Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Киров татарлары оешмасын яптыру өчен мине тыелган китаплар таратуда гаеплиләр"


Рәүф Фәсхетдинов
Рәүф Фәсхетдинов

Киров өлкәсе татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов үзенең тыелган китаплар таратуда гаепләнүе артында өлкәдәге татар оешмаларын буйсындырырга теләүче "Бердәм Русия" кешесе Равил Нургалиев тора дип исәпли.

Киров өлкәсе татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов экстремистик дини китаплар саклауда һәм таратуда гаепләнә. 15 ноябрь әлеге эш Киров мәхкәмәсендә карала. Татар авыллары хоккей турнирлары, “Уйнагыз, гармуннар”, “Татар кызы” бәйгеләре, Тукай һәм Җәлил кичәләре, Сабантуй бәйрәмнәре, төбәкне өйрәнүчеләр форумнары оештыручы Фәсхетдинов үзен гаепләүгә сәбәп булган ул китапларны гомерендә күргәне булмаганлыгын, бу гаепләүләр артында оешманың эшчәнлеген тыюны максат иткән татар кешесе, өлкә кануннар чыгару шурасындагы "Бердәм Русия" депутаты Равил Нургалиев тора дип исәпләвен әйтә.

Равил Нургалиев (сулда) Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев белән
Равил Нургалиев (сулда) Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев белән

Сатуга тыелган сугыш коралларын кибетләр өчен яраклаштыру белән кәсеп итүче "Молот-Армз" оешмасы җитәкчесе Нургалиев 2017 елда Киров өлкәсе татарлары конгрессы оештырып өлкәдәге бар татар оешмаларын үз кулы астына тупларга теләгән иде, әмма татар оешмалары аңа буйсынудан баш тартты. Фәсхетдинов фикеренчә, өлкә хакимиятендә тәэсирле кешеләр белән бәйләнешләре булган Нургалиев шул буйсынмаучы оешмаларны яптыру максаты белән эш итә һәм моның өчен шундый ялган гаепләүләр кулланудан да чирканмыйлар. 15 ноябрь узачак мәхкәмә утырышы алдыннан Азатлык Рәүф Фәсхетдинов белән шушы хәлләр турында сөйләште.

— Сезнең эшне караучы мәхкәмәнең беренче утырышы инде булган икән, ул ничек узды?

— 12 ноябрьдә иртәнге унынчы яртыда шалтыратып икенче яртыда мәхкәмә буласын хәбәр иттеләр, әмма без мәхкәмәдә бу эшне карауны 15 ноябрьгә күчерүгә ирештек. Мине экстремистик китаплар саклауда һәм таратуда гаеплиләр. Безнең хөкүмәт рәисенең иҗтимагый оешмалар белән эшләүче урынбасары Андрей Плитко ялдан кайтып 14 ноябрьдә эшкә чыгасы иде. Күрәсең, ул кайтканчы тиз генә безне җәзага тартырга теләгәннәрдер.

— Бу гаепләү нигезсез дисез, ә аның артында нәрсә тора дип исәплисез?

— Моның артында өлкә канун чыгару шурасындагы "Бердәм Русия" депутаты Равил Нургалиев тора дип исәплим. Ул 2017 елда Киров өлкәсе татарлары конгрессы дигән оешма төзеде. Ул үзен өлкәдәге "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе дип атаучы Шәмсия Хәлимованы ярдәмче итеп алды. Алар безнең Киров өлкәсендәге татар оешмаларын шул Нургалиев кулы астындагы конгресска кертеп берләштермәкче булдылар. Малмыждагы Татар милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Язилә Әсхәтдинованы да, мине дә, Кировтагы башка оешмаларны да Нургалиевка мәҗбүри буйсындыру өчен эш башладылар. Әмма беркем дә аның оешмасына керергә теләмәде. 2017 елда Язилә Әсхәтдинованы да ФСБ мәхкәмә юлларында йөртте. Ул вакытта аны да беркем якламады, Дөнья татар конгрессы ярдәм күрсәтмәде.

— Әсхәтдиновага нинди гаепләү белдерелгән иде?

— Язилә җитәкчелегендәге өлкә татар милли мохтариятенә кергән "Яшьлек" татар оешмасы җитәкчесе Руслан Шакирҗанов интернетта свастиканы сызып ташлап "Нет фашизму!" дип язылган рәсем урнаштырган булган. Свастика рәсеме күренгән өчен аларны, шул исәптән мохтарият җитәкчесе Язиләне фашизмны пропагандалауда гаепләделәр. Өч ай мәхкәмәгә йөргәннән соң "Яшьлек" оешмасын яптылар, Русланга штраф салдылар, Язиләгә кисәтү ясадылар. "Яшьлек" оешмасы да Нургалиев конгрессына керүдән баш тарткан иде. Хәзер инде миңа чират җитте.

