Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр форумы: Тәбриснең китү сәбәпләре билгесез калды


Утырышта катнашучылар

Дөнья татар яшьләре форумы Шурасы утырышына яшьләрнең бер өлеше "Мин/Без – Тәбрис" дип язылган футболкалар киеп килде. Бу безнең үз фикеребезне белдерү: яшьләргә ничек эшләргә, нинди гамәлләр кылырга өйрәтмәсеннәр, диде алар.

22 июнь Дөнья татар яшьләре форумы Шурасы утырышына яшьләрнең бер өлеше "Мин/Без – Тәбрис" футболкаларын киеп килгән иде. Моны күреп, Тәбрис "шәхес культы барлыкка килгәнен сизми калганмын", дип белдерде. "Сез "Мин – Тәбрис" дигән футболкалар киеп килгәнсез, әмма мине, Аллам сакласын, наркотик белән дә тотмадылар, төрмә дә янамады. Шундый шәхес культы үскән икән сездә. Теләктәшлек өчен рәхмәт, ләкин безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Иң беренче сорау – безнең проектларны дәвам итү. Һәм минем китүне футболка ясар өчен түгел, ә бу хәрәкәтне алга таба алып барыр өчен файдаланырга кирәк. Яңа рәисне сайлап, бу эшне дәвам итәргә тәкъдим итәм", диде ул.

Әмма Азатлык футболкалар киеп килгән яшьләр белән сөйләшкәндә, алар "бу шәхес культы түгел, бу үз позициябезне белдерү ысулы", дип әйттеләр. Мәсәлән, Актаныштан килгән, "Гыйлем" проекты авторы Айдар Шәйхин "Мин бу футболканы Тәбрискә теләктәшлек йөзеннән кидем. Без барыбыз да аңлыйбыз – мондый карарлар кискен генә кабул ителә икән – монда нидер дөрес түгел. Без бу очракта Тәбриснең исхласлыгына ышанмыйбыз, һәм безнең оешма эшенә каяндыр читтән тәэсир итү очракларына без шушы рәвешле ризасызлык белдердек", дип сөйләде.

Римма Гомәрова
Римма Гомәрова

Мәскәү өлкәсеннән килгән Римма Гомәрова шулай үк бу футболкаларда бернинди дә "шәхес культы" юк, диде. "Без шушы футболкаларны киеп бары үз фикеребезне генә белдерәбез: яшьләргә ничек эшләргә, нинди гамәлләр кылырга өйрәтмәсеннәр. Безнең белән алай ярамый. Ә Тәбриснең китүе шунысы белән көтелмәгән булды – аның гаризасын форумның сайлап куелган Шурасы кабул итергә тиеш. Ә аны нишләптер Татар конгрессы җитәкчелеге кабул итте. Яшьләр моны берничек тә аңларга теләми һәм кабул итә дә алмый. Шура ул бик тиз җыела ала, тик безне һаман да шул ук Конгресс белән килешенгән кысаларга куып кертергә тырыштылар: намзәт тә килешенгән булырга тиеш, безнең алга таба эшчәнлегебез дә контроль астында тотылырга тиеш. Тик Шура әгъзалары арасында рәис урынына алмашка килерлек кешеләр җитәрлек, бездә көчле команда тупланган", дип сөйләде ул.

Шул уңайдан яшьләр җыенга кунак булып килгән Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка уңайсыз сораулар да яудырды.

Гомәрова Шәйхразиевка мөрәҗәгать итеп: "Бу сорауны бөтен Шура исеменнән бирәм – Тәбриснең үз теләге белән киткәненә берәү дә ышанмый. Шуңа күрә, безнең сәбәбен беләсебез килә. Сез үзегез дә әйттегез – ул идеаль кандидат, ничә ел буе бик яхшы эшләде, без аның эшеннән канәгать, дип. Без аның, күп планнары була торып, үз теләге белән киткәненә ышанмыйбыз”.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Васил Шәйхразиев моңа авыр сулап җавап кайтарды. "Без бөтен эшебезне канун нигезендә эшләдек – ул безнең мөһим әйберләрнең берсе. Канун монда өстенлеген алды. Кешене мәҗбүр итеп булмый – эшкә килергә дә, эштән китәргә дә. Икенчедән, без Конгресс ягыннан бу гариза язу буенча аңлатма бирмәдек, Тәбрисне "калсын инде дип" яклап яшьләр чыга башлагач, ул үзе әйтте: "бу минем яктан кабул ителгән карар, хуплавыгызны сорыйм" дип. Шуңа күрә, без дөресме, дөрес түгелме, нишлибез, дисәк, безгә авыррак булыр. Бәлки вакыт җитәр, бәлки бүтән нәрсә булыр. Без бит аны мәңгегә китә димибез, бөтен проектларда ул калачак, Шурада да кала ала – ансы сезнең кулда", дип аңлатты Милли шура рәисе.

