Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халыклары демократик конгрессы яңа канун нигезендә узган уку елына йомгак ясады


Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Мәскәүдә Русия федерациясе халыклары демократик конгрессы милли телләрне саклау өчен көрәш турында фикерләште.

24-25 майда Мәскәүдә Русия федерациясе халыклары демократик конгрессының конференциясе узды. Ул азсанлы халыклар телләренә багышланды. БМО 2019 елны асаба халыклар телләре елы дип игълан иткән иде. Һәм бу 2018 елда милли телләрне мәктәпләрдә мотлак өйрәнелергә тиешле телләр рәтеннән ихтыярига күчергән мәгариф канунының нәтиҗәләрен тикшерүгә һәм анализлауга өстәмә этәргеч булды. Конференциядә Русиядәге 30-лап халык вәкиле катнашты. Алар Татарстан, Башкортстан, Якутия, Адыгея һәм башка төбәкләрдән килгән иде.

Конференциянең максаты Демократик конгрессның еллык эшчәнлегенә йомгак ясау, Русия халыклары телләренә бәйле актуаль мәсьәләләр, милләтара мөнәсәбәтләр һәм Русиядә федерализмның үсеш перспективалары турында фикер алышу иде.

Максим Шевченко
Максим Шевченко

Демократик конгрессның рәистәше, журналист, һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко Русия халыклары конгрессы Русия хакимиятенең империячел омтылышларына каршы эшли диде. Аның әйтүенчә хакимият урыс халкының теләгеннән башка гына урыс телен Русияне транснациональ корпорациягә әверелдерү өчен кулланырга тели. Һәм алар бу илдәге түрәләргә үзләренең кайсы милләттән булулары барыбер булуга ирешергә тели ди ул. Алар шулай ук күпчелек, ягъни урыслар телен һәм аңын үз мәнфәгатьләренә туры килгән сәяси систем урнаштыру өчен куллана ди Шевченко.

Ул шулай ук Русияне сәнәгать бүлгеләренә бүленгән территориягә әверелдерү эше баруы турында да әйтте, биредә халыклар ата-бабалары калдырганча түгел, нефть һәм газ корпорацияләре кебек оешмаларга файдалы булганча бүленеп яшиячәк. Шевченко нәрсәгә дә булса каршы чыкканда конструктив, позитив тәкъдим дә булырга тиеш диде. Аның фикеренчә, Русия халыкларының телләрен үстерү һәм хокукларын яклау - барыннан да бигрәк Русиядә демократик процессларны үстерү. Һәр халыкта һәм милләттә демократия үзенчәлекле, аның асылы кешеләрнең фикерен сәяси карарлар чыгаручыларга, дәүләтнең һәм халыкның сәяси үсеше өчен җаваплылыкны үз өсләренә алучыларга җиткерү ди ул.

Әмма, Шевченко сүзләренчә, түрәләр беркемнең дә фикерен исәпкә алырга җыенмый, алар башка дөньяда яши, алар хакимлек итүчеләргә һәм калган халыкка бүленгән патша Русиясендәгечә яши. Нәкъ шул вазгыять Русияне Октябрь инкыйлабына, хакимлек итүчеләр өчен зур һәлакәткә, күпсанлы корбаннарга китерде ди ул.

Журналист илдә милли тормышны җыр-биүгә генә кайтарып калдыру омтылышы булуын белдереп, татарларга Сабантуйда президент килгәндә бит белән катыкка чумып көлешү рөхсәт ителә, ә менә тарих турында, хәлләрнең ни өчен шулай булуы турында уйлану инде тыела диде. Телне ничек үстерә, балаларны туган телгә өйрәтү турында да уйларга ярамый. Ә үз халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итә торган, милли аңлы җитәкчеләр тәрбияләү инде катгый тыела ди Шевченко

