Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар конгрессыннан чыгарылган Мәскәүдәге "Татар штабы" альтернатив конгресс төземәкче


Рөстәм Ямалиев (у) "Татар штабы" утырышында, архив фотосы

Мәскәүдә эшләүче "Татар штабы" иҗтимагый оешмасы Дөнья татар конгрессы оешмалары исемлегеннән чыгарылды. Бу турыда "Милли шура”ның киңәйтелгән утырышында билгеле булды.

Мәскәү шәһәрендә татар милли чаралары уздыруы белән танылган "Татар штабы" оешмасын Дөнья татар конгрессыннан чыгару турында карар кабул ителгән. Бу турыда Азатлык хәбәрчесенә оешманың җитәкчесе Рөстәм Ямалиев хәбәр итте.

Июнь аенда "Татар штабын" Мәскәү татар милли-мәдәни мөхтәрияте белән конфликтка керү сәбәпле конгресста аның әгъзалыгын туктатып торган иделәр. Оешманың конгресстан чыгарылу мәсьәләсе ел ахырында хәл ителәчәк диелде.

"Шәйхразиев минем белән ярдәмчеләре, сәркатипләре аша сөйләшеп тормады. Мин аның очрашырга, аралашырга теләге булмавын аңладым. Бу шулкадәр яшереп эшләнде, көн тәртибенә бу сорау кертелмәде, Конгресска чакырмадылар, астыртын эшләделәр. Безне тыңлап та тормадылар, ярты ел элек тә, хәзер дә. Бернинди документлар да, дәлилләр дә китермәделәр", дип сөйләде Ямалиев.

Аның фикеренчә, оешманы конгресстан чыгару Татарстанның Русиядә вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин соравы белән эшләнгән. "Бу аның көнләшүе аркасында, аның шәхси үтенече белән эшләнде. Моның шулай тәмамланасы билгеле иде. Әмма мин баребер аек акыл, ниндидер гаделлек, намус өстен чыгар дип ышанган идем. Татар халкының, Татарстанның киләчәге турында уйлау шундый вак, әшәке ыгы-зыгы, көнләшү, ялганнан өстен дип ышандым", ди Ямалиев.

"Татар штабы" җитәкчесе моңа җавап итеп Бөтенрусия татар конгрессы төзергә ниятләгәннәрен әйтте.

"Без бу хәбәрне көттек. Шуңа алдан ук Бөтенрусия конгрессына документлар әзерләп куйдык. Хәзер Бөтенрусия татар конгрессы оештыру турында сөйләшүләр алып барабыз, күп оешмалар шундый орган булдыруны сорый. Конгресстан күпләр безгә күчәргә тели. Чөнки аңа 30 ел элек нигез салган, дистә еллар анда эшләгән кешеләр бик ачулы, бу бернинди кысаларга сыймый торган, аңлатып булмый торган гамәл. Безне яклап чыгучыларга сөйләргә бирмәделәр", диде Ямалиев.

Июнь башында "Татар штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров исеменнән рәсми хат килгән иде. Әлеге хатта "конгресс исеменә "Татар штабы"ның Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең башка иҗтимагый оешмаларына карата әдәпсез гамәлләре турында хәбәрләр килгән", диелә. Аерым алганда, "Әсәдуллаев йортына дәгъва итеп, татар оешмаларының аерым җитәкчеләре эшчәнлеген дискредитацияләү адымнары ясалган." Моннан тыш, хатта әйтелгәнчә, "Ямалиев Русия халыклары демократик конгрессы мәнфәгатьләрен алга сөргән", ә бу хәрәкәтнең "этно-милли гамәлләре" Татар конгрессы эшчәнлегенә капма-каршы килә икән.

Мәгълүм булганча, "Татар штабы" Русия халыклары демократик конгрессы чараларын оештыруда катнашкан иде.

Шушы сәбәпләр белән "Татар штабының" Конгресста әгъзалыгы вакытлыча туктатылды. 11 июньдә Рөстәм Ямалиев бу турыда Васил Шәйхразиев белән сөйләшкән иде. "Ноябрь-декабрь айларында Милли шураның киңәйтелгән утырышы яки корылтае узачак, шунда Шураның 70 әгъзасы бу мәсьәләдә тавыш бирергә тиеш. Шәйхразиев безгә булган гаепләүләр турында сөйләшергә теләмәде, мәсьәләне күпертмәскә кушты, хәл уңай якка үзгәрер дип ышандырды", дигән иде Ямалиев.

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG