Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы һәм Русия көрәш федерациясе татар көрәше тәртипләрен үзгәртә


Чабаксарда көрәштә җиңүчене билгеләү

Сабантуйны халыклар дуслыгы бәйрәменә калдырган Дөнья татар конгрессы инде ата-бабалардан килгән көрәш гореф-гадәтләренә дә үз тәртипләрен кертеп маташа. Татарстан көрәшчеләре моны мыскыллау дип кабул итә.

Татарстан көрәшчеләре 14 июль көнне Курганда узачак Бөтенрусия авыл Сабантуенда катнашудан баш тартырга җыена. Моңа Чабаксарда узган федераль Сабантуйдагы хәлләр сәбәп булган. Анда абсолют батыр Марс Галләмов урынына машинаны көрәштә хәтта үз үлчәмендә дә икенче генә урынны яулаган, Чуашстанның Шыгырдан авылы егете Риназ Садаров алды. Дөресрәге ул аны җирәбәдә отты. Ләкин анда катнашучылар җирәбә салуда да, гомумән көрәш нигезләмәсендә дә гаделсезлекләр күп дип саный.

Муса Галләмов
Муса Галләмов

Мари Иле Бәрәңге районы егете, баш батыр булып калган Муса Галләмов Сабантуйда хөкемдарларның Татарстаннан булуы һәм аларның барысын да гадел хөкем итүен әйтә. Әмма машинаның абсолют батырга бирелмәве һәм җирәбә салганда да гаделсезлекләр булуы аны гына түгел, ә башка күп кенә көрәшчеләрне дә аптырашта калдырган.

"Нигезләмәдә абсолют батырга төп бүләк машина дип язылган, ә Сабантуй мәйданында торган машинада "төп бүләк "дип язып куелган иде. Нигезләмәдә җирәбә турында бернәрсә дә язылмаган", диде баш батыр.

"Мин абсолют батыр калгач, вакытны суздылар, бер сәгать, сәгать ярым узды. Чуашстан көрәш федерациясе президенты почмакка китеп нидер сөйләште. Шуннан җиңгән көрәшчеләр арасында алты ачкыч уйнаттылар. 60 килода батыр калган Чуашстан егете ачкычны борды да сөенә башлады, кулын күтәрде. Ачылды дип уйлап моны котлый башладылар. Чуашстан көрәш федерациясе башлыгы "юк син машинаны ачмадың" дияргә тотынды. Ул машинаны ачмаганны кайдан белергә тиеш иде? Шуннан аны Чуашстаннан икенче бер көрәшче Риназ Садаров ачты", ди Муса Галләмов.

"Ул малай машинаны ачканда пульт белән бастылар. Шуннан ул ачылды”, дип тә әйтүчеләр булды. Мин моны раслый алмыйм, әмма нәрсәдер дөрес түгел икәне аңлашыла. Алдан ук күпләр машинаны Риназ Садаровка бирәчәкләр дип сөйләделәр, тәки шулай булды. Ул яхшы малай, 80 килограммда икенче урында калды. Минем аңа бернинди каршылыгым юк. Икенче, өченче урынны алсаң да, машина отып була икән. Артык әзерләнеп тә тормыйча, киләсең дә, җирәбәдә катнашасың да, машина отып кайтып китәсең дигән сүз.

“Әйе син хаклы, әмма җитәкчеләр алдында үзеңне бик матур күрсәтмәячәксең” диде берәү

"Мин ачкычны алып машинага утырып кайтып китә алам, берни эшләтә алмыйсыз, чөнки нигезләмәдә машина баш батырга диелгән” дидем анда. “Әйе син хаклы, әмма җитәкчеләр алдында үзеңне бик матур күрсәтмәячәксең” диде берәү. Кемнәр алдындадыр, анысын белмим.

Мине бигрәк тә абсолют батыр өчен көрәшкә Татарстан көрәшчеләрен кертмәүләре борчыды. Татарстан көрәшчеләре үз үлчәмнәрендә чемпион калдылар, аларны көрәшкә кертмәделәр. Бусы иң коточкычы. Алар бит даими әзерләнеп килә.

Бу Дөнья татар конгессы белән Русия көрәш федерациясе төзегән нигезләмәдә язылган диделәр. Имеш чит төбәкләрдә көрәшне үстерү өчен эшләнә икән, алайса бүләкләрне гел Татарстан көрәшчеләре алып китә дип аңлатты миңа бер хөкемдар.

Нигезләмә дөрес түгел. Ни өчен, алайса, Татарстан көрәшчеләрен Русиягә ярышларга кертәләр? Урал касәсе ярышларында андагылар үзләре генә көрәшми бит.

