Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль Сабантуй үпкәсез булмады


Совосибирскида федераль Сабантуй

Ат чабышлары узган ипподромда Татарстан байрагы да, татарча язулар да күренмәде. Кайбер татарлар концертка керә алмады.

8-9 июнь Новосибирскида федераль Cабантуй үтте. Бәйрәм губернатор бүләгенә ат ярышлары белән башланып китте.

Шәһәр ипподромында Татарстан байрагы эленмәгән, татар язулы бер генә элмә такта да куелмаган иде. Икенче көнне Обь елгасы буендагы мәйдан капкасына татарча язу эленгән иде, әмма сәүдә рәтләрендә язулар урысча гына булды.

Дөнья татар конгрессы мәгълүматларына караганда, бәйрәмгә Русиянең 29 төбәгеннән 500-ләп татар җыелган. Кунакларны шәһәр филармониясендә узган Татарстан сәнгать осталары концертына кертү дә җәнҗалсыз узмады. Берски шәһәренең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хәмзина Азатлыкка соңгы мизгелгә кадәр чакыруларын көтүен, әмма мәсьәләне Милли шура да, Новосибирски хакимияте дә хәл итмәвен әйтте. Бу хакта ул элегрәк Азатлыкка да сөйләгән иде.

Сабантуй чит төбәкләрдән килгән татарларда нинди тәэсир калдырган? Красноярски өлкәсенең "Яр" милли мохтарият җитәкчесе Вәгыйз Фәйзуллин фикеренчә, ул хәзер күбрәк очрашу-аралашу өчен оештырыла.

"Мең еллар буе сакланып килгән бәйрәмнең үзгәрүе, бер караганда, табигый дә. Чөнки тормыш бер урында гына тормый. Әле монда килгәнче Красноярски өлкәсе шәһәрләренең тарихын карадым. Анда ХХ гасырның урталарына кадәр бәйрәмдә иң яхшы ат караучы, игенче билгеләнгән диелгән. Шәһәрдә авыл батырларын үзәккә куйганнар, аңлыйсызмы? Бүген Сабантуй – очрашу урыны. Мин монда, мәсәлән, Чуашстан, Свердлау, Бурятиядән килгән хезмәттәшләрем, дусларым белән очраштым. Иң зур теләгем: бәйрәмдә татар рухы югалмасын иде. Федераль Сабантуйга ат чабышын кертүләре – бу яктан яхшы мисал. Татар гомер-гомергә атлы булган. Шул ук вакытта сәхнәгә авыл эшчәннәрен чыгарырга да онытмасыннар иде. Шушы төбәкнең атаклы фермеры, тракторчысы, сөт савучысы бар. Аларны сәхнәгә чыгарып олылау өчен әллә ни кирәкми дә. Аның каравы бәйрәмнең тамыры авылдан икәнлеге күрсәтелер иде", диде Фәйзуллин.

Сабантуй кунаклары
Сабантуй кунаклары

Омски өлкәсенең авыллар үсешен багучы "Туган як" комплекслы үзәге мөдире Сөмбел Хәсәнова мондый бәйрәмнәр чит төбәкләрдәге юкка чыгу алдында торган авылларга игътибарны арттырсын иде дигән теләктә:

"Без биредә үзебез яңадан торгыза башлаган Сәет авылын туристик юнәлештә үсә торган җирлек буларак тәкъдим итәбез. Омскида мөселманлык нәкъ менә шушы авылдан таралган дигән фикер дә бар. Хәзер анда нибары 70-80 хуҗалык. Ә бит бик бай тарихлы авыл. Без анда онытыла барган бәйрәмнәрне дә үткәрәбез. Мәсәлән, Сөмбелә бәйрәмен. Сабантуй чәчү беткәч үткәрелсә, Сөмбелә уңыш җыеп алгач бәйрәм ителә. Без анда иң күп уңыш җыеп алучыны, иң зур кабак үстерүчене, гомумән, җир кадерен белгән, авылда яшәүнең тәмен аңлаган кешеләрне бүләкләргә тырышабыз. Сабантуйда да менә шундый гади кеше үзәктә булсын иде. Татар җыры, татар язулары, хәләл ризык булсын иде. Омскида хәләл ит ризыкларын юнәтү дә бик читен. Шуңа күрә без Сәет авылында ит өчен мөгезле эре терлек фермасын булдырдык, хәләл ит ризыклары җитештерергә ниятебез бар", диде.

Балалар көрәше
Балалар көрәше

Федераль Сабантуйда Новосибирски өлкәсе татар мәдәнияте үзәгенә бина биреләчәге мәгълүм булды. Ләкин бина әлегә төзекләндерүне көтә. Ул эшләр тәмамланганнан соң бер түбә астына Татар мәдәнияте үзәгеннән тыш, "Ак калфак" оешмасы, Новосибирски өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте, "Алтын йолдыз" яшьләр клубы һәм иҗат студияләре урнашачак.

Сабантуйда Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Сабантуйда Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән өлкә губернаторы Андрей Травников очрашуы вакытында Новосибирски белән Татарстан арасында килешүгә кул куелды һәм 2019-2021 елларда килешүне гамәлгә ашыру планы кабул ителде. Документ сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни өлкәләрне колачлый.

Сабантуй Новосибирски, Казан, Түбән Кама сәнгать әһелләре әзерләгән концерт белән башланып китте. Губернатор "Бу бәйрәм татар, башкортныкы гына түгел, монда аны барыбыз да ярата", диде.

Рөстәм Миңнеханов исә Сабантуйны татар традицияләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган бәйрәм дип атады.

Җирәбәдә машина откан Лениз Абдуллин
Җирәбәдә машина откан Лениз Абдуллин

Көрәштә Татарстаннан Раил Нургалиев абсолют батыр калды. Аңа көрәшнең төп бүләге – тәкә бирелде. Автомобиль быелда да җирәбә белән уйнатылды һәм Татарстаннан 120 кг авырлыктагы Лениз Абдуллинга эләкте. Былтыр мондый хәл беренче тапкыр Чабаксарда узган федераль Сабантуйда булды һәм көрәшчеләр бу күренешкә ризасызлык белдерде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG