Accessibility links

Рөстәм Ямалиев: "Шәйхразиев белән очрашу аңлашылмаучанлыкка нокта куяр"


Рөстәм Ямалиев
Рөстәм Ямалиев

Мәскәүдә эшләп килүче "Татар штабы" Бөтендөнья татар конгрессы кысаларындагы эшчәнлеген туктатып тору тирәсендә килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны чишү юлларын эзли.

"Татар штабы" Казанда блогерлар өчен махсус дәресләр уздырды. Бер миллион язылучыны җыю серләрен тарихчы Дамир Исхаков, археолог Альберт Борһанов, татар теле дәресләрен саклап калу өчен көрәштә дан казанган СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков кебек шәхесләр аңлатты.

9 июльдә узган әлеге чара һәм штаб тирәсендәге вазгыять хакында оешманың җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Азатлык белән уртаклашты:

– Казандагы чараны оештыруга безнең моннан бер ай элек булган орашу этәрде. Без шәһәр читендәге йортта 20 татар блогерын җыеп, аларны үзара таныштырып, аралаштырдык. Алар “Кызык-мызык”, “Кишер”, “Татар малай” кебек блогерлар. Әлеге аралашудан соң безнең язылучылар саны кинәт артты. Моннан дүрт ел элек Татар штабы үз язылучылары санын 1 миллионга кадәр җиткерүне максат итеп куйган иде. Дөресен әйткәндә, шул кадәр күрсәткечне булдыру өчен ким дигәндә 10 ел кирәк дип уйлаган идек башта. Чөнки без намуслы рәвештә эшлибез, ялган саннар күрсәтмибез. Ә бу блогерлар ярдәмендә безнең сайтка кереп караучылар 2 сәгать эчендә үк миллионга җитәргә мөмкин.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

– Бөтендөнья татар конгрессы кысаларындагы эшчәнлекне әлеге оешма туктатып торырга карар итте. Вазгыять үзгәрмәдеме әле, нинди яңалыклар бар?

– Безгә Бөтендөнья татар конгрессыннан аңлашыла алмаслык хат килде, башта мин безне кем беләндер бутаганнар дип уйладым. Бу хакта мин бер әйткән идем инде. Анда җыен сафсата, яла ягу һәм чынбарлыкка бер дә тулы килмәгән нәрсәләр язылган. Шуңа да без үзебез хат юлларга булдык, якын арада Васил Шәйхразиев (Милли шура рәисе - ред) безнең белән очрашырга вәгъдә бирде. Минем фикеремчә, аңа безнең хакта ялган мәгълүмат җиткергән булганнардыр һәм аның җыен авантюрачы, әшәке кешеләргә ышануы ихтимал. Хәзер катлаулы вазгыять килеп чыкты, чөнки без Владимир Путин яклы, Кремль яклы штаб дип саналабыз, хакимият белән бергә эшләүче оешма. Моннан елъярым элек безгә Путин өчен тавыш бирергә рөхсәт иттеләр, без Сергей Собянин (Мәскәү мэры - ред.) өчен тавыш биргән оешма, моны президент Путин аппараты, Собянин аппараты белән килештердек. Хәзер инде Путин яклы штабны конгресс куган кебек килеп чыкты. Ничек инде шулай? 20 ел эшләп килдек, Бөтендөнья татар конгрессына керүгә ярты ел гына әле, ә алар үзләре кысаларында безнең эшчәнлекне туктатырга карар кылдылар. Бездә булган академиклар, профессорлар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов янына барырга җыенганнар иде, алар Путин янына да барырга теләгәннәр иде. Мин барысын да бу адымнан туктаттым, мондый гамәл кылмаска күндердем. Безнең штабта генераллар гына да 30-лап санала, безне бөтенесе дә белә, барысы да Бөтендөнья татар конгрессы чыгарган карага гаҗәпләнде. Шәйхразиев белән очрашу аңлашылмаучанлыкка нокта куяр дип уйлыйм, алар ялгышлык ясаганны аңлап, ахырда хаталарын төзәтерләр дип ышанам.

– Бу арада сез Татарстан җитәкчелеге белән очраштыгыз да бугай, моның нәтиҗәсе нинди?

Үзара булган аңлашылмаучанлыкны бөтен дөньяга таратырга җыенмыбыз

– Мин Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шаймиев белән күзгә-күз очраштым, чөнки минем әтием аның остазы иде, ул мине бала тудыру йортыннан каршы алган кеше, ләкин соңгы очрашу барышында бу мәсьәләне күтәрмәдем. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән без Евразия форумы барышында бик күп аралаштык, ләкин бу теманы шулай ук кузгатмадык. Безнең шулай ук президент Путин аппараты вәкилләре белән очрашу булды, тик анда да бу хакта сөйләшмәдек. Үзара булган аңлашылмаучанлыкны бөтен дөньяга таратырга җыенмыбыз.

– "Ватан" халык-демократик фиркасе Мәскәү Сабантуе хакында борчылу хатын Русия башкаласы мэры Собянинга юллаганы мәгълүм. Алар милли бәйрәмебезне гомум шәһәр татар Сабантуе түгел, ә "Халыкара Сабантуй фестивале" итү белән килешми.

Сабантуй Мәскәүнең һәр районында, бүлгесендә, паркында узарга тиеш

– Без "Ватан" белән аралашмыйбыз, Сабантуй турында үз фикеребез бар: Сабантуй Мәскәүнең һәр районында, бүлгесендә, паркында узарга тиеш. Сабантуй көнне, кызганыч, һава шартлары уңай булмады, шуңа да килүчеләр саны аз иде, күп кеше китеп барды. Шуңа да Сабантуйны берничә көн уздыру зарур. Сабантуй шимбәсендә, бәйрәмнең беренче көнендә Татар штабы көймәләр катнашкан зур ярышта көч сынашты. Хатын-кыз такымы беренче, ирләрнеке икенче урын алды.

– Тора-бара Сабантуй интернациональ бәйрәмгә әверелер дигән шик юкмы сездә?

– Әйе, без дә моннан куркабыз. Бу хакта Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин яхшы чыгыш ясаган иде. Аның фикеренчә, элекке традицияләрне кайтарырга кирәк. Тагын бер кат әйтәм: штаб фикеренчә, Сабантуйның төп яме – көрәш, шуңа да ярыш барлык районнарда узарга тиеш, аннан соң төп батырны гомум шәһәр Cабантуенда сайлау зарур. Кыскасы, Татар штабы төрле идеяләр белән тулы. Блогерлар белән очрашу да уңай күренеш, бирегә чакырылган егет һәм кызларга без штаб турында сөйләдек, араларында 10-20-30 мең язылучылары булганы күпчелекне тәшкил итә. Без аларны умарта корты һәм кырмыска дип атыйбыз. Без шул блогерларга таянырга җыенабыз. Август аенда Башкортстанга берничә сәяхәт кылырга исәп бар. Чөнки озакламый җанисәп үтәчәк, ә татарның төп резервы нәкъ Башкортстанда. Тагын бер максат – күбрәк 13-14-15-16 яшьлек язылучыларны җәлеп итү. Чөнки киләчәк-яшьләр кулында.

XS
SM
MD
LG