Татар оешмалары артык күбәеп китте, сезне киметергә кирәк диде

Өлкәдәге ФСБның бүлек башлыгы Василий Кротов 9 октябрьдә безнең оешмага тентү белән килде. Бернинди ордер күрсәтмичә, "приехали похулиганить" дип килеп керделәр. Керүгә үк ачыктан-ачык әйтеп куйды, Равил Нургалиевтан һәм "Ак калфак" (өлкәдәге хатын-кызлар оешмасы - ред.) җитәкчесе Шәмсия Хәлимовадан кала беркем дә булмаска тиеш. Киров өлкәсендә сез, татар оешмалары артык күбәеп киттегез, сезне киметергә кирәк диде. Ул шаһитләр белән килгән иде. Бүлмәгә керүгә китап киштәсеннән шунда ук мин гомеремдә дә күрмәгән өч китап тартып чыгарды. Өстәмә буларак Габдулла Тукайның биш телдәге "Шүрәле"сен, Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиуллинның "Киндер бишмәт" китабын, Булат Ибраһимовның "Телсез балык" шигырьләр җыентыгын алды. Барлыгы 15ләп китапны алып китте. Тентү турында бернинди протокол калдырмадылар. 6 ноябрьдә мине прокурорга чакырдылар, прокурор өстәлендә ниндидер тыелган китаплар ята иде. Мин ул китапларны гомеремдә күргәнем дә, белгәнем дә юклыгын, аларда минем бармак эзләрем дә булмавын әйттем. 8 ноябрьдә адвокат белән яңадан прокурорга барганда алар миңа каршы ялган шәһадәтлек итүче ике кешене дә табып куйганнар иде. Янәсе мин бер авылда Өлкәннәр көне кичәсендә Кашина фамилияле бер ханымга Чиләбе мәхкәмәсе карары белән тыелган "Вхождение в общество" исемле китап тоттырганмын һәм янәсе тагын бер кешегә урамда тыелган китап биргәнмен. Ул өлкәннәр кичәсе 2 октябрьдә булды, алар тыелган китапның 3 октябрьдә бирелүе турында гариза язганнар. 1981 елда туган, бөтенләй башка җирдә яшәүче ул хатын ул авылдагы картлар кичәсендә нишләп йөргәндер, бөтенләй аңлашылмый.

— Сезгә кем дә булса ярдәм итәме бу хәлдә?

Дөнья татар конгрессы башкарган милли чаралар турында күп итеп хисап биргәнне ярата, әмма кирәк чакта безне оныта

— Казандагы Дөнья татар конгрессына өч тапкыр мөрәҗәгать иттем, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка да, конгресс рәисе Ринат Закировка да чыктым. 12 ноябрьдә Дөнья татар конгрессы юристы, мондый эшләр белән шөгыльләнгәнебез юк, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, сезгә сәламәтлек, ныклык телибез дип шалтыратты. Алар бит Татар иҗтимагый оешмасы җитәкчелегенә карата нигә шундый гамәлләр кылынуы турында сорап өлкә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә ала иде. Дөнья татар конгрессы башкарган милли чаралар турында күп итеп хисап биргәнне ярата, әмма кирәк чакта безне оныта. Без конгресстан бернинди дә акча алмыйбыз бит, һичьюгы вакытында юридик ярдәм күрсәтә алырлар иде. Юктан гына үз татарыңны кыйнату килешә торга нәрсә түгел.

2017 елда да милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Язилә ханымны яклаган булсалар, бүген хәлләр моңа барып җитмәгән булыр иде. Үзебезнең татарлар эшли моны, ә башында "Бердәм Русия"” кешеләре Равил Нургалиев белән Шәмсия Хәлимова тора. Ә миңа хәзер бары өлкә кануннар чыгару шурасындагы КПРФ депутаты, татар кешесенә кияүгә чыккан урыс хатыны Александра Кәримуллина гына ярдәм итә. Бер атнадан артык дөнья татар конгрессыннан ярдәм сорыйм — берни юк. Чыгышы белән мари кешесе булган район прокуроры безнең әйбәт эшләүче оешма булуыбыз, әмма кайбер татарларның безне күп акча алып эшләүче дип уйлап төртеп төшерергә теләүләре турында миңа ачыктан-ачык әйтте. "Яшермичә әйтәм, кая гына мөрәҗәгать итмиләр, бөтен бәла үзегезнең татардан", диде. Безнең бу иҗтимагый эшләрне бернинди түләүсез эшләвебезне беркем белми.

— Сезгә бу гаепләү белән нинди җәза янавын әйттеләрме?

— Йә кисәтү, йә 2 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф җәзасы булырга мөмкинлеген әйттеләр. Әмма аларның максаты башка, оешма җитәкчесенә мондый җәза бирелә икән, прокуратура юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итә дә, министрлык безнең оешманы тыя. Ә Нургалиевнең бөтен хыялы — аңа комачаулаучы татар оешмаларын яптырып бетерү. Ул шул максаттан үзенең депутат вәкаләтләрен файдалана.

* * * *

Киров өлкәсендә 36,5 мең татар яши. Татарлар бигрәк тә Малмыж (7800 тирәсе) һәм Нократ Аланы (7000 тирәсе) районнарында, башкала Кировта (3800 тирәсе) тупланып яши. Малмыжда теркәлгән Киров өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте (җитәкчесе Язилә Әсхәтдинова), Кировта яңадан ачылган “Яшьлек” оешмасы (җитәкчесе Наҗия Федяева) эшләп килә. 2013 елда Нократ Аланы районында теркәлгән Киров өлкәсе татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов 2010 елдан шул ук районның татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе булган. Бу оешмалар 2017 елда Равил Нургалиев оештырган Киров өлкәсе татарлары конгрессына буйсынудан баш тарта.

XS
SM
MD
LG