Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановтан Васил Шәйхразиев һәм Ринат Закировны урыннарыннан алуны сорыйлар


Васил Шәйхразиев һәм Ринат Закиров
Васил Шәйхразиев һәм Ринат Закиров

Бүгенге көндә Татар конгрессы эшчәнлеге алдан белдерелгән максатларына туры килми, Конгресс түрәләр утыра торган бер оешмага әверелде, "иҗтимагый оешма" булуы исемдә генә калды, диелә мөрәҗәгатьтә.

Мәскәүдәге "Интеллектуал" сәләтле балалар мәктәбе мөгаллиме, психолог, сәләтле балаларны укыту методикалары авторы Римма Галиева Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Милли шура җитәкчелеген урыннарыннан алырга таләп итеп, ачык хат чыгарган.

"Милли шураның пешмәгән җитәкчеләре Васил Шәйхразиев, Ринат Закиров һәм Ирек Гыйльметдиновны вазифаларыннан алырга кирәк, алар кулларыннан берни килмәгәнен курсәтте", дип яза Римма Галиева. Күпсанлы татар халкы арасында татар мәдәнияте өчен, татар милләтенең киләчәге хакына эшләргә әзер кешеләр табылыр, ди ул.

"Татар конгрессы 1992 елда милли күтәрелеш чорында татар халкын берләштерү, халыкның милли-мәдәни, социаль-икътсади һәм рухи үсешенә ярдәм итү, милли-мәдәни үсеш өлкәсендә максатчан програмнар төзү һәм тормышка ашыру өчен оештырылды. Тик чынлыкта Татар конгрессы эшчәнлеге инде берничә ел буе бу алдан белдерелгән максатларына туры килми", ди активист.

Милли шура җитәкчелеге Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында вәкаләтләрне чикләү турындагы килешү вакыты чыгуына да бер фикер дә белдермәде, аны озайтуны яклап чыкмады гына түгел, гомумән бу проблем турында сөйләшүдән читләште. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны яклап та конгресс берни эшләмәде, прокуратура мәктәпләргә басым ясап, куркытып торган вакытта да дәшми калды, җәмәгатьчелек ана телебезне яклаганда кул кушырып утырды, дип гаепли татар оешмасы җитәкчеләрен хат авторы.

"Казанда туып үскән татар кызы буларак, мин шушы "татар халкы мәнфәгатьләрен яклый торган" оешма өчен искиткеч хурландым, дип аңлатты Азатлыкка Римма Галиева хатны язу теләген. Аның сүзләренә караганда, бу хатны язарга аңа Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинның вазифасыннан китүе этәргеч биргән.

Аның фикеренчә, соңгы елларда Татар конгрессының җимергеч көче активлашты. Бер көн эчендә Татар конгрессы сәбәбен дә аңлатмыйча Мәскәүдә татар мәдәнияте һәм теле үсеше белән актив шөгыльләнә торган "Татар штабы" оешмасын конгресста әгъзалыктан читләштерде, Татар халкы үсеше стратегиясен тапшыру вакытын күчерде, Тәбрис Яруллинның форум рәислегеннән алды.

"Аптыраган һәм ачуы чыккан җәмәгатьчелеккә бу китү "үз теләге белән" дип күрсәтелде, тик минем аралаша торган кешеләремнең берсе дә Тәбрис кебек татар яшьләренең көчле лидерының җитәкчелек басымы астында китәргә мәҗбүр булуына шикләнми", дип яза автор.

Римма Галиева сүзләренчә, бу вакыйгаларга бер дә аптырыйсы юк, чөнки Конгресс түрәләр утыра торган бер оешмага әверелде, "иҗтимагый оешма" булуы исемдә генә калды. "Бөтен эшчәнлеге Сабантуй уздыруга кайтып кала, Татар конгрессы башкарма комитеты аниматорлар командасы диярсең. Ә бит Конгрессның програм документларында ул милли мәдәниятне сакларга гына түгел, аны үстерергә дә тиеш диелгән, бөтен дөньядагы татар оешмаларына ярдәм итәргә, халыкның алга таба ничек үсеш аласын билгеләргә, бөтен татарларны үзенә тартып торучы үзәк булырга тиеш. Без һавасыз киңлектә яшәмибез, башка милли оешмаларның тарихи ватаннары ярдәмендә уңышка ирешүләрен ачык күреп торабыз", ди Мәскәү татары.

"Киләсе елда Татарстанда президент сайлаулары. Сез Татар конгрессында килеп туган катастрофик вазгыятьне үзгәртә аласыз. Моны эшләсәгез, мин ышанып әйтәм, Татарстандагы һәм республикадан читтәге татарлар да сезнең яклы булыр", дип мөрәҗәгать итә ул Миңнехановка.

XS
SM
MD
LG