмәсәң, булмый.

Стратегия язу – ул фәнни эш түгел. Сәяси тәҗрибә булырга тиеш

Милли шура җитәкчелеге моңа формаль яктан карый. Фәннәр академиясе безгә стратегия эшләп бирә дип уйлый. Академиядә дә төрле кеше эшли бит. Галим, доктор, академик дип кенә карап булмый. Стратегия язу – ул фәнни эш түгел. Кешенең сәяси тәҗрибәсе булырга тиеш. Мин үз вакытында аппаратта да, академиядә дә эшләгән идем. Шуңа миңа бар да аңлашыла. Ә формаль яктан "тиеш, тиеш, тиеш" дип әйтеп була. Стратегияне кемнәр тормышка ашыра, нинди көчләр бар – шуны күз алдында тотмыйча максат куймасаң, ул хыял гына була", диде Рафаил Хәкимов Азатлыкка.

Стратегияне кабул итүнең барып чыкмавы акча бүленмәүгә дә бәйле, диде Азатлыкка тарихчы, яшь сәясәт белгече Илнар Гарифуллин.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

"Стратегияне әзерләгәндә финанс мәсьәләләре хәл ителмәде. Экспертларны җыя алмыйча, аларга план куймыйча, акча түләмичә генә эшләнде. Шуңа күрә документ бик сыек килеп чыкты. Кешеләргә күрсәтерлек тә түгел иде. Шуңа аны җәмәгатьчелеккә чыгармадылар да", ди Гарифуллин.

"Җәнҗаллар конгрессның имиджына бәрде"

Ел дәвамында Милли шура эше төрле җәнҗаллар белән үрелеп барды. Иң элек дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинны эшеннән алдылар. Җәмәгатьчелектә ризасызлык булуга карамастан, Яруллинның конгресстан китүенең сәбәпләрен аңлатмадылар.

Икенче җәнҗал – Мәскәүдә эшләүче "Татар штабы" оешмасы конгресстан читләштерелде, ел азагында тулысынча чыгарылды. Моның да сәбәпләрен төгәл генә аңлата алмыйча, Милли шура үзенең ябык оешма булуын күрсәтте. Проблем шул кадәр тирәнгә китте ки, "Татар штабы" рәисе Рөстәм Ямалиев конгресска альтернатив оешма төзиячәген белдерде. Шуннан соң Ямалиев белән Шәйхразиев очрашып хезмәттәшлек турында килеште. Бу вакыйгалар конгрессның йөзенә тап төшерде, дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин.

"Татар штабы" белән низаг килеп чыгу татар конгрессының имиджына бәрде, гомумән, татар халкының бердәмлегенә зыян салды. Ул проблемны тышка чыгармыйча да хәл итеп була иде.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Конгрессның эчке сәясәте кискенләште. Ул күбрәк бюрократик принципларга таянып эшли башлады. Бу элек тә бар иде, ләкин ул хәзер бик нык сизелә. 28 ел эчендә конгресс яңарыш кичермәде. Конгресска реформа кирәк. Эшчәнлегенә дә, эчке структурасына да, эш концепциясенә дә. Бу хакта сөйләшүләр булды, шау-шу да чыкты, ләкин аңа карап бернәрсә дә узгәрмәде. Конгресс хәзер 90нчы елларга хас оешма. Заманалар үзгәрде. Конгресс астан эшләргә тиеш. Ул биш йөзгә якын иҗтимагый оешманы берләштерә. Бердәмлекнең эчке демократик процедуралары булырга тиеш", ди Руслан Айсин.

Конгресс күбрәк бюрократик принципларга таянып эшли башлады

Татар конгрессы тирәсендә башка җәнҗаллар да булды. Мисал өчен, 8-9 июнь Новосибирскида узган федераль Cабантуй бәйрәменең Татарстан сәнгатькәрләре катнашындагы тантаналы концертына мөфти дә, өлкә татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе дә, татар тормышына өлеш керткән башка татарлар да, күпсанлы мөрәҗәгатьләргә карамастан, чакырылмады.

"Башкортстан белән эшли алмадылар"

Узган ел азагында Милли шураның 2019 елга эш планында 2020 елда булачак Русия халык санын алуга әзерлек турында әйтелә. Ел дәвамында конгресс бу турыда әллә ни сөйләмәде. Башкортстанда башланган башкортлаштыру сәясәтенә карата да дәшми калуны хуп күрде. Хәтта ки Уфада "Татарча диктант" тирәсендәге низагны да туктата алмады.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Милли шураның җанисәпкә әзерләнүе сизелмәде, ди. Башкортстан белән эшли алмавын һәм конгресска өметләнмәвен белдерде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Башкортстан белән эшли алмадылар һәм эшли алмаячаклар. Рәсми оешма булгач, Татарстан сәясәтен алып баралар. Татарстанның сәясәте – Башкортстан белән дус булу. Булмаган дуслык хакына алар татарларга ярдәм итә алмыйлар. Аяк-куллары бәйләнгән. Башкортлар аларны кертмиләр дә. Керсәләр, сүгеп-куып җибәрәләр. Безнең артистларыбыз да керә алмыйча борылып китте. Шуңа күрә Башкортстанда миллион ярым татар белән эшләүдә башка юллар табарга кирәк. Менә "Татар штабы". Алар Мәскәүдә. Анда эшләргә рөхсәт. Алар бөтенләй башкача эшлиләр, анда яшьләр. Безнең 100 еллык (ТАССРның 100 еллыгы - ред.), халык санын алу бар, шуның белән Башкорстанга керә алабыз. Язучыларга, тарихчыларга татар конгрессы әйткәнне көтмичә эшләргә кирәк. Татар конгрессы Татарстан әйткән чикләрдән узмаячак. Татарстан ачыктан-ачык Башкортстан татарларына ярдәм итмәячәк", ди Фәүзия Бәйрәмова.

