Accessibility links

"Акчасы бар, эше күренми". Ни өчен конгресс татар хокукларын якламый?


Хәтер көне, 12 октябрь 2019

Дөньяда кеше хокукларын яклаучы төрле оешмалар бар. Ә менә аерым халыкларның хокукларын кем якларга тиеш? Әйтик, татар халкын, татар оешмасын, татар шәхесен яклау — кем вазифасы? 10 декабрь — халыкара кеше хокукларын яклау көне уңаеннан шушы сорауларга җавап эзләдек.

Татар хокукларын яклау эшен беренче чиратта Татар конгрессы оештырырга тиеш сыман. Әмма ​татар теленә һөҗүм барганда, милли һәм мөселман активистлары эзәрлекләнгәндә, тиешле белгечләр, юристларны җәлеп итеп, татар халкы хокукларын яклау үзәген оештырасы урынга конгресс бу хәлләргә еш кына битараф кала. Ул арада башка милли республикаларда җирле халыкларның хокукларын яклаучы төрле үзәкләр эшләп килә.

15 ноябрь Киров өлкәсенең Нократ Аланы мәхкәмәсе өлкә татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов тыелган экстремистик дини китаплар саклаган һәм тараткан дигән хөкем карары чыгарды һәм аңа өч мең сум шртаф җәзасы билгеләде. Азатлыкка биргән әңгәмәсендә ул бу гамәлләр куәт структуралары тарафыннан ул җитәкләгән милли оешманы ябар өчен эшләнә дип белдерде. Бу уңайдан Фәсхетдинов Дөнья татар конгрессына өч тапкыр мөрәҗәгать иткән, ләкин конгресс бернинди булышлык күрсәтмәгән. "Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка да, конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка да чыктым. Дөнья татар конгрессы юристы Рауза Шаһиморатова, мондый эшләр белән шөгыльләнгәнебез юк, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз дип җавап бирде", диде Рәүф Фәсхетдинов.

Киров өлкәсендәге вакыйгалар чираттагы тапкыр татар халкының, татар оешмасының, татарның хокукларын кем якларга тиеш, ни өчен Дөнья татар конгрессы бу эштән читләшә дигән сорау тудырды. Бу уңайдан Азатлык башка милли республикалар тәҗрибәсен өйрәнде. Баксаң, Башкортстан, Якутия, Кавказда җирле халыкларның хокукларын яклау эше азмы-күпме оештырылган икән.

Читтәге башкортларга да ярдәм күрсәтелә

Татар конгрессы юристларны җәлеп итеп, татар халкы хокукларын яклау үзәген оештыра алмаган арада, Дөнья башкорт корылтае бу мөмкинлектән булдыра алганча файдаланырга тырыша. 2017 елда туган телне кысрыклау башлангач, башкорт корылтае юристлары мәктәпләрдә башкорт халкы хокукларын яклап йөрде.

Бу уңайдан Дөнья башкорт корылтае башкарма хакимиятендә күп еллар баш белгеч булып эшләгән Рәйсә Күзбәкова Азатлыкка "башкорт халкын яклау оештырылды" дип сөйләде.

Дөнья башкорт корылтаеның элекке рәисе Данир Гайнуллин да Азатлыкка оешманың бик тәҗрибәле ике юристы даими эшләп килүен һәм аларның Башкортстаннан читтә яшәүче башкортларга да ярдәм итеп килүен белдерде.

Саха халкы хокукларын дүрт оешма яклый

Саха (Якутия) республикасында җирле халыкның хокукларын яклау соңгы елларда көчәйгән. Бу хакта Азатлыкка Саха халкы конгрессы рәисе, элекке депутат Иван Шамаев сөйләде.

Иван Шамаев
Иван Шамаев

"Бүген Саха иҗтимагый үзәге, Саха халкы конгрессы, "Сомого" һәм "Е ту тэшкиле" оешмасы җирле халыкның хокукларын яклау өлкәсендә эшли. Аларда юристлар да бар.

Берничә ел элек "Сомого" оешмасы сахаларның җирле халык буларак тануын сорап, Якутия конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә якут-сахаларны җирле халык дип таныды. Русиядә бу төшенчә кулланылмый. Бары азчылык халыклар дигәне генә бар.