Татарстаннан федераль Сабантуйда катнашкан көрәшчеләр
Татарстаннан федераль Сабантуйда катнашкан көрәшчеләр

Мин бөтенрусия авыл Сабантуена көрәшкә бармакчы идем, нигезләмәне ачып күрсәттеләр. Анда машина лоторея белән уйнатылачак диелгән. Чабаксарда бит бу язылмаган иде.

Имеш 60-80 киллограмлы егетләр 120 килограмлыларны ота алмый, шуңа үз үлчәмендә җиңүчеләр арасында җирәбә уйнаталар дип әйтүчеләр дә бар. Әмма мин 75 кило булганда 130 килолылар белән көрәшеп җиңә идем. Ул бит кешедән тора. Әгәр әзерләнмәсәң җиңеп булмый. Шундый дөрес булмаган юл белән машина алырга булышучылар булганда, алар ни өчен инде артык шөгыльләнсен? Бу хәрам юл димме соң инде”, ди Муса.

Раил Нургалиев
Раил Нургалиев

Татар көрәшендә биш тапкыр дөнья чемпионы булган Раил Нургалиев машинаны Чуашстанда калдыру алдан ук хәл ителгән булган дип саный.

"Машина бит Татарстан президентыныкы. Җирәбәгә салып уйнатырга тиеш түгелләр иде. Русия спорт федерациясе үзе машина куеп шуны уйнатсын. Президент машинасын ничек шулай итеп була. Элек 80 килограммлылар 120 килограммлыларны да җиңгәннәр. Минем дә җиңгәнем бар. Хәзер спектакль уйнаталар.... Мусага дигән машинаны Чуашстан егетенә бирделәр. Ул аңарга да булмый әле. Аны бүләчәкләр инде.

Аларга ярыш үттеме - үтте, үз эшләрен эшләделәрме - эшләделәр, яисә кайдандыр акча алдылармы анысын белмим.

Җирәбәгә алты ачкыч куйганнар иде. Чынлыкта ачкычлар җидәү булган һәм аның җиденчесе шул машина откан егеттә булган дип сөйлиләр. Ул егеттә ике ачкыч булган инде. Мусага булырга тиеш иде. Бу дөрес түгел.

Татарстанны көрәшкә кертү Чуашстан егетләренә ярдәм итү өчен булган

Хәзер яңа башкаручы килде (Русия көрәш федерациясе башкарма җитәкчесе Булат Хәбибрахманов - Р.Н) һәм китте лоторея уйнатулар. Татар конгрессы белән Русия көрәш федерациясе бергә уйлап чыгарганнар дип сөйлиләр. Бу Сабантуй Русия дәрәҗәсендәге чара бит. Адәм көлкесе, кеше моңа шаккатты.

Татарстанны көрәшкә кертү Чуашстан егетләренә ярдәм итү өчен булган. Татарстаннарны Волгоград, Мәскәү, Төмән егетләре белән куйдылар. Шуннан Татарстаннарны абсолют батыр көрәшенә кертмәделәр. Чуашстан егетләре икенче-өченче урынга калып җирәбәдә катнаша алсын өчен, шулай эшләделәр. Әгәр Татарстан егете Чуашстанныкы белән чыга икән, Чуашстанныкы төшеп кала булып чыга. Шуңа чуашстаннарны башка төбәкләрнеке белән көрәштерделәр. Чуашстаннан өч егет җиңүче булып чыкты. Машина шуның берсенә эләкте.

Ничек инде, көрәшне үстерәсең килсә, Татарстаннан көрәшчеләр абсолют батыр ярышына кертелмәскә тиеш? Курганга Бөтенрусия авыл Сабантуена бармаячакбыз”, ди Раил.

Равил Хәйруллин
Равил Хәйруллин

Татарстан көрәш федерациясенең башкарма мөдире, Чабаксар Сабантуена Татарстаннан көрәшчеләрне туплап барган Равил Хәйруллин Азатлыкка әйтүенчә, 14 июль көнне Курганда узачак Русия авыл Сабантуенда да машина батырга түгел, ә җирәбә отучыга биреләчәк.

"Егетләрнең беркая да барасылары килми. Спортта тәртипләр бер төрле булырга тиеш инде. Икенче-өченче урынны алганнарны батыр итеп калдыру күрелгән хәл түгел бит.

Мин егетләрне җыйдым, "әйдә көрәшик" дидем. Шундый хәл килеп чыкты. Татарстаннарны абсолют батыр көрәшенә кертмәячәкләрен алар белеп барды. Шул мин әйткәнгә генә барды инде.

