Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида федераль Сабантуй алдыннан татарлар арасында җәнҗал чыкты


Федераль Сабантуй логотибы
Федераль Сабантуй логотибы

Новосибирскида федераль Сабантуй алдыннан Татарстан сәнгатькәрләре катнашындагы тантаналы концертка мөфтигә дә, өлкә татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисенә дә, татар тормышына өлеш керткән башка татарларга да, күпсанлы мөрәҗәгатьләргә карамастан, чакыру билетлары бирелмәгән.

9 июньдә Новосибирскида федераль Сабантуй уза. Әлеге чара кысаларында зур тантаналы концерт һәм Татарстан президенты исеменнән мәҗлес каралган. Ләкин өлкәдә татар милләте үсешенә өлеш кертүче дистәдән артык кешегә концертка чакыру билетлары бирелмәгән.

Новосибирски янындагы Бердски шәһәре "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хәмзина Азатлыкка татар тормышында актив катнашучыларның бу концертны бик күрергә теләвен, әмма берничек тә билет ала алмавын белдерде.

Әмир Гәрәев исеменә язылган хат
Әмир Гәрәев исеменә язылган хат

"Барлыгы 15 кеше. Ике атна инде аларга билетлар алырга тырышабыз. Безне футбол тубы кебек тибеп йөртәләр. Алар татар тормышында актив кешеләр. Мисал өчен, Новосибирски Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Нәкыйп Шакирҗанов. Ул мәчетне салдырган кеше. Бу хөрмәтле Шакирҗановлар гаиләсен иң беренче рәткә утыртырга тиешләр бит. Аларны хәтта чакырмаганнар да. Шулай ук, Новосибирски өлкәсе татар иҗтимагый үзәгенең беренче җитәкчесе Равил Бәдретдинов. Аның җитәкчелегендә оешма бик күп эшләр башкарды, аны Казанда да яхшы беләләр. Ул биология фәннәре кандидаты. Нәкыйп хәзрәт белән төбәктә татар милли-мәдәни мохтариятен төзүне башлап йөрделәр. Равил Әмир улы хәзер Цаттыр шәһәре (городище Чад) проекты эшендә актив катнаша. Шулай ук физика-математика докторы Алфред Хисаметдиновка да чакыру бирелмәде.

40 елдан артык татар мәдәниятен алга җибәрүдә тырышлык куйган, 70 яшьтән узган Миңнегөл Әхмәтовага да бирмәгәннәр. Соңгы елларда Бердски шәһәрендә татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте. Ул Новосибирски татар мохтарияте филиалы ролен үти. Күп чаралар уздырдык. Концертка чакырылмаган апалар - "Ак калфак" фольклор ансамблен булдыручылар", ди Бердски шәһәре "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хәмзина.

Тантаналы концертка бер меңгә якын билет әзерләнгән. Аларның яртысы төрле төбәкләрдән Сабантуйга килүче кунаклар өчен өлкәнең милли сәясәт министрлыгына бирелгән. Калган яртысы өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенә бирелгән. Мохтариятне Әмир Гәрәев җитәкли.

"Исемлекне дә ул төзегән. Башта мин әлеге мәртәбәле кешеләрне чакырганнардыр дип уйладым. Аннары, сөйләшеп киткәч, аларны чакырмаганлыкларын аңладым.

Васил Шәйхразиев исеменә язылган хат
Васил Шәйхразиев исеменә язылган хат

Мин ике атна элек Роза Тихомирова җитәкләгән татар милли мәдәни үзәгенә шалтыраттым һәм бу активистларга урыннар бирүне сорадым. Бернинди хатлар язмадым. Бары тик телдән генә сорадым. Әмма "Бер генә билет та бирмәячәкмен" дигән җавап ишеттем. Шуннан соң без Диния нәзарәте исеменә, Әмир Гареев исеменә активистлар өчен урын сорап хат яздык. Ул бу хатны кабул итмәде. Аннары без хатны курьер хезмәте аша җибәрдек. Ул аны кабул итүдән баш тарткан. Аннары без бу хатларны электрон почта аша җибәрдек. Бернинди җавап та булмагач, инде Татарстанга, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка яздык. Алар мохтарият җитәкчесенә шалтыратып билет сораган, ә тегеләр "бездә инде билетлар юк" дигәннәр. Дөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев шулай диде. Шуннан мин Новосибирски милли сәясәт министрлыгының төбәкләр һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр идарәсе җитәкчесенә мөрәҗәгать иттем. Ул инде 15 кешегә урынсыз билетлар бирергә ризалашкан иде, әмма Гареев шалтыратып бирмәскә кушты. Бу безнең алда булды. Без Равил Бәдретдинов белән моның барысын да ишетеп утырдык", ди Хәмзина.

Ул 15 кешене концертка кертергә теләмәү сәбәпләрен аңлый алмавын әйтә. "Ике ел элек өлкәнең мөселманнар диния нәзарәте ураза вакытында Сабантуй уздыруга ризасызлык белдергән иде. Әллә шуңа үпкәләп, дин әһелләренә чакыру бирмиләр микән – белмим", ди ул.

Шулай ук Хәмзина Шәйхразиевка мөрәҗәгатьтә әлеге 15 кешелек төркемнән биш кешене бүләкләүне сораган булган. Бәлкем шуны ошатмаганнардыр дип тә шикләнә.

Күбесе инде алтмыштан узган, бүтән андый концертны күрә дә алмаслар

Рәшидә Хәмзина әйтүенчә, әлеге татарларның мондый тантаналы концертларда гомерләрендә дә булганы юк. "Татарстан сәнгать осталары концертына шушы татарларны китерәсе килә. Күбесе инде алтмыштан узган, бүтән андый концертны күрә дә алмаслар. Шул 15 кеше килмәсә, җәнҗал булачак бит инде. Бездә Казаннан артистлар килгәндә концертка күп дигәндә 160 кеше җыела. Ә монда бит 500 билет бар һәм 15 кешегә билет таба алмыйлар", ди ул.

Азатлык мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп Новосибирски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәевка да шалтыратты.

Әлеге кешеләр бик соң мөрәҗәгать итте

"Әлеге кешеләр бик соң мөрәҗәгать итте. 20 майга кадәр инде барысы да теркәлде. Безгә бирелгән урыннар татарлар күмәкләп яшәгән районнарга бүленде. 9 июнь көнне узачак Федераль Сабантуй концертка караганда яхшырак булачак. Шунда килсеннәр. Концерт узачак филармония бинасы резин түгел. Болай да артык 70 урындык куелачак. Сез әйткән 15 кешене мин белмим. Бу кешеләр үзләрен татар мохтариятеннән югарырак куя. Килеп сөйләшсеннәр иде. 500 урынны Татарстан, 400 урынны Новосибирски өлкәсе алды. Без үзебезнекен районнарга бүлдек”, диде Гәрәев.

Күптән түгел Азатлык Татарстан президенты катнашында Төркиядә узган бер татар чарасында да урын мәсьәләсенә бәйле җәнҗал чыгуы турында язган иде.

XS
SM
MD
LG