Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар яшьләре форумын Ленария Мөслимова җитәкләячәк


Яшьләрнең бер өлеше утырышка "Мин/Без – Тәбрис" футболкаларын киеп килде
Яшьләрнең бер өлеше утырышка "Мин/Без – Тәбрис" футболкаларын киеп килде

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе булып Ленария Мөслимова сайланды. Моның хакта карарны 22 июнь көнне Казанда җыелган Дөнья татар яшьләре форумы Шурасы кабул итте. Аның өчен утырышта катнашучыларның күпчелеге тавыш бирде, 7 кеше битараф булды.

Тавыш бирүгә дүрт намзәт тәкъдим ителде: Айрат Фәйзрахманов, Ленария Мөслимова, Айдар Шәйхин һәм Гүзәлия Гыйниятуллина. Мөслимовадан тыш барлык намзәтләр сайлауда катнашудан баш тартты.

Яшьләрнең бер өлеше утырышка "Мин/Без – Тәбрис" футболкаларын киеп килде. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка Яруллинның китү сәбәпләре соралды, Яруллинның китүенә каршылык белдерелде. Шәйхразиев кыска гына аның үз теләге белән китүен белдерде. Яруллин үзе "сәбәп – төп әйбер түгел, иң мөһиме – киләчәк турында уйлау, алдагы проектларны, эшебезне дәвам итү", дип белдерде.

Моннан тыш 23-25 август көннәрендә татар яшьләр оешмалары җитәкчеләренең очрашуы нигезендә Форумның кыскартылган корылтаен үткәрү карар кылынды. Форум рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов алга таба яшьләр форумы каршында багучылар шурасын булдыру тәкъдиме белән чыкты, әлеге шура яшьләргә ярдәм итү, проектларга теләктәшлек күрсәтү белән шөгыльләнергә тиеш булачак. Әлеге тәкъдимне уставка кертү өчен киләсе корылтайда кабул итәргә тәкъдим ителде.

Шура җыенында 53 кеше катнашты, алар арасында 24 кеше очрашуга дистанцион тоташты. Дөнья татар яшьләре форумы Шурасында 80 әгъза бар.

Моңарчы Мөслимова Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнгән иде. Ул яшьләр оешмалары белән эшләячәк. Аңа кадәр бу вазифаны Тәбрис Яруллин башкарган иде.

11 июнь көнне 2012 елдан Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән Тәбрис Яруллин барлык иҗтимагый вазифалардан китүен һәм Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда катнашмаячагын белдерде. Ул моны үз теләге белән аңлатса да, җәмәгатьчелек моңа ышанмады. Форум шурасы Миңнехановка ачык хат белән чыкты, интернетта "Мин/без Тәбрис Яруллин" дигән өндәмәләр таратылды.

Азатлык сөйләшкән белгечләр дә Ярулинны вазифасыннан китүе басым буларак бәялиләр. Форумның элекке рәисе Руслан Айсин "Ярулинның активлыгын киметергә теләп аны эштән алдылар дип фаразлап була" дип белдергән.

Быел Яруллин "Бердәм Русия" праймеризында катнашып, егерме сигезенче урын алган иде. Сайлауда катнашу очрагында ул югары ихтимал белән парламентка уза алыр иде.

XS
SM
MD
LG