Пензада да Татарстан көрәшчеләрен федераль сабантуйда катнаштырмадылар. Татарстан көрәшчеләрен абсолют батыр көрәшенә кертмәскә дип нигезләмәдә язылган. Ни өчен икәнен белмим, бу сорауны үзем дә күп кешеләргә бирәм, әмма җавап ишеткәнем юк әле.

Нигезләмәне татар конгрессы белән Русия көрәш федерациясе әзерли. Татарстаннан бүләкне алып киләләр дә, аннары үзләре үк отып кайтып китәләр һәм шуның өчен кертмиләр икән дип әйтәләр. Чабаксарда Русия көрәш федерациясе президентының киңәшчесе бар иде, мин аннан сорадым бу хакта. Ул “миңа шулай куштылар” дип җавап кайтарды.

Теге әле тора алмыйча ятты, үзен тотып алып чыгып киттеләр

Машина откан Риназ дигән егет Шыгырданныкы (Чуашстан - ред). Аны 80 килограммда көрәшкәндә, безнең Татарстан көрәшчесе Ринат Кәлимуллин ике минутта китереп салды. Теге әле тора алмыйча ятты, үзен тотып алып чыгып киттеләр. Шул малайны яңадан кертеп, җирәбәдә катнаштырып аңа машина бирделәр.

Русия төбәкләрендәге көрәшчеләрне зурласаң, аларның саны арта дип аңлаталар. Бу дөрес түгел. Русия күләмендә уза торган чараларда күп вакытта Татарстан көрәшчеләре җиңеп чыга. Бездә көрәш яхшырак куелган.

Көрәшне үстерәбез дибез икән, мондый юл белән булмый. Егетләрнең кәефе төшә. Көрәшне төбәкләрдә күтәрү өчен көрәшчеләрне анда җибәрергә кирәктер бәлкем. Алайса боларны кертмибез, тегеләрне кертмибез дип булмый инде.

Чабаксарда мин көрәшчеләр мәнфәгатьләрен якламаган кебек китереп чыгаралар. Мин аны ничек итеп яклыйм соң инде?”, ди Равил әфәнде.

Азатлык сөйләшкән барлык көрәшчеләр дә бу хәл өчен татар конгрессын һәм Русия көрәш федерациясен гаепләде.

Данис Шакиров
Данис Шакиров

Сабантуйны оештыручы булган татар конгрессының рәис урынбасары Данис Шакиров Азатлыкка әйтүенчә, нигезләмәне Русия көрәш федерациясе язган. Ул барлык сорауларны аларга бирергә кушты. "Көрәшне Русия көрәш федерациясе уздырды, нигезләмәне дә алар язды. Төп бүләк машина түгел. Гореф-гадәтләргә күз салсак, төп бүләк – тәкә. Хәзер һәрберебезне матди кыйммәтләр генә кызыксындыра”, ди Шакиров.

Аның әйтүенчә, Татарстан бүләге кире Татарстанга әйләнеп кайту дөрес түгел: "Русиянең башка төбәк батырларын да барларга кирәк". Ул 70 килограммлы белән 120 килограммлы көрәшкәндә сәламәтлекләренә зыян килергә мөмкин дип саный.

Русия көрәш федерациясе Азатлыкка җибәргән рәсми җавапта Чабаксарда узган Сабантуйда көрәш төрле яшь һәм авырлык категорияләрендәге җиңүчеләрне билгеләгәнгә кадәр генә Русия көрәш федерациясе тарафыннан Русия спорт министрлыгында расланган көрәш кагыйдәләре белән үткәрелгәне әйтелә.

"Нигезләмәдә күрсәтелгән "XVIII Федераль Сабантуеның абсолют батырын ачыклау" пункты Русия спорт министрлыгында расланган кагыйдәләр белән билгеләнми, Русия көрәш федерациясе юрисдикциясенә керми, бу Федераль Сабантуйны оештыручылар вәкаләтендә", диелгән хатта.

Русия көрәш федерациясеннән килгән җавап
Русия көрәш федерациясеннән килгән җавап

Шулай итеп Дөнья татар конгрессы Русия көрәш федерациясенә, ә федерация оештыручыларга, ягъни конгресска сылтый.

2016 елда Түбән Новгородта узган федераль Сабантуйдан соң да баш батыр дөрес билгеләнмәде дип көрәшчеләр арасында гауга чыкты. Җаваплылыкны үз өстенә алучы булмады. Ул чакта Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәшчеләр белән матбугат очрашуы да җыеп карады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG