Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституциясен хупларга безне нигә өндиләр?


Чарада катнашучылар, сулдан: Фаил Фәтхетдинов, Римма Үтәшева, Илдар Габдрафиков

Узган атна Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте онлайн җыелыш уздырып, республика татарларын Русия Конституциясен үзгәртүне хупларга чакырды. Шушы өндәү безнең укучыбызны аптырашта калдырган. Аның фикерләрен тәкъдим итәбез.

Русиядә дәүләт күләмендә алып барылган "үзенчәлекле" милли сәясәт нәтиҗәсе буларак, урыс булмаган халыкларның, шул исәптән татарларның да, телләре юкка чыгуга бара. Башкортстан татарлары исә, икеләтә басым астында җан асрыйлар. Мәскәүнең урыслаштыруга юнәлтелгән сәясәтенә, мондагы татарларны башкортлаштырырга маташу өстәлә. Аңлашыла ки, бу шартларда республикадагы татар милли оешмаларының төп бурычы булып килеп туган хәвефле хәлләр турында бар мөмкинлекләрне кулланып чаң кагу, Конституция биргән бөтен мөмкинлекләрне кулланып телне, динне, мәдәниятне яклау-саклау чаралары оештыру торырга тиеш.

Башкортстанда низамнамәләрендә шушы максатлар беркетелгән ике зур оешма бар – Башкортстан татарлары конгрессы һәм Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте. БТКна кергән Башкортстан татарлары конгрессының (башында "Русия патриотлары" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе җитәчесе Заһир Хәкимов тора) еллар буена тыны-тавышы чыкмый. Ә менә Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе (Башкортстан корылтае депутаты) Римма Үтәшеваның тавышы шактый еш ишетелә.

Әмма, бу тавышта Башкортстан татарларының киләчәге өчен борчылуны шәйләве авыр. Моны Үтәшева һәм мохтарият җитәкчелегенә кергән "Кызыл таң" гәзите мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Үтәшеваның беренче урынбасары Илдар Габдрафиков (яманаты чыккан этнолог Валерий Тишковның шәкерте) катнашлыгында үткән мохтариятнең шәһәр һәм районнардагы филиаллары вәкилләренә тәгаенләнгән дистанцион аралашуы тагын бер кат күрсәтте.

Кагыйдә буларак, ярты ел саен үткәрелә торган очрашуларда ярты елда эшләнгән эшләргә йомгак ясала, киләсе яртыеллыкка планнар корыла. Очрашуны ачып, Үтәшева ни сәбәпледер урысчага күчеп: "Деятельность нашей организации весомая, есть о чем поговорить", дип белдерде һәм эшләрнең икесен игълан итте. 21 февральдә диктант яздык һәм тагын "Тукай моңнары" дигән мәдәни чара уздырдык диде ул. Бүтән искә алырдай эш булмагангадыр инде, киләчәккә планнарны игълан итте: Бүздәктә бәлеш бәйрәме үткәрү, Фәридә Кудашевага багышланган мәдәни чарада катнашу һәм төрле урыннан акча-грантлар алырга тырышу. Иң мөһиме – 24 июньдә Мәскәүдә үтәчәк Җиңү парадына һәм 1 июльдә үтәчәк Русия Конституциясен үзгәртүгә бәйле эшләр эшләү икән.

Конституциядәге гарантияләрне зуррак хәрефләр белән язу кирәкми, ә бары тик булганнарын эшләтүне таләп итәргә генә кирәк!

Моның шулай икәнлеген Илдар Габдрафиков аңлатты. Аның әйтүенчә, бу үзгәртүләр ана телләрне һәм мәдәниятләрне саклауны гарантияли икән. Шуңа күрә диде ул, үзгәртүләрне хуплап тавыш бирергә кирәк. Әмма, Габдрафиковның, күрәсең, Русия Конституциясен кулына алганы юк. Алып ачып караган булса, гамәли Конституциянең 19, 26 һәм 68нче мәддәләрендә милли тигезлекне дә, ана телләрне укыту-куллануны да гарантияләү беркетелгәнлеген күрер иде. Әмма, алар эшләми, эшләтмиләр. Димәк, ул гарантияләрне зуррак хәрефләр белән язу кирәкми, ә бары тик гамәли Конституциядәгеләрен эшләтүне таләп итәргә генә кирәк!

Очрашуда катнашкан өченче милләтпәрвар ("милләтпәрвар", чөнки ул марка җыючылар оешмасына түгел, ә татар милли оешмасына керә) Фаил Фәтхетдинов үтә конкрет булды – ул татар телендә чыгучы гәзит-журналларга язылырга чакырды. Һәм ни өчен икәнлеген аңлатып та бирде. "Кызыл таң" гәзите атна саен һәр җомгада Русия Конституциясенә кертелергә тиешле үзгәртүләр турында язып чыга. Шуңа какрамастан, Фәтхетдинов әйтүенчә, шундый шәп эчтәлекле гәзиткә татар милли оешмалары вәкилләре һәм, хәтта, татар теле укытучылары да язылмый икән.

Нәрсә дисең инде? Бу очрашуда марка җыючылар яисә хәрби-патриотик клуб әгъзалары түгел, ә Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчеләре катнашты. Бу чара Башкортстан татарлары өчен бик хәвефле мәлдә узды. Башкортстанда, инде рәсми рәвештә диярлек, алда торган җанисәптә татарларны башкорт итеп язуга, татар телен башкорт теленең диалекты дип атауга курс алынган чакта узды. Ә болар...

Хәер аптырарлык та түгел инде. Әлеге чара “Бердәм Русия фиркасенең Башкортстандагы бүлекчәсе бинасында үтте. Римма Үтәшева шул фирканең актив әгъзасы. Хәтта, Фаил Фәтхетдиновка да шул фирканең билетын тапшырды. Ягъни, "кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Һәм җырладылар да, дәррәү: Җиңү парады көнендә бәйрәм итү, Русия Конституциясенә үзгәртүләр кертүне хуплап тавыш бирергә чакыру. Татар проблематикасы гына искә алынмады.

Тимур Рәхмәтуллин
Уфа

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (16)

XS
SM
MD
LG