Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Ямалиев: "Татар конгрессының гаепләүләре нигезсез"


Китапны тәкъдим итү вакытында Рөстәм Ямалиев чыгыш ясый
Китапны тәкъдим итү вакытында Рөстәм Ямалиев чыгыш ясый

Мәскәүдә эшләп килүче "Татар штабы"ның Дөнья татар конгрессы кысаларындагы эшчәнлеге туктатылып тору хакында Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев үз аңлатмасын бирде.

Узган атнада Мәскәү татарларының төрле чараларын уздырып килүче "Татар штабы"ның Дөнья татар конгрессы кысаларындагы эшчәнлеге туктатылып торуы мәгълүм булды. Штаб рәисе Рөстәм Ямалиев үзләрен кем беләндер бутаганнар дип саный.

"Безне кем беләндер бутадылар дигән тойгы бар. Чөнки татар конгрессы юллаган хатта безнең Мәскәү өлкәсе (татар иҗтимагый оешмалары - ред.) белән каршылыклар килеп чыкканы әйтелә. Моннан тыш, Русия халыклары демократик конгрессы әгъзалары булуыбыз һәм Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортын алуга өмет итәбез диелгән.

Бу өч гаепләүнең барысы дә нигезсез: Мәскәү өлкәсе (татар иҗтимагый оешмалары - ред.) белән без дуслар, хәтта бергәләшеп сабантуен үткәрдек, Русия халыклары демократик конгрессы эшчәнлегендә катнашмыйбыз, Әсәдуллаев йортына карата бернинди дә дәгъвабыз яки алу теләгебез юк. Дөнья татар конгрессы егетләре үзләре дә аптырашта, мин алар белән сөйләштем, алар да бу карар асылына төшенми", диде ул.

Ямалиев бу хакта Казанда 1960-1979 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетын җитәкләгән Фикрәт Табиевка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсендә җиткерде. “Фикрят Табеев” дип аталган китап 2200 данә тираж белән Татарстан китап нәшриятендә бастырылган.

XS
SM
MD
LG