Ул Тәбриснең форум эшеннән читләштерелмәвенә ышандырды. "Тәбрис – бик эшчән, бик акыллы, югала торган егет түгел һәм ул безнең составта кала. Без әле күп файдалар күрербез", диде.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Казаннан Искәндәр Нәбиуллин мондый җавапка канәгать булмыйча, Тәбриснең китүенең сәбәпләрен тагын бер кат сорады: "Сезнең җаваптан без төп сәбәпне, кызганыч, ишетмәдек. Әгәр дә кешенең эшләп торганда ниндидер планнар, үзгәрешләр булса, ул аны, җитәкче буларак, алдан әйтеп бара. Монда ул яңалык кинәт килеп төште. Шуңа күрә, безгә, төп сәбәбен белмичә, карар кабул итәргә авыр. Башка кешеләрнең дә сораулары туарга мөмкин – устав буенча бит Тәбриснең китүе турында без карар кабул итәргә тиеш. Аның китүенен төп сәбәбен белергә иде".

"Төп сәбәп, төп сәбәп дип…" - дип янәдән җавапсыз калды Милли шура рәисе һәм бөтен җаваплылыкны Тәбрискә аударды. "Тәбрис иң башта әйтте, мин карар кабул иттем, дип. Аннан да сорарга була. Ул үз теләге белән "мине шушы эштән азат итегез", дип гариза кертте. Минем өчен дә бик кызганыч, сезнең өчен дә кызганыч. Бүгенге көндә ул гариза язган, ул сездән сорый. Мин генә түгел, Тәбрис үзе дә әйтергә тиеш, югыйсә мин аңлатырга тырышам, тырышам, барып җитми. Ул сорау аңа да, миңа гына түгел", дип акланды ул.

Металл да сына яки бүтән формага күчә

Моңа хәтле Шәйхразиев сүз алып, "тормыш алга бара, кайвакытта металл да сына яки бүтән формага күчә. Бер караганда, кал дип тә әйтәсе килә, ләкин кеше карар кабул итә икән, бу үземнең фикерем, зинһар өчен аны хуплагыз, миңа бөтен мөмкинлекләр бирегез дигәндә, без утырып карар кабул итәбез. Тәбрис ягыннан андый тәкъдим булды, ул гариза язып китте. Безнең форум эшләренә кысылганыбыз юк, һәрвакыт буыннар каршылыгы дигән мәсьәлә бар", дигән иде.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Бу сүзләр белән килешмичә, форумның рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов үз фикерен белдерде: "Чынлап та, Тәбриснең китүен без бик авыр кабул иттек. Бу дөрес булмаган ситуация итеп кабул ителә. Тарих үз сәбәпләрен ачыклар. Ни өчен без шулай саныйбыз? Форум әле яңа дәрәҗәгә күчте генә. Һәм планнар, проектлар, идеялар күп иде – эшлисе дә эшлисе. Бер-ике ел булса да. Канатларын кистеләр шикелле кабул ителде. Һәм безнең кәеф сүрелде. Мин ситуацияне аңлатырга телим – ни өчен без шулай Тәбрис өчен көрәшәбез. Әйе, анын карарын кире кагып булмый, әмма бу яшьләр тарафыннан өлкән буынга да, Конгресска карата да ниндидер сораулар уятты. Металл сына дип әйттегез – металл сына да ала, металлны сындыра да алалар".

Фәйзрахманов шулай үк яше 35тән артып, яшьләр бусагасын атлап чыккан активистлар проблемын да күтәрде. "Татар конгрессында бөтен урыннарны да 60тан узганнар биләп тора, ә иң актив, дәртле, тәҗрибәле кешеләр читтә кала бирә. Шуңа да без форумга ябышып калабыз, проектлар алып барабыз", диде ул һәм Дөнья татар яшьләре форумының багучылар шурасын булдырырга тәкъдим итте. "Анда форум проектларына акча бирерлек эшкуарлар да керә алыр иде", диде ул.

"Безнең буыннар чылбыры өзелмәскә тиеш", дип хуплады бу тәкъдимне очрашуны алып барган Руслан Айсин. "Сез картаюдан куркасыз. 35тән уздым, әйдә 50гә хәтле Шурада эшләп карыйм. 50гә җиткәч, тагын берәр нәрсә уйлап чыгарырсыз", дип көлде яшьләрдән Шәйхразиев.

Форум шурасының тагын бер әгъзасы – Төмәннән Фәрит Корманов та Тәбрис Яруллинның форумнан китүе турында яңалыкның яшьләр өчен көтелмәгән, хәтта шок булуын әйтте. "Бер ел гына калып бара иде, киләсе форумга кадәр көтәргә дә булыр иде. Ул безнең лидер иде, аны яклап күп хатлар язылды. Мин аның үзе китүенә ышанмыйм", диде Корманов. Багучылар шурасы булдыруны хуплап, ул яшьләрнең өлкә конгрессларына үтү мөмкинлеге булмаганын раслады. "Без форумнан китәр идек тә, тик бит Татар конгрессының төбәк бүлекләренә эләгеп булмый! Яшьләрне аннан куалар", диде ул.

Шәйхразиев яшьләргә "яшь чакта ныклап эшләргә дә, үзегезгә берәр урын табып, китәргә кирәк", дип тәкъдим итте. "Китә белергә кирәк – яшьләрдән дә, Шурадан да. Минем дә сезне контрольга аласы килгән иде, әмма мин кысылмадым бит", диде ул.