Алар күбрәк телне дәүләт теле буларак яклыйлар. Без мәгариф министрлыгы, Русия думасына хат яздык. Якутия парламенты белән эшләдек. Урам җыеннары үткәрдек", диде Иван Шамаев Азатлыкка.

Республика дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдыргач, Якутиядә иҗтимагый оешмалар белән берлектә юристлар әти-әниләр һәм мәктәпләр белән актив эшли башлаган.

Хәзер күбрәк халык, әти-әниләр белән эшлибез. Аларга туган телдә тәрбия бирү, укыту кирәклеген аңлатабыз

"Хәзер күбрәк халык, әти-әниләр белән эшлибез. Аларга туган телдә тәрбия бирү, укыту кирәклеген аңлатабыз. Мәктәпләрдә туган телдә укыту таләбен куябыз. Бу юнәлеш үсеш алып бара. Дәүләт телен ихтыяри рәвештә укыту канунын кабул иткәч, әлегә бездә вазгыять бик үзгәрмәде. Ләкин әкренләп начарланырга мөмкин. Русиядә мондый сәясәт барса, катлаулы булачак", диде Иван Шамаев.

Кавказлар халыкара оешмалар белән эшли

Ул арада Кавказ активистлары бүген халыкара кеше хокукларын яклау үзәкләре белән актив эшли. Шуларның берсе – "Мемориал" үзәге. Ул Чечня һәм Ингушетиядә сәяси эзәрлекләнүчеләрне яклый. Илледән артык активистны (шул исәптән башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны да) сәяси тоткыннар исемлегенә кертте. Татарстанда Хизб ут-Тәхрир эше нигезендә кулга алынган сигез активистны да алар сәяси тоткыннар дип саный. Алар арасында "Казан егетләре"нең элекке җырчысы Азат Әдиев та бар.

Карачай-Чиркәс республикасында соңгы елларда "Адыгэ Хасэ — чиркәс халкы хокукларын яклаучы Чиркәс парламенты" оешмасы активлашты. 2010 елда алар хәтта 1957 елга кадәр булган Чиркәс автономиясен кайтару таләбен куйды. Ләкин соңгы елларда басым арту аркасында бик актив түгел. Хокук бозуларны ачыклауда күбрәк Мәскәүдәге халыкара оешмалар эшли.

"Татар хокукларын яклауга ихтыяҗ зур. Тик конгресска өмет юк"

Әйтергә кирәк, татар халкы хокукларын яклау үзәген оештыру, анда юристларны җәлеп итү мәсьәләсе Дөнья татар конгрессында берничә тапкыр күтәрелде. 2017 елда узган 6нчы Корылтайда язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Татарстан президенты каршында татар халкын яклауны оештырырга тәкъдим иткән иде. Ләкин конгресс бу тәкъдимгә колак салмады һәм шул ук елны Татарстан мәктәпләрендә татар телен кысрыклау эше башланды.

Татар халкы хокукларын яклау эшен оештыру турында Татар конгрессының 2002 елдагы корылтаенда ук сүз булган. Шуннан соң конгресс махсус утырыш җыя. Ләкин аерым үзәк оештыруга барып җитми. Билгеле хокукчы, адвокат Роза Фәрдиеваны конгрессның юристы итеп сайлап куялар. Ул анда 2003-2007 елларда эшли. Роза ханымга махсус штат бүленми, ул килешү нигезендә эшли.

Роза Фәрдиева
Роза Фәрдиева

"Иң беренче эшем Чиләбе татарларын яклау булды. Икенчесе – милли мәгариф иде. Кайда проблем чыга, шунда бардым. Пермь краенда өч авылга бер мәктәпне ябарга теләделәр, мин якларга бардым. Тамбов өлкәсендә мәктәпне саклап кала алдым. Пензада көчле мәдрәсәгә каршы эш бара иде, аны туктаттым.