"Конгресстан эшләр көтәбез. Әлегә эчке сөйләшүләр бар, ләкин халыкка аңлату эшләре күренми. Башкорт дусларыбыз актив рәвештә эшлиләр. Сарытау, Самар, Төмәндә булып кайттык. Проблемнар бар. Себертатар дип аерым халык дип язылырга теләүчеләр бар. Һәрбер район, һәрбер төбәк белән аерым эшләргә кирәк", ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

"Милли шура хакимият сызган сызыктан чыга алмый"

Милли шураның эшеннән риза булмаучы активистлар Васил Шәйхразиев белән Ринат Закировны вазифаларыннан алу таләбе белән чыкты. Мәскәүдәге "Интеллектуал" сәләтле балалар мәктәбе мөгаллиме, психолог, сәләтле балаларны укыту методикалары авторы Римма Галиева Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка шундый "ачык хат" юллады. Татар конгрессы эшчәнлеге алдан белдерелгән максатларына туры килми, Конгресс түрәләр утырган бер оешмага әверелде, "иҗтимагый оешма" булуы исемдә генә калды, диелә мөрәҗәгатьтә.

Проблем медиада киң яңгыраш алды. Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова президентның Милли шура эшенә тыкшынмавын белдерде.

Милли шура сәяси мөрәҗәгатьләр белдерүдә дә сак торды. Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә татарлар өчен башкисәр саналган Ермакка, Чабаксарда Иван Грозныйга һәйкәл куелды. Милли шура моңа бернинди реакция күрсәтмәде.

"Конгресстан кайбер мәсьәләргә катгый фикер көтә идем. Бу сәяси вазгыять, тел мәсьәләсе, татарларны кимсетү турында. Конгресс үзен сак тота. Милли шураның узган утырышында резолюция кабул ителде. Шунда 2020 елга планнар кордылар, ТАССРның 100 еллыгы турында әйттеләр, ләкин Татарстан суверенитетының 30 еллыгы турында сүз чыкмады. Бу – әһәмиятле вакыйга. Суверенитет булмаса, татар конгрессы да булмас иде. Шуннан соң конгресска карата каршылыклы фикерләр туа", диде Руслан Айсин Азатлыкка.

Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Милли шураның ярым рәсми оешма булуын исәпкә алырга кирәк ди.

Милли шура булсын, тәнкыйтьлик, ләкин аларны үтермик

"Татар конгрессы да, Милли шура да хакимият белән эшли торган оешма. Аңа шул күзлектән чыгып кына бәя бирергә мөмкин. Мин халык, милләт белән эшли торган эшләр көтәм. Татар конгрессыннан да, Милли шурадан да артык күп көтәргә ярамый. Ул хакимият сызган сызыклардан чыга алмый. Аның үз урыны һәм милләтнең үз урыны бар. Милләт белән хакимият арасында ярым рәсми оешма инде ул. Милли элита белән эшли торган оешма дисәм зур сүз булыр. Әмма эшмәкәрләрне, фермерларны, дин әһелләрен, төбәк тарихын өйрәнүчеләрне җыеп, сөйләшеп, аларга ниндидер юнәлеш бирергә алар ярый. Алар да булмаса, бу эшләрне урам хәрәкәте оештыра алмый. Милли мәҗлес тә, Иттифак фиркасе дә, ТИҮ дә, Азатлык татар яшьләре берлеге урамда торып, милли элитаны җыеп булмый.

Әмма дә ләкин Татар конгрессының да, Милли шураның да үзенең тоткан юлы бар. Ярар, без урамда эшләрбез. Дөнья гел болай гына бармас дип хыялланам. Милли шура белән Татар конгрессы төбәкләргә салган сукмаклардан без алып китәрбез дип уйлыйм. Ниндидер федераль фирка дә кирәк булачак. Сәясәтче буларак, Русиядә демократия булса, Татар конгрессы, Милли шура нигезендә милли-сәяси фирка дә корып булыр иде. Без Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәштек, ләкин милләтнең 75 проценты читтә яши. Аларга хакимияткә үтеп керергә кирәк. Аны фиркасез эшләп булмый. Милли шура булсын, тәнкыйтьлик, ләкин аларны үтермик", диде Азатлыкка Фәүзия Бәйрәмова.

XS
SM
MD
LG