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Академик Дамир Исхаков төбәкләрдә каршылыкның төрле чагылыш алуы турында сөйләде. Мәсьәлән кешеләр исламга ныграк тартыла бара һәм тел мәсьәләсе дә шунда күчә. Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары ачыла. Исхаков хәлнең болай булмаска тиешлеген белдерде. Без мәгариф тармагы булган заманча җәмгыятьтә яшибез, салымнар түлибез, ә илнең стратегиясендә дәүләтнең милли-мәдәни, шул исәптән тел ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиешлеге язылган, чынлыкта исә бу алай түгел диде. Ул шулай ук авыл хуҗалыгының зур корпорацияләргә тапшырылуы нәтиҗәсендә авылларда күпләрнең эшсез калуы турында сөйләде. Нәтиҗәдә кешеләр авыллардан район үзәкләренә яки шәһәрләргә күченә. Ә анда инде бары урыс мәктәпләре генә эшли, татар мәктәпләре юк. Балаларга татар телен өйрәнү өчен мөмкинлек юк. Татарстанда ата-аналар балаларын татарча өйрәтү өчен имза җыеп йөрергә мәҗбүр.

Фәнзил Әхмәтшин (уңнан икенче)
Фәнзил Әхмәтшин (уңнан икенче)

“Башкорт” оешмасы вәкиле Фәнзил Әхмәтшин Русиядә халыкларның телләрен, милли ресурсларын тартып алу нәтиҗәсендә халыкның акрынлап күтәрелә, активлаша башлавы турында сөйләде. Мисал итеп ул әлеге оешманың Вконтактедагы төркемендә 20 меңләп кеше булуын, ә Уфада башкорт телен яклап оештырылган митингтан соң тагын 30 меңләп кеше өстәлүен китерде. Ул кешеләр үзләре кызыксына, халык үзе җыела, оеша башлады дип ул. Ягъни кешеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне чишә алырдай көч булуларын аңлый. Яшьләр тел мәсьәләренә генә түгел, үз акчаларына спорт корылмалары төзүгә дә алына. Түбәннән оешу бара. Кешеләр федераль үзәккә генә түгел, республика һәм район хакимиятенә дә өметен өзә, хакимият көчен югалта. Мисал өчен яшьләр, хакимият вәкаләтләрен үз кулларына алып, ялган аракы сатуга каршы көрәшә.

Әхмәтшин узган көздә башкорт районнарында халык җыеннары оештырылуы турында да сөйләде. Әхмәтшин әйтүенчә, халык төрле урыннарда активлашып тел мәсьәләсе белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел, социаль-икътисади, табигый байлыклар мәсьәләләре дә күтәрелергә тиеш.

Публицист Наил Гыйльманов милли телләрне мәгариф системыннан кысрыклап чыгаруга каршы көрәшү өчен хәлне ачык бәяләү, үсеш моделен һәм милли телләрне өйрәнү системын булдырырга чакырды. Ул ел саен милли телләрнең хәле турында хисап әзерләргә тәкъдим итте. Анда һәр республикада телләрнең атнага ничә сәгать укытылуы, ул телләрне ничә бала өйрәнүе язылырга, милли телләр өйрәтелгән мәктәпләрнең исемлекләре булырга тиеш. Шулай итеп вазгыятьнең кай якка үзгәрүен күреп булачак. Гыйльманов Русиядә соңгы 15 елда андый статистика алып барылмавын да әйтте.

Ахырда фикер алышулар нәтиҗәсендә Русия федерациясе халыкларының демократик конгрессы конференциясенең резолюциясе кабул ителде. Анда Русия контституциясендә Русия халыклары телләрен яклау һәм телләрне саклау, үстерүнең дәүләткә йөкләнүе искә алына. Резолюциядә шулай ук узган җәйдә гамәлгә кергән яңа мәгариф канунының илдә милли телләрне өйрәнүне нык киметүе, вәгъдә ителгән яңа мөмкинлекләрнең булдырылмавы, тәкъдим ителгән яңа федераль мәгариф стандартлары вариантларында Русия халыкларының таләпләре исәпкә алынмавы, мәгариф системында Русия халыкларының телләренә һәм мәдәниятләренә урын калдырмавы язылган.

XS
SM
MD
LG