Берүзем 18 юнәлештә эшләдем. Татар авылларына Чернобыль статусы бирдерттем. Мин бу эшне Татар конгрессы каршында кеше хокукларын яклау комитеты дип таныттым. Чөнки бу губернатор, вице-губернаторлар белән күрешеп сөйләшергә мөмкинлек бирә иде", дип сөйләде Роза Фәрдиева Азатлыкка.

Фәрдиева конгресста биш ел эшли. 2007 елда ул эштән киткәч, конгресста бу эш белән беркем шөгыльләнми башлый һәм татар халкы хокуклары шундук онытыла. "Татар конгрессы татар халкы хокукын яклауны оештыра алмауда үзе гаеплеме, әллә дәүләт, иминлек оешмалары комачауладымы?" дигән сорауга Фәрдиева: "татар конгрессы үзе гаепле" диде. Аңа айлык хезмәт хакы итеп 6 мең сум түләнгән. Ләкин ул акчаны да вакытында түләмәгәннәр.

Юрист, беренче чиратта, татар җанлы булырга тиеш. Икенчедән, халыкның проблемнарын белергә тиеш

"Эш акчада түгел. 6 мең сумга мин эшләп тә йөрмәгән булыр идем. Әле ансын да өч-дүрт айга бер бирәләр иде. Акча юк дип әйтәләр иде. Адвокат буларак эшли идем. Әгәр дә мин мәхкәмәдә берәр эш алып барсам, миңа аерым гонорар итеп түләү турында килешенгән иде. Адвокат буларак эшләгән акчадан өч ярдәмчемә түли идем. Шул 6 мең сумны түләү өчен дә талашып бетәләр иде. Машина да бирелмәде, иске-москыда йөрттеләр. Бернинди шартлар тудырылмады", ди Фәрдиева.

Татар конгрессының җитәкчелегенә яңа кешеләр килгәч, Роза Фәрдиева Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка татар халкын яклау комитетын торгызу тәкъдиме белән чыккан. Ләкин конгресстан бернинди җавап та килмәгән.

"Татар халкы хокукын яклауга ихтыяҗ хәзер бик зур. Ләкин конгресска өметем юк. Татар халкының проблемнары белән шөгыльләнмәячәк ул. Юрист, беренче чиратта, татар җанлы булырга тиеш. Икенчедән, халыкның проблемнарын белергә тиеш", дип сөйләде Роза Фәрдиева Азатлыкка.

"Акчалары бар, тик бу эш белән шөгыльләнмиләр"

Татар конгрессын 1992-2002 елларда җитәкләгән тарихчы Индус Таһиров Азатлыкка 90нчы елларда юристларның аерым җәлеп ителүе хакында сөйләде.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

"Безнең юридик үзәк юк иде. Кирәк чакта юристларны таба идек. Аның [ул чакта] кирәге дә юк иде. Безнең билгеле юристлар бар, алар белән эшли идек. Файдасы да тия иде. Безгә [ул вакытта ] алты кешелек штат бирелде. Хәзер 60лап кеше. Ләкин ул вакытта кискен хәлләр булмады. Чөнки без урыннардагы җитәкчелек белән аңлашып эшли идек. Каршылыкка кадәр җиткерми идек", дип сөйләде Индус Таһиров.

Бүген конгрессның юристларны җәлеп итәргә финанс мөмкинлекләре бар, ләкин алар бу эш белән шөгыльләнми, ди тарихчы.

Конгрессның акчасы бар. Яхшы юристлары да булырга тиеш

"Әгәр дә татарның яхшы квалификацияле юристлары бар икән, үзәк оештырырга түгел, ә аларны иҗтимагый рәвештә җәлеп итәргә кирәк. Чын татар икән, ул үзеннән-үзе ярдәм итәргә тиеш. Ә аппарат оештыру, конгресста болай да хәттин ашкан.

Конгрессның акчасы бар. Хөкүмәт аларга күп бирә. Яхшы юристлар яннарында гел булырга тиеш. Штатта булмаса да, иҗтимагый рәвештә. Кирәк чакта акчасын биреп эшләтергә тиеш. Конгрессның андый мөмкинлекләре бар. Ләкин алар бу эш белән шөгыльләнми", диде Индус Таһиров Азатлыкка.

фикерләр (16)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG