Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйхразиев Ямалиевка: "Сез конгресстан куылмадыгыз, сезнең белән хезмәттәшлек дәвам итә"


Рөстәм Ямалиев
Рөстәм Ямалиев

Мәскәү татарларының "Татар штабы"ның Дөнья татар конгрессы белән каршылыкларны чишү максатыннан Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашты. "Татар штабы белән хезмәттәшлек дәвам итә", дип белдерде Шәйхразиев.

Очрашу булса да, безнең мәсьәләгә ачыклык кертелмәде, дип белдерде Азатлыкка Рөстәм Ямалиев. "Шәйхразиев безгә карата шикаятьләр булуын әйтте, шул ук вакытта "без шул дәгъваларны тикшерергә тиеш идек" дип тә таныды. Ул безнең Татар конгрессында эшчәнлекне туктатылуын гына әйтте, "Сез Конресстан куылмадыгыз, сезнең белән хезмәттәшлек дәвам итә, барлык чараларда катнаша аласыз, без сезне чакырабыз", дип белдерде", дип сөйләде Ямалиев.

Аның сүзләренчә, ноябрь-декабрь айларында Милли шураның киңәйтелгән утырышы яки корылтае узачак, шунда Шураның 70 әгъзасы бу мәсьәлә буенча тавыш бирергә тиеш. "Шәйхразиев безгә булган гаепләүләр турында сөйләшергә теләмәде, мәсьәләне күпертмәскә кушты, хәл уңай якка үзгәрер дип ышандырды", ди Ямалиев.

"Татар штабы" җитәкчесе сүзләренчә, Шәйхразиев Татар конгрессы карарын юкка чыгара алмавын җиткергән, моның өчен Милли шура тавыш бирергә тиеш. "Шул очракта аңлашылмый, Татар конгрессында Штаб эшчәнлеген туктату өчен ник Милли шура тавыш бирмәде соң, ә әлеге карарны юкка чыгару өчен тулы состав кирәк диләр", дип аптырады Ямалиев. Ул Дөнья татар конгрессы белән элемтәләрне өзәмәскә теләвен, алга таба узачак Татар яшьләре, "Ак калфак" җыеннарында оешманың катнашырга җыенуын әйтте.

Моңарчы Ямалиев бу көннәрдә оешма тирәсендә килеп чыккан аңлашылмаучанлыкка нокта куелыр дип җиткергән иде.

XS
SM
MD
LG