"Конгрессның башкарма комитеты бар иде, бюросы бар иде. Шуның өстенә Милли шура да булдырдылар", дип аңа каршы төште Айсин.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

Бәхәсне тыныч кына тыңлап утырган Яруллин ниһаять үзе җавап бирергә уйлады. "Сәбәп монда төп әйбер түгел. Без һәрвакытта да киләчәк турында уйлый торган кешеләр идек, оешма буларак та, мин үзем дә", диде ул. Үзенең рәис вазифасыннан китүен ул тыныч кабул итәргә чакырды. "Минем китүне уртак хәрәкәткә файда китерерлек итеп кабул итәргә һәм шуннан чыгып яңа рәисне сайларга кирәк", дип өстәде Тәбрис.

Аның тагын бер урынбасары, музыкант Рәдиф Кашапов "Син болай да китергә җыенган идең, гомер буе утырып булмый бит инде. Әмма ул процесс озакка сузылырга тиеш иде. Безнең, Европадагы кебек, кеше – бер механизмның винтигы түгел, ул – шәхес. Һәм шәхестән күп нәрсә тора. Әгәр дә кеше китә икән, ул үз урынына башка бер кешене өйрәтеп калдырырга тиеш. Әгәр дә син баш тартасың икән, синең берничә вазифаң булырга тиеш", дип ул да багучылар шурасы идеясын хуплады.

Рәис фикерен әйтә белгән кеше булырга тиеш

Форум Шурасы каршында башкарылган эшкә хисап биреп, Тәбрис телгә алынган проектларны алга таба ничек үсәргә тиешлеген күзаллавы белән дә бүлеште. "Безнең эшебез ике өлештән тора – беренчесе үз гражданлык позициябезне белдерү булса, икенчесе – яңа проектлар булдырып тору иде. Без һәрвакыт татар дөньясына яңалык биреп тордык, чөнки бу – яшьләрнең миссиясе. Татар халкының гына заманча мәдәни продукт тудыра торган хәрәкәте бар. Башкаларда да ул бар, ләкин без иң көчлеләрдән булдык. Бу татарларның яшь, алга баручы милләт икәнен күрсәтүче бер дәлил. Бу проектлар туктап калырга тиеш түгел. Биш ел эчендә без бу проектларны ниндидер институт рәвешендә күрә идек. Казанда Заманча татар мәдәни үзәге булыр дип хыялланган идек. Шура алга таба да кыю фикерләр әйтергә тиеш – гражданлык позициябез төшеп калырга тиеш түгел. Рәис ул фикерен әйтә белгән кеше булырга тиеш. Без һәрчак җәмгыятьне борчыган барлык мәсьәләләрдә үз гражданлык позициябезне белдереп килдек, татар дөньясына яңалык алып килергә тырыштык, яңа проектлар булдырдык. Соңгы елларда инде стартаплар булдырудан бераз китеп, булган проектларыбызны җәелдерү, үстерү юнәлешендә эшләргә тырыштык. Бу эшләр алга таба да шулай дәвам итәр дип ышанам", диде Яруллин.

"Чараларын үткәрүен без һәрвакыт хуплыйбыз – урынын да, акчасын да табырбыз", дип аңа җавап кайтарып ышандырды Шәйхразиев.

Әмма сайлау процессы бик җиңел бармады. Тәбрис Яруллинның урыныннан китү турында гаризасын бертавыштан кабул итмәделәр. Бары 54 кешенең 29ы гына бу карарны хуплады, 7 кеше каршы төште, 18е битараф калды. Алга таба форум рәисе эшен вакытлыча башкарып торырга кеше сайларга кирәк иде, Тәбрис Яруллин бу урынга Ленария Мөслимне тәкъдим итте. Форум шурасының башка намзәтләре дә бар иде – Айрат Фәйзрахманов, Айдар Шәйхин һәм Гүзәлия Гыйниятуллина. Ләкин алар өчесе дә рәислектән баш тартты. Мөслимнән килгән Рүзәл Минһаҗев "бер елга булса да, Тәбрис үзе калсын" дигән тәкъдим белән чыкты. Нәтиҗәдә Ленария Мөслим өчен 41 кеше тавыш бирде, 13 кеше битараф калды. Яңа сайланган рәис бу вазифасын ике ай дәвамында үтәячәк – август аенда Дөнья татар яшьләре форумының чираттан тыш җыены үткәреләчәк.

Яңа рәисне сайлаганнан соң, Шәйхразиев Тәбрискә рәхмәтен белдереп, утырыштагыларны "ул конгресс командасында калып, күп кенә проектлар алып барачак", дип ышандырды. Мондый хезмәттәшлеккә мисал итеп Руслан Айсин, Айрат Фәйзрахманов белән берлектә Татар халкының үсеш стратегиясен төзүне атады. "Әле ул проект килеп чыкмаган, ләкин без аның өстендә эшлибез. Безнең төп максат – булган эшләрне, проектларны дәвам итү", диде Шәйхразиев.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG